Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Такталачукской ООШ
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 14.04.201813 апрель көнне, 1-9 классларда ата-аналар җыелышлары узды. Һәр сыйныфта класс җитәкчеләре тарафыннан тематик чыгышлар ясалды, фән укытучыларының 3 чирек нәтиҗәләре буенча фикер-тәкъдимнәре, Бөтенрәсәй тикшерү эшләре(ВПР) башкаруда игътибар итәргә кирәкле мәгълүматлар тыңланды. 1 сыйныфта "Компьютер дусмы, дошманмы?", 2 сыйныфта "Гаиләдә хезмәт тәрбиясе", 3 сыйныфта "Бала белән өйдә ничек шөгыльләнергә?", 4 сыйныфта "Бала язмышы безнең кулларда ", 5 сыйныфта "Гаилә тормышында заманча технологияләр йогынтысы", 6 сыйныфта "Яшүсмерләрнең үзбәясе", 7 сыйныфта "Бала һәм компьютер, телефон", 8 сыйныфта "Баланың укуга мөнәсәбәте", 9 сыйныфта "Имтиханга әзерләнгәндә балага ничек ярдәм итәргә?" темалары буенча әңгәмә оештырылды. Шулай ук арадаш аттестация тәртибе, мәктәп формасы, дәресләргә йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшенде, тәрбия юнәлешендә "Путь к успеху" программасы буенча ата-аналардан анкеталар алынды. Ата-аналар җыелышы эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.
К списку новостей










