Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Закирова Мосаллия Кадимулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 14 учеников |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйге спартакиада/ Летняя спартакиада 16.05.2026

15 май көнне Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда укучыларның җәйге спартакидасы булып узды. Әлеге чара яшьләр арасында спортка кызыксынуны арттыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Анда безнең мәктәп укучылары да ярышның барлык төрләрендә дә катнаштылар. Быелга әле призлы урыннарыбыз була алмады, әмма киләсе елларда ныклы әзерлек белән барып, укучыларыбыз җиңүләр яулар дип өметләнәбез.
15 мая на Центральном стадионе имени Баяна Давлетова состоялась летняя Спартакиада школьников. В нем во всех видах соревнований приняли участие учащиеся нашей школы. Еще у нас призовых мест в этом году нет, но в следующие годы надеемся победы будут: надо только готовиться стабильно. -
"Киләчәккә адым" фестивале 14.05.2026

Бүген Актанышта зур һәм әһәмиятле чара- Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында "Киләчәккә адым" балалар техник иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы узды. Фестиваль Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында укучыларның, студентларның, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең техник иҗат эшләре күргәзмәсе белән ачылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучыларыбызның да (Зарипова Илзирә, Муллагалиева Айзилә, Хасаншин Әнвәр, укытучылары Нуриева Р.Ә.) булуы зур сөенеч. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе / Акция "Окна Победы" 08.05.2026

2026 елның беренче маеннан тугызынчы маена кадәр ил буенча "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган. Бу проект буыннарны берләштерә һәм һәркемгә гади, ләкин бик мөһим гамәл - тәрәзәләрне бәйрәм белән бизәү аша каһарманнарга рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Бу акциягә безнең мәктәп тә кушылды. Тәрәзәләр укучылар көче белән үзгәрде: тәрәзәләрдә тынычлык, яз һәм хәрби дан символлары пәйда булды. Хәзер бу бизәкләр бау авыл китапханәсе дә хуплады. Хәзер бу бизәкләр үтеп баручыларга якынлашып килүче бөек бәйрәмне искә төшерә.
С первого по девятое мая 2026 года по всей стране проходит всероссийская патриотическая акция «Окна Победы». Она приурочена к празднованию годовщины Победы в Великой Отечественной войне. Этот проект объединяет поколения и позволяет каждому выразить благодарность героям через простое, но очень важное действие — праздничное оформление окон. Накануне акцию поддержала и наша школа. Их окна преобразились с силой учениками: на стёклах появились символы мира, весны и воинской славы. Теперь эти украшения напоминают всем прохожим о приближающемся великом празднике.
-
Бөенк Җиңү көне белән! / С Днем Победы! 08.05.2026

Бүген һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне.
Сегодня у памятника прошел митинг, посвященный 81-й годовщине Великой Победы. В мероприятии приняли участие жители села, труженики тыла, дети войны, школьники и учителя. В честь ветеранов тыла, детей войны учащиеся выступили с концертными номерами. Сегодня не осталось среди нас ветеранов, которые своими глазами видели Великую Отечественную войну. 81 год — большой промежуток времени. Но День Победы по-прежнему остается Днем памяти, уважения и благодарности. Этот день-День памяти героев, изучения истории и подведения итогов.
-
26 апреля – Международный день памяти о Чернобыльской катастрофе. 01.05.2026

В 27 апреля в школе был проведен классный час «Чернобыль: трагедия, подвиг, предупреждение», посвящённый 40 – летию катастрофы на Чернобыльской АЭС. На данном мероприятии ребята узнали о чернобыльской трагедии - страшнейшей катастрофе в истории человечества, которая произошла 26 апреля 1986 года. И спустя 40 лет этот день заставляет нас задуматься о возможных последствиях деятельности человека, о нашем неоплатном долге перед теми, кто, рискуя собственной жизнью, спас мир от радиоактивной катастрофы. Подвиг, который осуществили ликвидаторы аварии на Чернобыльской АЭС, никогда не будет забыт. Горько осознавать, что с каждым днём этих героев становится все меньше. Классный час провел учитель ОБЗР Хабибуллин М.Я.
-
"Сәйяр" театр фестивале 01.05.2026

28 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары "Сәйяр" театр фестиваленең Яр Чаллы шәһәрендә узган зона этабында районыбыз данын яклап, бик матур чыгыш ясап кайттылар. Укучыларыбыз һәрберсе сәләтле, үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар, жюри тарафыннан уңай бәя ишеттеләр. Нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез.
-
"Татарча диктант-2026" акциясе 28.04.2026

27 нче апрель көнне укучылар, укытучылар "Татарча диктант-2026" акциясенә кушылдылар. Быелгы чара бөек шагыйрь Г. Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган иде.
27 апреля учащиеся и учителя присоединились к акции "Татарча диктант-2026". В этом году диктант был посвящен 140 летию со дня рождения поэта Г. Тукая. -
Юлларда куркынычсызлык / Безопасность на дорогах 28.04.2026

Юллардагы куркынычны булдырмау максатыннан сыйныф сәгатьләре узды. Скутер, мопед, квадроциклда йөрүнең нинди хәвефләргә китерүе турында аңлатылды.
Во избежание опасности на дорогах были проведены классные часы. Разъяснено, к каким опасностям приводит езда на скутере, мопеде, квадроцикле.
-
VII Халыкара экологик диктант/ VII Международный Экологический диктант 25.04.2026

21нче апрель көнне укытучылар һәм укучылар белән VII Халыкара Экологик диктант акциясенә кушылдык. Диктант темасы- "Экологик иминлек", ул табигать белән сакчыл һәм гармонияле хезмәттәшлеккә багышланган. Табигать белән бер ритмда булыйк!
Присоединились к акции VII Международный Экодиктант по теме "Экологическое благополучие". Диктант посвящён бережному и гармоничному взаимодействию с природой. Будь в ритме с природой!
-
Тукай безнең йөрәкләрдә 25.04.2026

Яраткан шагыйребез Г.Тукайның юбилее уңаеннан матур чаралар дәвам итә. Укучыларыбыз ике командага бүленеп шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган квест уенында белемнәрен сынадылар. Атналыкка йомгак ясалды, актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде.













