Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Яшь атучы” ярышы 12.02.2016 8 нче февраль көнне укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган пневматик винтовкадан ату ярышы уздырылды. Безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Галиева Зөлфия кызлар арасында 1 урынны, 9 класс укучысы Ногманов Алмарис егетләр арасында 1 урынны, ә команда гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урынны алды. Укытучысы – Ахметов Р.Х.

-
“Ел класс җитәкчесе – 2016” конкурсының район этабы 12.02.2016 11 нче февраль көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында“Ел класс җитәкчесе – 2016” конкурсының район этабы узды. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс җитәкчесе Газетдинов Илнар Флүр улы катнашты.

-
“Йолдызлык” фестиваленең зональ туры 09.02.2016

Мәктәбебез укучылары “Йолдызлык” фестиваленең зональ турында уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларны мәктәпнең педагог-организаторы Миргалимова Эьвира Вакиф кызы Һәм Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә Сабит кызы әзерләделәр. Вокал – соло номинациясендә 9 нчы класс укучысы Гәрәева Резедә һәм конферанс номинациясендә 9 нчы класс укучысы Закирянова Рушания 2 нче турга үттеләр.
-
ГТО нормаларын тапшыру 05.02.2016

4нче февраль көнне Теләкәй мәктәбе базасында Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм аның филиалларындагы барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшыру буенча чарада катнаштылар.
-
Химия атналыгы 05.02.2016

1-6 февральга кадәр мәктәптә химия атналыгы игълан ителде.
-
Ел укытучысы 01.02.2016

Районыбызда "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең мәктәптән бу конкурста башлангыч класс укытучысы Минигулова С.Ш. катнашты.
-
Биология фәненнән ОГЭ 29.01.2016

Бу атнада 9 нчы сыйныф укучылары биология фәненнән сынап карау тестлары үттеләр.
-
Алдынгыларны хөрмәтләү слеты 28.01.2016 27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларны хөрмәтләү слеты булды. Анда безнең мәктәп 2015 нче елда югары күрсәткечләргә ирешеп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында бәйгедә 3 нче урынны яулаган өчен Актаныш муниципаль районы Хакимият башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-
Котыру авыруын кисәтү чаралары 28.01.2016

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматләренә караганда 2015 нче елда хайваннар арасында котыру авыруының киң таралуы күзәтелә. Актаныш районында да котырган хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары күзәтелә. Укучыларны котыру авыруының нидән гыйбарәт булуы, аны кисәтү чараларын аңлату максатыннан 28 нче гынвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. укучыларга гомуми тәрбия сәгате уздырды, сак булырга кирәклекне аңлатты.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 27.01.2016

26 нчы гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү” темасы астында узган семинарда катнашты.










