Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Кысна башлангыч мәктәбендә китапханәче Сабитова Талия катнашында “Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар экологик белемнәрен тирәнәйттеләр. Әдәби әсәрләрдән үзләре өчен кирәкле мәгълүмат тупладылар. 24.04.2017

-
“Дом дружбы народов” 24.04.2017

Бүген безнең мәктәпкә “Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында файдалы мәгълүмат бирде, Г.Тукай иҗатын искә алды һәм татар халык көйләрен Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Укучылар аны бик яратып каршы алдылар, бергәләп җырладылар, биеделәр.
-
Г. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә 24.04.2017

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән — шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Гаяз Исхакый әйткәнчә, «Үзенең җиде - сигез еллык шагыйрьлек тормышында никадәрле фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхетенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган әле мәйданда бер көндәш тә юктыр».
-
Бөтендөнья Җир көне 23.04.2017

Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз-үзен юк итә дигән сүз.Аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуны искә алып, 22нче апрель - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Әлеге матур бәйрәм безнең мәктәбебездә дә билгеләп үтелде. Укучыларның экологик белемнәре тирәнәйде, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләнде, табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Очрашу 23.04.2017

22 нче апрель көнне мәктәпләр белән эшләүче инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Ул районыбыздагы яшүсмерләр белән эшнең торышы турында сөйләде. Мансур Камбилович үз чыгышында интернет челтәрендәге укучылар өчен куркыныч булган уеннар булуын, даими күзәтергә кирәклеген җиткерде.
Кичке уннан соң балалар өйдә булырга тиешлеген ассызыклады. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим истә тотарга, бигрәк тә язгы чорда сулык һәм бозлыкларда үз-үзеңне дөрес тотуны искәртергә кирәклеген белдерде. Профилактик чаралар бердәм, даими булса гына нәтиҗәле булуына басым ясады. Укучылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучыларның, яшь категориясеннән чыгып, сөйләшүләрне өч төркемдә үткәрде (башлангыч, урта, югары класслар). Очрашу барышында җинаять кылу, милекне бозу, мәктәп Уставын үтәмәү,әдәпсез сүзләр куллану кебек административ хокук бозулар өчен җаваплылык аңлатылды. Юл кагыйдәләре искә төшерелде.Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
-
“Экологик сукмак” буйлап сәяхәт 23.04.2017

-
Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны тудырган. 22.04.2017

Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны тудырган. Әлеге исем безгә бигрәк тә якын, кадерле.
Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тула.Аның әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган сабый беркайчан үз телен онытмый.Бүген мәдәният йортында шагыйрьнең әсәрләре буенча “Эш беткәч уйнарга ярый!” дип исемләнгән бик матур,эчтәлекле театральләшкән тамаша булды. Сабыйлар дөньясында мохит та башкачарак шул: ихласлылык, самимилек хөкем сөрә анда.Үлемсез “Шүрәле”се укучыларга табигатьне сакларга, яратырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде. Кичә татар гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Пробный ОГЭ по математике. 22.04.2017

В целях успешной подготовки к сдаче итоговой аттестации для обучающихся 9 класса состоялся пробный экзамен по математике.
-
День молодежного служения 21.04.2017

21 апреля в России ежегодно отмечается День молодежного служения, с целью признания вклада молодежи в решение проблем общества посредством молодежного, добровольного служения. В рамках Всероссийской акции "Весенняя неделя добра" учащиеся нашей школы организовали помощь сельской библиотеке. Ребята помогли восстановить книги , пообщались с работниками культуры. За круглым столом поговорили об экологических проблемах нашего села.
-
Ветеран укытучы дәрес бирә.
21.04.2017
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң. Әнә шундый абруйлы укытучыларыбызның берсе - 40 елга якын гомерен башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы Гайнетдинова Нурисә Нурислам кызы. Аның бөтен гомере мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган. Лаеклы ялда булуына карамастан, Нурисә Нурисламовна мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши. Бүген ул, яшьлек елларын искә төшереп, 3 нче сыйныф укучылары белән әдәби укудан ачык дәрес бирде. Укытучы һөнәре гомер – гомергә мактаулы һәм шул ук вакытында авыр хезмәтләрдән саналды. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче яшьләргә тапшыра белү – ул талант.













