Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар график нигезендә эшлиләр. 25.06.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар график нигезендә эшлиләр. Практика үтүче балалар яшелчәләргә су сибәләр,чүп утыйлар, мәктәп территориясен чистарталар. Мул уңыш бирүче тәҗрибә участогыбыз – укучыларның һәм укытучыларның бердәм ,тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Чыгарылыш – 2016 25.06.2016

Мәктәп еллары - һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга беренче адым ясаган көннәре булып истә калыр бүгенге көн.
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач, сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген-
Күңелләрнең иләс бер мәле.
25 июнь. Чыгарылыш кичәсе. Бәйрәмне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Укучылар концерт номерлары аша мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Директор урынбасарлары, сыйныф житәкчесе , укытучылар , балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 8 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз. Уңышлар сезгә!
-
“ Будь здоровым! Танцуй!” 23.06.2016

“Мөстәкыйль балалар” группасы сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатыннан чираттагы акцияне уздырды. Акция кыссаларынды “ Будь здоровым! Танцуй!” исеме астында флеш-моб үткәрелде.Акция мәктәпнең спорт мәйданчыгында узды , анда 1-11 класс укучылары,укытучылар, авыл халкы катнашты. Акция ахырында тамашачыларга “Мөстәкыйль балалар” проекты турында мәгълүмат тупланган листовкалар тараттылар.
-
Сюрпризлар көне. 21.06.2016

Бүген 21 июнь лагерьның соңгы көне. Көн җылы, кояшлы, аяз, матур. Лагерьның бүгенге көне дә көндәгечә зарядкадан башланып китте, линейкада балалар көн тәртибе белән таныштылар . Линейкадан соң төрле уеннар уйнадылар., флеш-моб биеделэр. Ә иртәнге аштан сон балалар өчен кызыклы һәм күңелле сабантуй бәйрәме оештырылды. Барлык төр уеннарда чүлмәк вату, кашык белән су ташу, капчыкта сикереп йөгерү, бүләк кисү һәм башка кызыклы уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, бик күп истәлекле бүләкләр, сюрпризлар алдылар. Төшке аштан соң лагерьда узган көннәргә йомгак ясалды һэм балалар матур теләкләр теләп лагерь белән саубуллаштылар.
-
“Беркем дә, берни дә онытылмый” 20.06.2016

Бүген лагерьда көнебез “Беркем дә, берни дә онытылмый” девизы астында узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм музейда булган “ Сугыш чоры” альбомнарына күзәтү ясадык.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Су көне. 19.06.2016

2016 ел – “ Су саклау зоналары” елы. Шул уңайдан лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
“ Җиребез – туган йортыбыз” 18.06.2016

Бүген иртәдән яңгыр яуса да лагерьда көнебез күңелле һәм файдалы узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада эңгәмә үткәрдек. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” рәсем бәйгесе уздырдык . Россия киносы елы уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эзерләнгән “ Ирҗан” мультипликацион фильмын карадык.
-
Светофория көне 17.06.2016

Көнебез иртәнге линейка белән башланып китте. “Светофорның өч күзе” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Юл кагыйдәләре буенча өстәл уеннары уйнадык. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык. “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” темасына интеллектуаль уен үткәрдек. Уен барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
-
Уеннар көне 16.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Балалар яраткан уенчыклары белән килделәр һәм “Минем яраткан уенчыгым” парады булды. Алар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. «Чишмә» җырын өйрәнделәр. Төшке аштан соң рәсем сәнгате түгәрәге үткәрелде, балалар яраткан уенчыкларын рәсемгә төшерделәр. Көнебезне “Кем миллионер булырга тели?” – иҗади уен-ярышы белән тәмамладык.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2016

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.













