Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Туган ягым – Татарстан! 05.06.2016

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар,җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерның бишенче көне узып китте.
Бүген көн Туган якның үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башланды. Балалар мәктәптә оештырылган музей почмагына күзәтү ясадылар ,аның төрле бүлекләре , экспонатлар белән таныштылар. “ Туган ягым – Татарстан” дигән темада викторина уздырылды.
Көннең икенче яртысында спорт мәйданчыгында “Көчлеләр,кыюлар,җитезләр” күңелле стартлар уены үткәрелде.
-
Исәнме , җәй! 04.06.2016

Бүген көн бик матур ,кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне күзәттеләр. Бераздан “Минем беләсем килә” дигән темада телетапшыру башланып китте. Тапшыру күбәләкләргә багышланган иде.Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр.
Көннең икенче яртысында “ Байлыкның башы тазалык” дигән темада әңгәмә уздырылды. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
Отрядның туган көне! 03.06.2016

Бүген лагерда отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар,отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын ,девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды.Көннең икенче яртысында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
Балалар авыл һәм мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. 02.06.2016

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Балалар авыл һәм мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, балалар язучыларының биографияләре белән таныштылар. Г. Тукай әкиятләренә күзәтү ясадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Встреча с молодыми педагогами района
02.06.2016
1 июля 2016 года на базе МБОУ "Арская ООШ № 3 - детский сад" прошла встреча руководителя МУ "Управление образования" исполкома Арского МР РТ Давлетбаева З.М. с молодыми педагогами нашего района. На встречу так же были приглашены: председатель СПО учреждений образования Арского района Харисов В.В., учитель-ветеран Сагдеев И.А., учитель истории МБОУ "Старочурилинская СОШ",победитель многих республиканских конкурсов Гарифуллин Р.Х.
-
Исәнме , лагерь! 01.06.2016

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 25 бала ял итә.Лагерь эшчәнлеге “ Бәхетле балачак” программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик ,иҗат һәм түгәрәкләр.
Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды.
-
1июнь Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2016

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме.Ул Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Бүген лагерьда бәйрәм уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән!
-
Табигатькә экскурсиягә 31.05.2016

31 май көнне Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары китапханәчебез Мөхәммәтдинова Халидә апа һәм пешекчебез Салихҗанова Гөлия апа белән берлектә табигатькә экскурсиягә бардылар. Укучылар табигатьнең гүзәллегенә сокланып, табигать кочагында төрле уеннар уйнап, күңелле ял итеп кайттылар.
-
“Балалар иминлеге – беренче чиратта” 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә “Балалар иминлеге – беренче чиратта” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы узды. Уку елын тәмамлау, нәтиҗәләр, планнар, җәйге каникулда балаларның ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның һәрдаим иминлеген кайгырту турында мәктәп директоры Кавиева Р.Р. сөйләде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р.Ф. өлгереш, еллык нәтиҗәләр, имтиханнар барышы белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Ә.К. балаларны юл фаҗигаләреннән саклау, каникул чорында аларның иминлеген ныгыту, су коенганда сак булу, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында искәртте. Республикада, районда эшләп килүче лагерьлар турында мәгълүмат бирелде.
Балаларыбыз җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итсеннәр, борчу-хәсрәт күрмәсеннәр. Мәктәпкә тулы энергия белән килсеннәр.яхшы яллар сезгә, укучылар!
-
Экскурсия 30.05.2016

Бүген, 30 нчы майда, башлангыч класс укучылары каенлыкка экскурсиягә барды. Укучылар табигатьне күзәттеләр: агачтагы үзгәрешләрне карадылар, кошлар сайравын тыңладылар, күк йөзен күзәттеләр. Төрле кызыклы хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.













