Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган җәйге спартакиада 21.05.2018

Район күләмендә уздырылган Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган җәйге спартакиадада 100 м дистанциягә йөгерү ярышында 9 нчы класс укучысы Хөрмәтуллин Рөстәм 1 нче урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз. ( Җитәкчесе Исхаков Р.З)
-
"Дети рисуют страну" бәйгесе йомгаклары 21.05.2018

12 нче Республикакүләм "Дети рисуют страну" бәйгесенең беренче этабына йомгак ясалды. Укучыларның эшләре жюри тарафыннан бәяләнде (Җитәкчеләре - Вәлиева И.М. , Шәмсиева М.Р. ) һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. 4 класстан Газетдинова Г. 1 урын, Гайсина Ә. 3 урын, Шәрифҗанова Г. 2 урын, 3 класстан Арсланов И, Галиев Н. шулай ук призлы урыннарга лаек булдылар. 1 класс укучысы Ягудина К. иң кечкенә рәссам буларак махсус бүләккә ия булды.
-
Профессиональный конкурс "Профдебют" 18.05.2018

В целях популяризации среди школьников современных способов кулинарной обработки продуктов и совершенствования мастерства культуры обслуживания в сфере общественного питания. Конкурс направлен на решение следующих задач: повышение уровня и престижности технологического образования школьников; привлечение внимания выпускников общеобразовательных учреждений к сфере профессиональной деятельности, связанной с технологией изготовления кулинарной продукции; выявление и поощрение наиболее способных и творчески одаренных учащихся общеобразовательных учреждений; выявление и поощрение наиболее творчески работающих учителей, 17 мая был проведен конкурс кулинарного мастерства «Проф.дебют» (Далее - Конкурс) проводится среди учащихся 9 классов общеобразовательных школ Актанышского муниципального района в Государственном автономном профессиональном образовательном учреждении «Актанышский технологический техникум» в рамках организации профориентационной работы, осуществления взаимодействия с учреждениями профессионального образования. Ученица 9 класса Шакирова Эльвина заняла 3 место по компетенции «Поварское дело» и «Татар ашлары». Поздравляем!
-
Республиканское родительское интернет-собрание 16.05.2018

17 мая в 10:30 состоится шестое заседание Республиканского родительского интернет-собрания, посвященное особенностям воспитания и обучения детей с ограниченными возможностями здоровья. Тема заседания – «Внимание! Особенный ребенок».
Эксперты интернет-собрания обсудят, как воспитывать и обучать детей с различными нозологиями (нарушениями слуха, зрения, опорно-двигательного аппарата, речи, расстройством аутистического спектра - РАС), рассмотрят пути взаимодействия родителей особенных детей, учителей, воспитателей, дефектологов, психологов и других специалистов, которые непосредственно работают с детьми с ограниченными возможностями здоровья.
В работе собрания примут участие в качестве спикеров начальник управления общего образования Министерства образования и науки Республики Татарстан Тамара Федорова, директор Центра адаптации, реабилитации и ресоциализации «VERA», старший преподаватель Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова, учитель-логопед Артем Игнатьев, руководитель отделения реабилитации и коррекции центра «Росток» Татьяна Макарова, учитель-дефектолог, тифлопедагог Ирина Куцко.
Онлайн-трансляция собрания будет вестись с 10:30 до 12:00 на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова по адресу: http://киу.рф/. Регистрация для просмотра интернет-собрания не требуется. В процессе трансляции слушатели смогут получить ответы на заранее присланные вопросы. Вопросы принимаются по адресу электронной почты: roditelirt@mail.ru/.
Источник: https://edu.tatar.ru/aktanysh/roo/read-news/1771699 -
Г.Афзал исемендәге иҗат фестивале 15.05.2018

Яшәгән төбәкнең тарихын, бүгенге сулышын өйрәнү, балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган як табигатенә, авыл кешеләре язмышына, тормыш-көнкүрешенә мәхәббәт тәрбияләү; ата-бабаларыбыз мирасын барлау, авылга хас гореф-гадәтләрне, бәйрәм-йолаларны өйрәнү,балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлекләрен киңәйтү; тарихи чыганаклардан эзлекле файдаланырга өйрәнү, белемгә сәләтле, иҗади талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, аларда итәгатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру максатыннан, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты ТР язучылар берлеге, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш ММҮ”, Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә, Г.Афзал исемендәге иҗат бәйгесен оештырды. Бәйгегә Мөслим, Сарман, Башкортостанның Дүртөйле һәм Илеш районнарыннан да укучылар катнашты. Барлыгы 173 эш тәкъдим ителеп, шуның 29 ы финалга үтте. Мәктәбебездән 4 нче сыйныф укучысы Гайсина Әдилә "Шигырь" номинациясендә, 8 нче сыйныф укучысы Марданов Рияз "Тарихи хикәя" номинациясендә 3 нче урынга лаек дип табылдылар, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Л.Ф.Гайсина, А.А.Газетдинова.
-
Расписание ОГЭ 14.05.2018

Учащиеся 9 класса будут сдавать ОГЭ по следующим датам: 29 мая - русский язык, 31 мая - информатика, обществознание, биология, 5 июня - математика, 9 июня - обществознание. Желаем успехов!
-
Асфальтта рәсемнәр 10.05.2018

Башлангыч сыйныф укучылары 9 май - Җиңү көненә багышланган "Асфальтта рәсемнәр" акциясенә теләп кушылды. Төсле акбурлар ярдәмендә алар тынычлык, иминлек, кояшлы балачак илен рәсем итеп ясадылар.
Фоторепортаж
-
Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш 08.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы митингта авыл халкы, тыл һәм хезмәт ветераннары, төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм интернат-мәктәп укучылары, укытучылар, кайткан кунаклар катнашты. «Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Бәйрәм чарасын авыл халкы да "Үлемсез полк" акциясе белән башлап җибәрде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров, авыл имамы Шәфигулла хәзрәт, отставкадагы офицер, хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Яркәев Альберт Барый улы авыл халкын бәйрәм котлады. Яуда ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм тантанасы балаларның шигырь, биюләре белән аралашып барды, укучылар үзләре әзерләгән бүләкләрен ветераннарга тапшырды. Чара күмәкләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
-
Җиңү килде җирне нурга күмеп 07.05.2018

9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Бу уңайдан 6 сыйныфта "Искә алабыз ул көннәрне", 5 сыйныфта "Батырларның даны мәңгелек" исеме астында класс сәгатьләре узды.
-
Язучылар белән очрашу 04.05.2018

4 май көнне мәктәпнең актлар залында авылдашыбыз, шагыйрь Ленар Шәехнең иҗатына багышланган кичә оештырылды. Чарада шагыйрь үзе,әти-әнисе, туганнары, гаилә дуслары, каләмдәш дусты Рифат Сәлах, "Агыйдел дулкыннары" иҗади берләшмәсе әгъзалары: Рәмзия Әхмәтова, Фәнәвис Дәүләтбаев, Роберт Сәлахиев, район үзәк китапханәсе җитәкчесе Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы, укытучылар, укучылар катнашты. Кичә Такталачык авылыннан чыккан күренекле әдип Гамил Афзалның язмышына багышланган видеосюжет белән башланып китте. Бу һич тә очраклы түгел, чөнки якташыбыз иҗаты Ленар Шәехкә шигърият иленә керүгә зур этәргеч бирә. Чара барышында Л.Шәехнең әнисе Лениза апа, гаилә дуслары, язучы-шагыйрьләр, укучылар чыгыш ясап, яшь әдипнең шигырьләрен укыдылар, үзләренең тәүге иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Кичә эчтәлекле һәм кызыклы үтте, аны авыл китапханәчесе Д.Ш.Гайсина алып барды. Л.Шәех үзе дә сәхнәдән шигырьләрен укыды, авыл һәм мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк итте. Чара күмәкләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.










