Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Татарча яз 19.10.2019
19 нчы октябрдә бөтен дөнья татарлары, күмәклшнчы буенча "Татарча диктант"дип аталган белем бирү акциясе узды. Акция грамоталы хокук язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлегеннән тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карады. "Татарча диктант"дип аталган белем бирү акциясе 19 нчы октябрь көнне сәгать 11:00 дә башланды. -
Өлкәннәр көне 01.10.2019

8б сыйныф укучылары шагыйрә Клара Гариф кызы Булатованы истәлекле "Өлкәннәр" көне белән котладылар
-
28.09.2019
Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Шарипов Газизҗан Абраровичны Өлкәннәр көне белән котларга бардылар. -
Юнармия 23.09.2019
Моңа кадәр яшьләргә билгеле булмаган яңалык белән танышу кызык. Ә хәрби тематикага бәйле бар нәрсә дә малайларны үзенә җәлеп итә. Безнең мәктәптә “Юнармия” беренчел отрядын оештыру нәкъ менә шундый адым. “Юнармия” -бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәт (ввод), ул гыйнвар аенда оештырылган һәм 2016 елның 29 июлендә теркәлгән.Хәрәкәтнең төп максаты - 8 яшьтән башлап россиялеләрне төрле яктан үстерү һәм патриотик тәрбияләү.Төп бурычлар: патриотизм һәм социаль-гражданлык активлыгы тәрбияләү, экстремизм идеологиясенә каршы тору; тарих һәм хәрби-тарихи мирасны өйрәнү, туган якны өйрәнүне үстерү; яшьләр арасында «Россия җәмгыятенә хас булган кыйммәтләр системасы» нигезендә җаваплылык һәм коллективлык принципларын үстерү; армиядә хезмәт итүгә агитация һәм әзерлек; физик форманы яхшырту; яшьләрне хәрби-техник белемгә һәм техник иҗатка актив тарту.Хәрәкәт әгъзалары укудан буш вакытта очрашыр дип көтелә:- волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү,- мәдәни һәм спорт чараларында катнашу,- өстәмә белем, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алу.Бүген 1нче гимназиядә оештырылган «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына 14 укучы керде. Тантана гимназия фойесында узды. Яшь армиячеләр ант сүзләрен әйттеләр, шуннан соң яшьләргә котлау сүзләрендиректор Ф. З. Вәлиуллина һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөхәммәтҗанова Г. М. җиткерде. -
1а сыйныфында сыйныф сәгате 20.09.2019

Бүген Фәссахова С.Х. "Дуслык" темасына бик эчтәлекле сыйныф сшгате үткәрде.
-
Татарстан варислары 20.09.2019

Пионер дружиналары күптән юк инде, әмма аларның эшен Татарстан варислары дәвам итә. Алар җәмгыять тормышында актив катнашалар, игелекле эшләр башкаралар. Бүген дә педагог - оештыручы Вилданова Ф.А. җитәкчелегендә 5нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр. Балалар өчен берничә сынау әзерләгәннәр, алар барысын да уңышлы үттеләр, шуннан соң аларны эзтабарга алдылар, Татарстан Республикасы флагы төсләрендәге галстуклар бәйләделәр.
-
Куркынычсызлык айлыгы 18.09.2019
Агымдагы елның 18нче августыннан 18нче сентябренә кадәр уза торган балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында барлык белем бирү учреждениеләрендә укыту-тренировка эвакуацияләре үткәрелә. Бүген мондый эвакуация 1 нче гимназиядә дә үткәрелде.Әлеге чараның төп максаты-янгын вакытында, террорчылык акты янаган чакта үз-үзеңне тоту күңекмәләрен кабатлау һәм булдыру. «Безнең төп бурыч-бөтен персоналның гадәттән тыш хәл вакытында ничек эш итәргә кирәклеген, кая барырга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген белуен тәэмин итү. Шулай ук без янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасының һәм төзеклеген дә тикшерәбез», – дип сөйләде укыту эшләре буенча директор урынбасары Г .М. Мөхәммәтҗанова.Эвакуация үткәргәндә, янгын вакытында хәбәр итү системасы кушылды. Бу вакытта гимназия бинасында 1100 укучы бар иде. Алар барысы да тулысынча эвакуацияләнде, вакытка сыештылар. Гимназия бинасының 3 катлы булуын һәм укучылар санын исәпкә алсак, гимназия укучылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Барлык хезмәтләр буенча эвакуация уңышлы узды һәм бернинди кисәтүләр дә юк, дигән нәтиҗә ясалды.Мондый чаралар һәр уку йортында елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә. Алар куркыныч ситуациядә үз – үзеңне тоту күнекмәләрен эшләргә, травматизмны киметергә, эвакуация вакытында балаларның һәм персоналның гамәлләрен тәртипкә салырга ярдәм итәләр. -
Куркынычсыз зебра 13.09.2019
ГИБДД, ЕМГЛи хезмәткәрләре, ата-аналар һәм "1нче гимназия» 4в, 7б, 11 сыйныф укучылары белән берлектә "Куркынычсыз зебра" шәһәр акциясе -
5б сыйныфында кызыклы үтеп үткәрелгән ата-аналар җыелышы 13.09.2019

Беренче тапкыр булган вакыйгалар хәтердә озак саклана.
Шулай ук Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 5 нче Б сыйныфында беренче ата-аналар җыелышын да сыйныф җитәкчесе Мортазина Рафисә Рафис кызы иҗади һәм кызыклы итеп үткәрде. Ата-аналар сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә төрле фигуралар рәвешендәге фликерлар ясадылар. -
"Балалар чәчәкләр урынына!" акция 02.09.2019

2019 нчы елның 1нче сентябре көнне 2 нче Г сыйныфында "Балалар чәчәкләр урынына!" акциясе узды. Ата - аналар һәммәсе дә актив булды, җыелган акчалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды. Акциядә катнашкан барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.












