Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Су көне 18.06.2017

18 нче июнь лагерыбызда су көне итеп үткәрелде. “Су, су, тирә-якта су” темасына әңгәмә үткәрелде. Су буйларында, сулыкларда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Бүген без “Нептун бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмдә су белән төрле уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 17.06.2017

-
Без мультфильмнар яратабыз. Лагерьнын 16 көне 16.06.2017

"Салават күпере " лагерында көн иртәдән үк күңелле , "Мультфильмнар иленә сәяхәт" итүдән башланып китте. Картиналарга карап мультфильм персонажларын таныдылар,викторинада катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң өстәл уеннары уйнадылар.
-
Сәламәтлек көне 16.06.2017

15 нче июнь лагерыбызда сәламәтлек көне итеп үткәрелде. Бүген без “Сәламәтлеккә юл” дип исемләнгән бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмдә төрле спорт уеннары уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Матурлык көне. 14.06.2017

14 нче июнь лагерыбызда “Матурлык көне” темасы астында узды. Кызлар арасында “Озын толым” конкурсы үткәрелде. Иң озын толымлы кызлар булып Нуруллина Нүрия, Сабитова Азалия, Хәбибуллина Зәлинәләр билгеләнде. Прическа ясау ярышында Абдуллаҗанова Илүзә һәм Хәбибуллина Зәлинә җиңүче булды. Егетләр арасында прическаны яклау буенча беренче урынны Абдуллаҗанов Ирек яулады.
“Күзләреңне сакла!” темасына әңгәмә үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, дискотека балаларга ошады.
Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды
-
Лагерь дәвам итә 13.06.2017

Бүген 13 нче июнь, көнебез урамда төрле уеннар уйнап башланып китте. Чөнки иртәдән үк кояш кыздыра,җылы һәм рәхәт.Аннан тәрбиячеләр белән табигатькә, каенлыкка экскурсиягә бардык. Укучыларыбызга экскурсия бик ошады һәм файдалы булды. Төшке аштан соң " Мәкальләр һәм әйтемнәр “ конкурсында катнаштык. Көнебез файдалы һәм кызыклы узды
-
Әкияттә кунакта 13.06.2017

11 нче июнь көнне лагерыбызда Әкиятләр көне булды. Бу көнне без “Әкияттә кунакта” дигән кичә үткәрдек. Яңа әкиятләр белән таныштык, сорауларга җавап бирдек, үзебез белгән әкиятләрне сәхнәләштердек. Әкият геройларына ияреп сәяхәт иттек. Көннең икенче яртысында “Минем яраткан әкият героем” дигән темага рәсем конкурсы үткәрдек.
-
Арча Мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары җыелды. 13.06.2017

12 нче июнь көнне Арча Мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары җыелды. Биредә районыбызның олимпиада, конкурс-фестивальләр җиңү-челәре һәм призчыларын ,аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды.Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәптән татар теле , рус теле, рус әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган 11 нче класс укучылары Сәлимҗанова Г. , Сафина Г. да бар. Аларны чын кү-ңелебездән котлыйбыз!
-
12 июнь – Россия көне 12.06.2017

Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. « Нинди иркен минем туган жирем» дигән темада әңгәмә уздырдык. Төшке аштан соң, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек . Карта буйлап Россиянен шәһәрләренә сәяхәт иттек, елгалары- күлләре, урман –чүлләре белэн таныштык.
-
ГТО нормалары 12.06.2017

спортчыларга, ГТО но Мәктәбебезнең 11 нче класс укучылары Әхмәтгалиев Л., Хөсәенов И., Салихҗанов И. ГТО ның алтын значогына лаек булды. Егетләрне һәм физик тәрбия укытучысы Н.Ф. Сабирҗановны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.













