Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
«Поделки из камней» 04.05.2018

«Геология» фәне буенча «Поделки из камней» конкурсы булып узды. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурстан читтә калмады. 7 нче класс укучысы Хаҗиева Алисә III урынга ия булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз. (Җитәкчесе: Хаҗиева Н.Х.)
-
Һәйкәл янын чистарту 03.05.2018

9 май - Җиңү көне якынлаша. Укучылар бәйрәмгә әзерлек чараларын башлап җибәрделәр. 3 май көнне 8 класс укучылары һәйкәл янын чистартып кайттылар.
-
Авыл көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашу 03.05.2018

30 апрель көнне мәктәпнең актлар залында Такталачык авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә "Авыл көне" уздырылды. Чарада җирлегебездән чыккан күренекле шәхесләр, аларның балалары, оныклары, туганнары, җирлек тормышын яхшыртуга үз өлешен керткән һөнәр ияләре катнашты. Оста куллар тудырган иҗади хезмәтләр, кул эшләре күргәзмәләре беркемне дә битараф калдырмады. "Авыл көне" җирлек тарихы сәхифәләре,истәлекләр, концерт номерлары белән чиратлашып барды, музейда укучылар чыгышы оештырылды. Җырга-моңга сусаган авыл халкына мәктәбебезнең хатын-кызлар вокаль ансамбле үз җырын бүләк итте,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Гайсин гармунда уйнап, мәгариф ветераны, озак еллар мәктәп директоры булып хезмәт куйган лаеклы ялдагы укытучы К.Б.Фәйрушин җырлап, көчле тавышы белән залны үзенә каратты. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем истәлек-хәтирәләрен уртаклашты. Чараны авыл китапханәчесе Д.Ш.Гайсина алып барды.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 29.04.2018

Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай. Аның тууына 132 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларның берсе - 8-9 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән (җитәкчесе Фазылов А.М.) "Беренче театр" пьесасын сәхнәләштерү булды. Укучылар теләп һәм чын актерларча башкарып чыккан эпизод ата-аналар, укучылар һәм укытучылар күңеленә хуш килде.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 29.04.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 25 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә әлеге бәйгедә укучылар теләп катнашты.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 29.04.2018

28 апрель көнне мәктәпнең актлар залында "2017-2018 нче уку елына мәктәп эшчәнлегенә анализ" темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш барышында мәктәп директоры А.Ш.Рахманов, башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе А.Ф.Исламова, гуманитар фәннәр укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Л.Ф.Гайсина, төгәл фәннәр укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе А.М.Гыйльфанова, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе З.Ф.Шәемова чыгыш ясадылар. Уку елы дәвамында мәктәп һәм район тормышында актив катнашкан, уку, сәнгать, спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җыелыш укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.
-
ВПР по русскому языку 26.04.2018

25 апреля учащиеся 6 класса выполнили ВПР по русскому языку.
-
Семинар учителей английского языка 26.04.2018

26 апреля на базе МБОУ "Уразаевская ООШ" был проведен районный семинар учителей английского языка. Учителя посмотрели открытый урок во втором классе и внеклассное мероприятие. Далее были подведены итоги по конкурсам за 2017-2018 учебный год. Учителя получили дипломы и сертификаты по итогам работы. Из нашей школы на данном мероприятии приняла участие учитель английского языка Гайсина Л.Ф.
-
ВПР по истории 26.04.2018

24 апреля учащиеся 5 класса выполнили ВПР по истории.
-
ВПР по биологии и по окружающему миру 26.04.2018

26 апреля учащиеся 4 класса выполнили ВПР по окружающему миру, а учащиеся 5 класса выполнили ВПР по биологии.










