Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ачык дәрес 23.11.2017

23 нче ноябрьдә Ибраһимова Л.Ф. 4 нче класста математикадан “Хәрәкәт вакытында зурлыклар арасында бәйләнеш. Кем яки нәрсә тизрәк хәрәкәтләнә” темасына ачык дәрес күрсәтте. Ачык дәрескә Акчишмә һәм Кысна башлангыч мәктәпләреннән укытучылар һәм әниләр чакырылды. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп үткәрелде, инновацион технологияләр һәм Сингапур структуралары кулланылды
-
1 класста әдәби уку 23.11.2017

Бүген башлангыч класс атналыгы кысаларында 1класста әдәби укудан “Ю,ю хэрефләре,аларнын аваз мәгънәләре.Ю,ю хэрефләренең кулланышы”темасына әниләргә һәм методик берләшмә укытучыларынна ачык дәрес бирелде.Дәрестә уен элементлары,күрсәтмәлекләр, сингапу структуралары кулланылды.Укучылар бик актив булдылар.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 23.11.2017

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль туры дәвам итә. Шушы уңайдан мәктәп күләмендә олимпиадалар үткәрелде, җиңүчеләр ачыкланды. Мәктәп турында җиңгән сәләтле укучылар район туры олимпиадаларында катнашуларын дәвам итәләр. Бүген укучыларыбыз математика фәне буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
“Әниемә бүләккә” 22.11.2017

Бүген башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Л.Ф. 4 нче класс укучылары белән “Әниемә бүләккә” темасына ачык дәрестән тыш эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек барышында укучылар бүләк сайлау серләренә төшенделәр, шулай да иң кадерле бүләк - кулдан эшләнгән әйберләр булуын әйттеләр. Төсле кәгазьне төрле юллар белән эшкәртеп, вазага чәчәкләр ясадылар. Бүләк бик матур килеп чыкты. Һәркем үз эшеннән канәгать калды.
-
Вакытлы матбугат 22.11.2017

Вакытлы матбугатка язылу төгәлләнеп килә. Шул уңайдан бүген мәктәптә матбугат көне үтте. Укытучылар методик журналларга, газеталарга язылса, укучылар балалар өчен чыга торган басмаларны сайлады. "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын барлык укытучылар алачак. Районыбыз яңалыкларын чагылдырып баручы "Арча хәбәрләре" нең саны да җитәрлек булды. Укучыларыбыз яратып укый торган "Ялкын", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау" басмаларына да күп язылдык.
-
Котлыйбыз! 21.11.2017

20 нче ноябрь көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә спартакиада кысаларында мәктәп башлангыч профсоюз оешмалары арасында ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу ярышларда безнең мәктәп профсоюз членнары да актив катнашты. Дартс буенча беренче урынга лаек булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Хисамиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
“Кызыклы грамматика” кичәсе 20.11.2017

Бүген Ибраһимова Л.Ф. башлангыч класслар атналыгы кысаларында 4 нче класс укучылары белән “Кызыклы грамматика” кичәсе үткәрде. Укучылар әкият буенча сәяхәт итеп, төрле кызыклы биремнәр чиштеләр. Парлы сүзләр төзү, табышмаклар чишү, сүзләр уйлау, артык сүзне билгеләү, ребуслар төзү укучыларга бигрәк тә ошады.
-
"Дус сыйныф серләре" 17.11.2017

17 ноябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә республика күләмендә уздырылган “Дус сыйныф серләре” конкурсының район турында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Дус сыйныф серләре” 15.11.2017

Республикакүләм “Дус сыйныф серләре” ата-аналар комитеты бәйгесенең мәктәп турына йомгак ясалды. 1 нче урынны 6 нчы сыйныф яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, район турында да зур уңышлар телибез!
-
Диагностическое тестирование по английскому языку 14.11.2017

14 ноября проведено диагностическое тестирование по английскому языку среди учащихся 4, 6, 8 классов.













