Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Парус Надежды 15.05.2019

Менә бишенче ел рәттән, “СМП – Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Парсу надежды» фестивале оештырыла. Безнең гимназия укучылары әлеге чарада ел саен катнашалар. Быел фестиваль Әлмәт татар драма театрында узды. Чарада 5 гимназия укучысы катнашты.
1В сыйныф укучысы декоратив гомәли сәнгать номинациясендә 2нче урын алды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сугыш хәтирәләре 10.05.2019
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан гимназиядә ачык чаралар үткәрелде. Сугыш китергән авырлыклар беркайчан да онытылмас. 5 а сыйныфы әзерләгән
"Сугыш хәтирәләре - буыннан буынга" дип исемләнгән чара нәкъ менә шул елларны чагылдырган иде. Укучыларның күңелендә ул бик озак сакланыр.
-
Үлемсез полк 08.05.2019

“Үлемсез полк” акциясе Татарстанның барлык мәктәпләрендә уза. 1нче номерлы гимназиядә чара башлангыч сыйныф укучыларының тантаналы линейкасы белән башланып китте, югары сыйныф егетләр хәрби сафта атладылар, сугыш турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Иң соңыннан гимназия территориясе буйлап “Үлмәс полк” утте.
-
Көмеш кыңгырау 08.05.2019
Апрель аенда 5, 6 нчы сыйныф укучылары "Көмеш кыңгырау" газетасы уздырган "Тукай дөньясына сәяхәт" фотобәйгесендә катнашкан иделәр. Гарипова Аделия һәм Габдуллина Эмилиянең эшләре югары бәяләнеп, җиңүче дипломына лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
07.05.2019

4б сыйныф укучылары Х Халыкара "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясендә актив катнаштылар. Барлык ветераннарга җирдә тыныч күк йөзе өчен зур рәхмәт. Сезнең алда баш иябез!!! Сыйныф җитәкчесе Рәупова Зөлфия Рафат кызы.
-
Диктант Победы 07.05.2019

Җиңү көне алдыннан – 2019нчы елның 7нче маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» тарихи акциясе узды. Әлеге чарада гимназия укытучылары да актив катнашты. Катнашучыларга 45 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә туры килде. Акция нәтиҗәләре 12 июньдә-Россия көнендә игълан ителәчәк. «Җиңү диктанты»-Россия тарихи җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясе, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ярдәмендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте оештырган зур проект. Диктант Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүне тагын да тирәнәйтү, яшьләргә тарихи белемнәр һәм патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау проблемасына җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
-
1 Май 01.05.2019

1 май көнне гимназия педагоглары һәм профсоюзы 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган "Хезмәт мәнфәгатьләрендә гадел икътисад өчен" бердәмлек митингында катнаштылар. «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы кыр кухнясы эшләде, велосипед ярышлары да гимназия укучылары катнашыннан башка узмады. Ә иртәнге сәгать 8.30 да И. Зарипов урамында ӘМР башлыгы белән агач утырту тантанасы булды. Анда химия укытучысы Джумакул Негмат улы да актив катнашты.
-
Батарейкалар җыю акциясе 26.04.2019
1нче Гимназия файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция узды. Гимназия укучылары актив катнаштылар. Акция 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр һәм 13 апрельдән 25 апрельгә кадәр узды. Иң актив катнашучы булып 2 нче сыйныф укучысы чыкты, ул 1300 батарейка җыйды. Иң күп саны 2б сыйныфында 2797 данә батарея. Нәтиҗәдә, гимназия 160,7 кг авырлыктагы батарейкалар җыелган һәм тапшырылган. -
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!Габдулла ТукайАпрель ае дәвамында колакта шушы җыр яңгырый кебек, башкарылган һәр эшебездә Тукай рухы бар сыман. Әйе, апрель ул – Тукай ае, шигьрият ае, туган тел ае.Телебез сагында торган Тукайның туган көненә багышланган чаралар гимназиябездә 25е үк башланып китте. 3 нче Б сыйныфы укучылары башлангычларга “Яздан аерып булмый Тукайны ” дигән бәйрәм кичәсе тәкъдим итте. 26нчы а прель көнне урта сыйныфлар “Бәйрәм бүген!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карады. 5, 8 нче сыйныф укучылары көн дәвамында Тукай тормыш юлына багышланган викторинада, квестта катнаштылар. “Көмеш кыңгырау” газетасы март ахырыннан ук башлаган “Тукай дөньсына сәяхәт” фотобәйгесе һәм Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча инстамарафон да бөек шагыйребез иҗатын тагын бер кат барлау өчен этәргеч булды. Ә 9, 11 нче сыйныф укучылары Сабирова Эльмира һәм Закирова Әдиләнең бу атнада йомгаклау туры үткәрелгән татар теленнән VII халыкара олимпиадада җиңүче булулары, гимназия командасының “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җиңүе, Әлмәт районында уздырылган “Әлмәтем – нурлы гөлбишек” иҗат бәйгесендә укучыларыбызның призлы урыннар алуы - Тукай бәйрәменә чын мәгьнәсендә зур бүләк.Туган телебезнең матурлыгын, бөеклеген аңлап, кадерләп яшәсәк иде!Айсылу Галиева, Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы -
Мәчеттә кунакта 20.04.2019

Бүген гимназия укучылары Әлмәт мәчетендә булдылар. Балаларны мәчет хәзрәте каршы алды, аларга мәчет тарихы турында сөйләде.
Фаил хәзрәт кыскача Ислам тарихы һәм әлеге дөнья диненең җәмгыять тормышында нинди урын алып торуы турында сөйләде, исламның рухи өлеше турында да сөйләде. Дин әһелләре балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм изге гамәлләр кылырга өндәде. Очрашу барышында очрашуга килгән ислам - игелеклелек дине, көчләү, җимерелү, ә "терроризм", "экстремизм" төшенчәләре һәр мөэмингә ят булырга тиеш, дип басым ясалды.












