Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 12.02.2026

Республикада ел саен үткәрелеп килә торган "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында 7 сыйныф укучылары һәм ата-аналары, класс җитәкчесе Варина Т.Р., катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Атналар буе репетициягә йөргән, актив катнашкан әти-әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләләрегезгә иминлек, балалар бәхете, сәламәтлек телибез!
-
Официальный канал школы 12.02.2026

Уважаемые учащиеся, родители и педагоги!
Приглашаем вас присоединиться к официальным каналу нашей школы в национальном мессенджере МАХ.
Как подключиться?
1.Установите мессенджер МАХ на своё устройство.2.Найдите официальный канал вашей школы (название и ссылке https://max.ru/id1604005934_gos).
3.Нажмите кнопку «Подписаться». -
Онлайн-дәрес: «Акча белән «Син»гә» яки финанс грамоталылыгы серләре»/Онлайн-урок на тему: «С деньгами на «Ты» или секреты финансовой грамотности » 12.02.2026

11 февраль көнне мәктәбебезнең 9 класс укучылары «Акча белән «Син»гә» яки финанс грамоталылыгы серләре»дигән тема буенча онлайн-дәрестә катнаштылар, бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Уңышлы һәм бәйсез кеше булу максатына юл үз акчаларыңны саклый, җыя һәм арттыра белүеңнән башлана. Балалар мошенниклыктан ничек качарга һәм үз акчаңны югалтмаска, финанс хаталарыннан ничек котылырга, ничек дөрес экономияләргә, үз капиталыңны саклап калырга икәнен белделәр. Укучыларга бик кызык булды! Лектор укучыларга акча белән ничек дөрес эш итәргә икәнен ачык аңлатты; "финанс белеме" төшенчәсен һәм финанс базарының төп төшенчәләрен ачты. Дәрес вакытында лектор балалар белән даими элемтәдә торды, чара темасы буенча төрле сораулар бирде. Балалар чатка җавап бирергә тырышып карадылар, үз җавабын язарга өлгерү өчен чиратлашып компьютер артына утырдылар. Балалар акча белән дөрес эш итә белүнең яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачуын белделәр.
11 февраля учащиеся 9 класса нашей школы приняли участие в онлайн-уроке, узнали много интересного и полезного. Путь к цели быть успешным и независимым человеком начинается с умения сохранять, копить и приумножать свои денежные средства. Ребята узнали, как избежать мошенничества и не потерять свои деньги, избежать финансовых ошибок, как правильно экономить, сберегать и приумножать свой капитал. Учащимся было очень интересно!
Лектор доступно объяснил учащимся, как правильно распоряжаться деньгами; раскрыл понятие «финансовая грамотность» и ключевые понятия финансового рынка. Во время урока лектор постоянно контактировал с детьми, задавал различные вопросы по теме мероприятия. Дети пытались отвечать в чат, по очереди садились за компьютер, чтобы лично успеть написать свой ответ. Дети узнали, что умение грамотно распоряжаться деньгами открывает новые возможности и перспективы. -
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәрес / Онлайн-урок по финансовой грамотности 06.02.2026

2026 елның 6 февралендә 8 нче сыйныфта финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы: "Сак булыгыз, мошенниклар: алдауны ничек танырга?" Укучылар мошенниклык схемаларын ничек танырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга һәм уйланылган финанс карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Мондый онлайн-дәресләр мәктәп программасына бик яхшы өстәмә булып тора, балаларны финанс грамоталылыгы мәсьәләләрен алга таба өйрәнүгә этәрә, кирәкле компетенцияләрне һәм күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.
6 февраля 2026года в 8 классе был проведен онлайн-урок по финансовой грамотности. Тема урока: "Осторожно, мошенники: как распознать обман?" Ученики узнали как распознать мошеннические схемы, различать правду и ложь и принимать взвешенные финансовые решения.Такие онлайн-уроки являются отличным дополнение к школьной программе, стимулируют детей к дальнейшему изучению вопросов финансовой грамотности, способствуют развитию необходимых компетенций и навыков.
-
Туклануның сыйфатын тикшерү/Контроль качества питания 06.02.2026

8 сыйныф укучысы ата-анасы Галлямова Ф.Ф. туклану сыйфатына контроль үткәрде. Ул ризыкларны биргәндә нормаларның үтәлешен тикшерде. Әзерләнгән ризыклар сыйфатлы, менюга туры килә. Балаларга ризык ошый. Өстәлләр чиста, пешекчеләр мәрхәмәтле. Әнигә барысы да ошады.
Родитель ученика 8 класса Галлямова Ф.Ф. провела контроль качества питания. Она проконтролировала соблюдение норм при подачи блюда. Приготовленные блюда качественные, соответствует меню. Ребятам нравится. Столы чистые, повара доброжелательны. Родителю всё понравилось. -
Җиңү яулаганнар онытылмас! 04.02.2026

Мәктәптә февраль ае традиция буенча хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Ай дәвамында укучылар конкурсларда, спорт ярышларында көчләрен сыныйлар.Бүген мәктәбебезнең "Алдынгылар хәрәкәте" укучылары һәйкәлне кардан чистарту буенча хезмәт десанты оештырдылар. Җиңү яулаган батырларыбыз онытылмас! Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын иде!
-
Зильфат Басыйров иҗаты варислары / Наследники творчества Зильфата Басырова
31.01.2026
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары арасында МКУ «Мәгариф идарәсе» нең 2026 елның 14 гыйнварындагы 5-нче номерлы боерыгы нигезендә «Зильфат Басыйров иҗаты варислары» III муниципаль конкурсын үткәрү турында» Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары арасында гаилә елына багышлап, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, укучыларда үз гаиләләренә хөрмәт тәрбияләү, конкурста катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан 26 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр конкурсның район этабы узды. Конкурска барлыгы 38 эш бирелгән. Әлеге конкурста 3 класс укучысы Шаймухаметов Әмир “Бергәләп без көч” номинациясендә 2 нче урын яулады. Рәсемнәр балалар ярдәме, волонтерлар эше турында иде.
На основании приказа МКУ «Управление образования» от 14.01.2026 г. № 5 -ОД «О проведении III муниципального конкурса «Наследники творчества Зильфата Басырова» посвящённого году семьи в России среди учащихся 1-11 классов общеобразовательных организаций Актанышского муниципального района Республики Татарстан, с целью популяризации семейных ценностей и традиций, воспитание у школьников уважения к своим семьям, развитие творческих способностей участников конкурса с 26 ноября по 18 декабря прошел районный этап конкурса. Всего из ОУ на конкурс было предоставлено 38 работы. На этом конкурсе наш ученик 3 класса Шаймухаметов Амир занял 2 место в номинации "Вместе мы сила", рисунки, изображающие помощь детей, работу волонтеров.
-
Йолдызлык-2026 / Созвездие - 2026 31.01.2026

«Созвездие-Йолдызлык -2026» республика яшьлэр фестиваленең зональ турында Татар Ямалы мәктәбе коллективы да уңышлы чыгыш ясады. Быел ул Россиядә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Репертуарның хәрби-патриотик тематикасы хуплана. Укучылар барлык номинациядә дә үз сәләтләрен сынадылар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Коллектив МБОУ ”Татарско-Ямалинской основная общеобразовательная школа” успешно выступила на зональном туре республиканского молодежного фестиваля «Созвездие-Йолдызлык-2026». В этом году он был посвящен Году единства народов России. Была поддержана военно-патриотическая тематика репертуара. Ученики продемонстрировали свои таланты во всех номинациях. Пусть успех сопутствует им в будущем.
-
"Songfestival" районкүләм җыр бәйгесе 23.12.2025

Инглиз телендә оештырылган "Songfestival" районкүләм җыр бәйгесендә ялгыз җыр номинациясендә 9 класс укучысы Газизов Гадел 3 урынга лаек булды. Укытучысы Р.Р. Шаймухаметова. Аларны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
-
Олимпиадаларның муниципаль этабы 23.12.2025

Мәктәбебез олимпиадаларның муниципаль этабын уңышлы гына төгәлләде. Җиңүче һәм призерларыбыз: 4 класс укучысы Фаррахова Л.Д. татар теленнән җиңүче ( укытучы Мохтарова Ә.Ә.); 6 класс укучысы Харисов Н.Н. инглиз теленнән (укытучы Шаймухаметова Р.Р.), математикадан (укытучы Гардисламова Ф.М.), татар теленнән призер (укытучы Файрушина Г.Г.) ; 9 класс укучысы Зарипова И.А. татар теленнән призер ( укытучы Файрушина Г.Г.). Укучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.













