Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Чаңгы ярышы 06.01.2018

5 нче январь көнне район чаңгы ярышында малайлар 1 нче урын, кызлар командасы 2 нче урын яулады. Афәрин! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Безнең тимурчыларыбыз! 06.01.2018

Мәктәбебез тимурчылары хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә даими рәвештә ярдәм итеп торалар.
-
5 нче январь көнне "Барыгыз да чаңгыга!" исеме астында спорт бәйрәме узды. Чарада җиңүчеләр бүләкләнде.Бәйрәм күңелле һәм файдалы узды. 05.01.2018

-
Имтиханнарга әзерлек. 04.01.2018

Каникул көннәрендә дә укучыларыбыз имтиханнарга әзерләнүне дәвам итә. Алар билгеләнгән тәртиптә консультацияләргә йөриләр. Бүген 9 нчы класс укучылары өчен географиядән, рус әдәбиятыннан һәм татар теленнән консультацияләр үткәрелде
-
БДИга әзерлек 03.01.2018

Кышкы каникул көннәрендә дә укучылар белән имтиханнарга әзерлек дәвам итә.
Бүген 11 нче класс укучылары математикадан биремнәр эшләделәр. И.В.Ященко редакциясендәге җыентык буенча индивидуаль эш башкарылды.
-
“Кыш бабай хатлар укый” 30.12.2017

30 нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кыш бабай хатлар укый” дигән исем астында бәйрәм уздырылды.
-
Педсовет 29.12.2017

29 декабря 2017 года в школе прошло заседание педагогического совета, на котором были рассмотрены следующие вопросы:
1.Повышение уровня профессиональной компетентности и педагогического мастерства в условиях новых ФГОС;
2. Анализ качества знаний обучающихся 1-11 классов по итогам 1 учебного полугодия.
3. Результативность участия обучающихся на муниципальном этапе предметных олимпиад.
4. Мониторинг подготовки к ГИА-2018.
5. Особенности организации внеурочной деятельности в рамках ФГОС.
-
“Ел укытучысы- 2018 ” 28.12.2017

“Ел укытучысы- 2018 ” республика бәйгесенең муниципаль этабында “ Иң гыйлемле туган тел һәм әдәбяты укытучысы” номинациясендә җиңү яулаган хезмәттәшебез Миләүшә Рәшит кызын котлыйбыз!Аңа сәламәтлек, эшендә иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 27.12.2017

Бүген мәктәбебезнең профсоюз оешмасы членнары Шурабаш төп гомуми белем мәктәбендә уздырылган шашка-шахмат буенча зона ярышларында катнашты. Шашка буенча хатын-кызлар арасында 1 нче урынны алган математика укытучысы Г.Ә.Сәлимҗанованы һәм ир-атлар арасында 3 нче урынны алган физика укытучысы С.Р.Шәйхетдиновны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
Район башлыгы белән очрашу 26.12.2017

Бүген Арча шәһәре мәдәният йортында район башлыгы И.Г.Нуриев сәләтле балалар белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу очрашуда мәктәбебезнең 10 нчы класс укучысы А.Сәлимҗанова да катнашты.













