Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
“Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ 11.08.2015

Бүген мәктәптә “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ акциясе кысаларында зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә Белмәмеш һәм аның дуслары катнашты. Мәгариф идарәсеннән Калимуллина Зөлфия Риф кызы быел 1 класска укырга баручы 15 балага мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк итте. Бәйрәмдә Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә, Симетбаш, Кысна, Акчишмә мәктәбеннән дә балалар катнашты. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Безнең нәни дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән укучыларыбызга ак юллар теләп калабыз.
-
Хезмәт төбе - хәзинә. 10.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный. Быел да яшелчәләр бик уңган. Кыяр уңышы да мулдан.
-
Карлыган җыябыз. 07.08.2015

Мәктәбебездә быел карлыган уңышы мул булды. Укучыларыбыз бүгенге көндә дә карлыган җыю белән мәшгүль.
-
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 06.08.2015

Бүгенге көндә мәктәп яны тәҗрибә участогында практика үтүче укучылар суган, сарымсак, кыяр уңышын, карлыган җыялар. Мәктәбебездә 2 зур парник бар. Аларга су сибеп, яшелчәләрен тәрбияләп тору үзе бер күңелле. Яшелчә һәм җиләк-җимешне мул бирүче тәҗрибә участогыбыз - бердәм һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Аллы-гөлле бакчабыз. 05.08.2015

Ямьле җәй чәчәкләре белән матур. Мәктәбебез алды аллы- гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык.
-
Мәктәбебез яңа уку елына әзер. 28.07.2015

Бүген уку елына әзерлекне тикшерү максатыннан, мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге бүлеге һәм санэпидстанция белгечләреннән торган комиссия мәктәбебездә булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген тикшерүдә балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү төп таләп итеп карала. Комиссия мәктәбебезнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.
-
Яңа уку елына әзерлек. Мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек эшләре гөрләп бара.Кабинетлар җыештырыла, буяу эшләре башкарыла, стеналар агартыла. 23.07.2015

-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. 17.07.2015

-
Республиканская акция "Помоги своей школе!" 17.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!
-
Хәзер табигатьнең иң матур вакыты, җәй уртасы. Быел җиләк , карлыган мулдан өлгерде, җыеп кына өлгер. Мәктәп бакчасында да балалар кура җиләге, карлыган җыялар. 11.07.2015














