Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Мәктәбебез бакчасында һәрвакыт эш гөрли. 28.07.2016

Бакчабызда җәй буе укучыларыбыз бик тырышып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кыяр, помидор уңышы мулдан. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренә.
-
Мәктәбебез яҗа уку елына әзер 25.07.2016

Бүген уку елына әзерлекне тикшерү максатыннан, мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге бүлеге һәм санэпидстанция белгечләреннән торган комиссия мәктәбебездә булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген тикшерүдә балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү төп таләп итеп карала. Комиссия мәктәбебезнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.
-
Мәктәп бакчасында карлыган уңышы искитәрлек. Җыеп кына өлгер. Бу көннәрдә барлык көчебезне бу уңышны тизрәк җыеп алуга юнәлттек. 17.07.2016

-
Детский фестиваль 16.07.2016

-
ТВОЯ-РОССИЯ РФ 14.07.2016

Уважаемые родители, коллеги и ученики! Проголосуйте за изображение символов Казани на новых купюрах номиналом 200 и 2000 рублей на сайте твоя-россия.рф
-
150 сәләтле бала ял итте 12.07.2016

Быел беренче тапкыр бөек Тукай яшәгән төбәктә, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы эшләде. Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте. Безнең мәктәп укучылары да биредә рәхәтләнеп ял итеп, яңа белемнәр туплап, яңа дуслар табып кайттылар.
-
Кышка витамин 09.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Бакчада кура җиләге, карлыган өлгерде. Балалар үз куллары белән кыш өчен тәмле һәм файдалы витамин әзерлиләр.
-
Тәҗрибә участогында. 06.07.2016

Тәҗрибә участогында эш план нигезендә алып барыла. Эш җәй буена тынып тормый. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, чәчәкләр, яшелчәләр үстерәләр. Мәктәбебездә орлык җитештерүгә зур игътибар бирелә. Бүген укучылар дежур укытучы Гыйззәтуллина Г.Х. җитәкчелегендә орлыклык кишерне бәйләделәр, түтәлләрен чүптән арындырдылар.
-
Бүген бездә зур бәйрәм. 01.07.2016

Мәктәбебез бакчасының түрендә балкып утыручы, заманча эшләнелгән , балаларны үзенә уенга дәшеп торучы спорт мәйданчыгына карап сокланмаган кеше юктыр.
Бүген мәктәбебездә күптән көтелгән вакыйга – спорт мәйданчыгын ачу тантанасы. Бу шатлыклы вакыйганы, мөгаен, балалардан да түземсезләнеп көткән кеше юктыр. Йөзләреннән бәхет очкыннары сибелә .
Бәйрәмебездә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов катнашты, үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Барыбызга да бик кирәкле , уңайлы , матур спорт мәйданчыгы бүләк иткән республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ышанычыгызны акларбыз, сау-сәламәт, илгә кирәкле егетләр һәм кызлар булып үсәрбез, спорт өлкәсендә дә зур уңышларга ирешербез.
-
Ел укучысы 26.06.2016

Арчада узган “Чыгарылыш кичәсе” балы Ашытбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен аеруча истәлекле булды. Биредә медалистларны, олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның укытучыларын котладылар. Сәхнәгә күтәрелүче җиңүчеләр арасында мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Сәлимҗанова Гөлинә, Сафина Гөлназ , аларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Фәхретдинова З., Әүхәдиева М.Р. да бар иде.Тантанада шулай ук “Ел укучысын” да игълан иттеләр. Монысы иң дулкынландыргыч минутлар иде.”Ел укучысы” исеменә иң тырыш, күп бәйгеләрдә, олимпиадаларда зур җиңүләр яулаган мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә лаек булды. Гөлинәне зур уңышлары белән чын күңеләдән тәбрик итәбез,аңа алда да зур үрләр, җиңүләр, нык сәламәтлек телибез.













