Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты 06.10.2017

6 октябрь көнне мәктәпнең актлар залында өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Чарага кунак итеп, озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветераннар чакырылды. Концерт укучыларның җырлары, шигырьләре белән аралашып барды. Бүгенге көндә мәктәптә белем һәм тәрбия бирүче укытучыларыбызның музыкаль сәламе дә ветераннарыбызның күңеленә хуш килде. Башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, истәлекле бүләкләр әзерләп, өлкәннәргә тапшырды.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары 06.10.2017

5 нче октябрьдә, Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә, башлангыч класс укытучыларының “Сыйфатлы белем бирүдә балалар бакчасы һәм мәктәптә дәвамчанлык эшчәнлеге” дигән темага район семинары үтте, анда 35 башлангыч класс укытучысы, безнең мәктәптән исә, беренче сыйныф җитәкчесе Сарварова З.Н. катнашты.
Семинарда, балалар бакчасында “Ел фасылы – көз” темасына сөйләм телен үстерү шөгыле (тәрбияче Габдуллина Ф.М.), 2 нче класста математикадан “Ныгыту. Мәсьәләләр чишү” темасына ачык дәрес (башлангыч класс укытучысы Габдрахманова Г.Р.), 5нче класста географиядән “Борынгы чорлар һәм урта гасырларның географик ачышлары” темасына (география укытучысы Шәйхетдинова Л.Х.) ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләргә үзанализ һәм анализ ясалды.
Семинар кысаларында “Йөрәк тулы зәңгәр моңнарым” темасына, язучы Әлфия Ситдыйкова һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин белән эчтәлекле очрашу оештырылды. Башлангыч класс укытучысы Фазлиева И.А. аларның иҗаты белән таныштырды, укучылар шигырьләрен сөйләде. Язучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар, башлангыч класс укучыларын, семинарда катнашучыларны “Көмеш кыңгырау” газетасы белән таныштырдылар һәм газетага язылырга чакырдылар.
Район мәгариф идарәсенең башлангыч класслар методисты Имамразыева Г.Д. мәгарифтәге яңалыклар белән таныштырды. Башлангыч класс укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Олимпиадалар старт алды! 29.09.2017

2017-2018 нче уку елының төп сынавы - олимпиадалар старт алды.
-
Бала хокук даирәсендә 29.09.2017

"Бала хокук даирәсендә" дип аталган конкурска Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бар көчен биреп әзерләнә. Укучылар һәм аларның җитәкчеләре тарафыннан видеоролик төшерелә. Укучылар бу чарага бик теләп катнашалар, бар көчләрен куеп төшерелгән видеоязмаларны монтажлыйлар.
-
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы 29.09.2017

Республикада беренчеләрдән булып безнең районда 28 сентябрь көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән тәбрикләнделәр.Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды.Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Исламова Алсу Фәнүс кызы Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф Министрлыгының мактау грамотасы,"Сыйныф җитәкчесе - 2017" һөнәри бәйгесе призеры - башлангыч сыйныф укытучысы Шәемова Зөлфия Фәвәдис кызы, педагог-оештыручы Фазылов Азат Мирас улы район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бүләкләнү мизгелләреннән соң районыбыз укытучыларына, аларны бәйрәмнәре белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле бүләкне мөгаллимнәребезгә район хакимияте ясады.
-
Летняя спартакиада работников образования 26.09.2017

23 сентября в Арске прошел финал летней спартакиады работников образования Татарстана-2017. В соревнованиях приняли участие педагогические работники, руководители управлений и отделов образования из всех районов республики. Летняя спартакиада прошла по нескольким видам спорта: легкоатлетическая эстафета, прыжки в длину с места, поднятие гири, стрельба из пневматической винтовки, бадминтон, перетягивание каната, плавание, мини-футбол. По результатам соревнований в группе «А» первое место в общекомандном зачете занял Актанышский район. В составе команды в соревнованиях принял участие директор нашей школы Рахманов Алмаз Шамилович.Поздравляем!
-
Исследование готовности и адаптации учащихся 5 классов к обучению в основной школе 25.09.2017 Без получения объективной и надежной информации об уровне готовности учащихся 5-х классов к обучению в основной школе достаточно трудно оценить эффективность работы учителей основной школы и принимать обоснованные решения, связанные с обеспечением качества школьного образования. Это определило актуальность проводимого в Республике Татарстан исследования по изучению готовности учащихся к обучению в основной школе.Анкетирование учащихся проводится с целью получения информации о переходе учащихся в основную школу: об учебе в 5 классе, о семье, о взаимоотношениях с одноклассниками и учителями.Основная цель проведения исследования индивидуально-личностных особенностей учащихся 5 классов – определить направления помощи учащимся при переходе в основную школу, сделать каждую школу эффективно работающей, развивающей детей, а главное, более комфортной для детей и учителей.

-
Мәдәни көндәлек 23.09.2017

Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучының мәдәни көндәлегендә балалар музей, театр, китапханәдә булу турында мөһер төшертеп, үз фикерләрен, тәэсирләрен язып бара алачак.
-
Обучающий семинар 22.09.2017

Республиканский обучающий семинар по подготовке обучающихся к государственной итоговой аттестации для учителей математики.
-
Экскурсия 22.09.2017

Башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар.










