Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
17 мая - Международный день детского «Телефона доверия» 18.05.2015

«Первый Телефон доверия» появился в 1953 году как помощь людям в кризисном состоянии. Англичанин Чад Вара напечатал в газете свой номер телефона и предложил звонить людям в любое время, если в их жизни возникают сложности, с которыми они сами не в состоянии справиться: когда они одиноки, растеряны или думают о том, чтобы покончить с жизнью.
Он и не предполагал, что на него обрушиться лавина звонков. Несколько дней он справлялся с хлынувшими обращениями сам. Главное, что он понял за это время, - все звонившие, прежде всего, нуждались в дружеской помощи. Вскоре он пришел к выводу, что в одиночку ему с этим делом не справиться и стал искать добровольных помощников. Теперь они все вместе отвечали на звонки.
Так родилось всемирное движение людей, оказывающих другим людям помощь и поддержку по телефону. Сейчас в мире существует целая сеть служб экстренной помощи по телефону. Это популярный и широко известный вид профессиональной психологической помощи. Помощь оказывается бесплатно, анонимно (никому не сообщается, кто звонил и зачем).
1 сентября 2010 г. начал работу единый номер Всероссийского телефона доверия для детей, подростков и их родителей.
Номер ТЕЛЕФОНА ДОВЕРИЯ :
8-800-2000-122 (звонок бесплатный)
-
19 май – ул Пионер туган көн. 16.05.2015

19 май – ул Пионер туган көн. Бу - тарихыбызның бер кыйпылчыгы . Нәкъ менә шушы көн һәр елны безнең мәктәптә зурлап үткәрелә. Ул авылыбызның иң матур җирендә , табигать һәйкәленә тиң Артышлыкта уза.
19 нчы май - балаларның ел дәвамында көтеп алган һәм традиция буенча буыннан буынга тапшырыла торган бәйрәме. Балалар аны үзләренчә , яратып , “Фестиваль” дип тә атыйлар. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз, җитәкчеләр, мәктәпне тәмамлаган укучылар да бик теләп катнаша.
Бәйрәм тантаналы линейка белән башланып китә. ГТО нормалары тапшыру планлы рәвештә алып барыла.Һәр төр үткәрелә торган урын алдан әзерләнә , җаваплы кешеләр билгеләнә.Мәктәпнең рекордлары яңара.Спорт буенча көчле укучылар билгеләнелә.
”Аҗаган” уены элементлары балаларны тагын да җанландыра.” Беренче ярдәм” буенча да белемнәр сынала. Ахырдан спорт уеннары дәвам итә. Ярышларда,уеннарда бердәмлек, дуслык, татулык кебек сыйфатлар ныгый,көчәя. -
Экологик акция дәвам итә. 16.05.2015

Экологик акция дәвам итә. Ял көне дә мәктәбебезнең яшь экологлары тик тормый.Бүген алар Тукай урамында яшәүче сугыш чоры балалары Равил бабай һәм Мәрьям әбинең йорт тирәсен тәртипкә китерделәр,чүп-чарны тырмалап түктеләр,агач төпләрен йомшарттылар.
-
Өмә 15.05.2015

Өмәләр дәвам итә. Бүген дә мәктәбебез коллективы өмәгә ашыкты. Көн дә искиткеч матур. Тирә-юньдәге чисталык тагын бер кат күздән кичерелде, чәчәклектә роза гөлләре утыртылды, сулар сибелде, бер парник яңартылды .Җылы яратучы яшелчәләр өчен түтәлләр әзерләнде. Күмәк эштән соң күңелләр дә күтәренке .
-
В ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиальный колледж" 15.05.2015

Сегодня учащиеся 9-х классов приняли участие в Дне открытых дверей в ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиальный колледж" - старейшем профессиональном учебном заведении РТ, выпускники которого получают признание не только в пределах района и республики, но и страны, и познакомились с различными специальностями.
-
Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган районара шигырь һәм поэма бәйгесе 15.05.2015

Кукмара районының Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган районара шигырь һәм поэма бәйгесе булып узды. Безнең мәктәп укучылары да икенче турга чакыру алды. Конкурстан укучыларыбыз җиңү яулап кайттылар.
8 нче класс укучысы Хисамиев Булат 11-14 яшьлекләр номинациясендә 1 нче урынга, 2 нче класс укучысы Хисамиева Ландыш 7-10 яшьлекләр номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар. Танылган шагыйрь һәм язучыларыбызның бәя бирүе һәм алар кулыннан бүләкләр алу укучыларыбыз өчен зур дәрәҗә булды.
Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә! -
Агач утырту – изге гамәл 14.05.2015

Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп территориясендә 20 , авыл урамнарында 150 агач , Җиңү һәйкәле урнашкан паркта 20 агач утыртылды. Өмәчеләрнең бөтен теләге: яшь агачлар тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 12.05.2015

Быел яз соңга калып килде. Бакча эшләре соңга калды. Шуңа да карамастан, быел да мул уңыш алырга исәп тотабыз.Тиз арада, күмәк көч белән , җирләр йомшартылды, яшелчә утыртылды. 2 трактор тирес кертелде. Парникларда борыч, помидор, кыяр үсә. Чәчәк участогы да , план нигезендә эшләнелде , чәчәк үсентеләрен күчерү өчен җылы көннәрне көтәбез.
-
Бөек Җиңүне каршылап 10.05.2015

“Бөек Җиңүгә 70 бишле” акциясенең район турына нәтиҗә ясалды. 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Айгөл 3 нче урынга лаек булды. Айгөлне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә гел “5” легә генә укуын, илебезнең чын патриоты булып үсүен телибез.
-
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад һәм митинг булды. 09.05.2015

Иртәдән күктә кояш балкыды, рәхимле җил исте, тирә–юньдә язның бу аена гына хас рәхәтлек, хозурлык. Урамнар тулы халык, бар да бәйрәмгә ашыга, бала–чага аеруча шат, кешеләр бер–берсен бәйрәм белән котлый. Кешеләрне якынайта, берләштерә торган бәйрәм бу!
Парад — ул буыннар очрашуы, бүген чал чәчле ветераннар да, хезмәт коллективлары, мәктәп балалары да бер тыгыз сафта басып тора. Бөек Җиңү эстафетасының ышанычлы кулларда булуына ышанасың, горурланасың.
Мәктәбебезнең “ Бөек Җиңүгә 70 бишле” акциясе җиңүчеләре дә парадта катнашу бәхетенә иреште.
Еллар узар, ләкин Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр! Җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!













