Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Яшь атучы-2015" 06.02.2015

4 нче февраль көнне, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Яшь атучы-2015" район спорт ярышлары үтте. 9 класс укучылары Фатхуллин Ранис,Закиров Данияр, Хасанова Диана катнашындагы команда 6 урын алды. Ранис үзе 1 урын яулады.
-
Физика-математика атналыгына йомгак 01.02.2015

Мәктәп күләмендә үткәрелгән физика-математика атналыгына йомгак ясалды. Атналыкта үткәрелгән чараларда укучыларның белеме, зирәклеге сыналды. Интеллектуаль уеннарда катнашкан иң зирәк укучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Иншалар конкурсы 31.01.2015

Чалманарат кустында 3-4 класслар арасында үткәрелгән иншалар конкурсында 4 класс укучысы Хасаншин Алмаз 1 урынны алды (укытучысы Гардиева Ф.В.)
-
"Учитель года - 2015" 31.01.2015

Мәктәптә "Учитель года - 2015" профессиональ конкурсының муниципаль этабына ныклы әзерлек бара. Бу конкурска рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нагимова Зилә Өлфәт кызы катнаша. Аңа уңышлар телибез!
-
“Хәрби дан почмагы” 24.01.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хәрби дан почмагы” оештырылды. Анда күп еллар безнең мәктәптә укыткан Бөек Ватан сугышы ветераннары Фатих һәм Гөлбану Насыровларга, бүгенге көндә исән сугыш ветераннарыбыз Хәбибуллин Шахтимер Хәбибулла улы һәм Гыйльфанов Әхнәф Гыйльфан улына багышланган стендлар куелды.
-
“Лучшая методическая разработка физики” 24.01.2015

Районның физика укытучылары өчен “Лучшая методическая разработка физики” конкурсы уздырылды. Безнең мәктәптән физика укытучысы Варина Гөлназ Сагировна “Хәзинә” исемле класстан тыш чара эшкәртмәсе белән “ урынны алды
-
"Класс җитәкчесе - 2015" 23.01.2015

3 класс җитәкчесе Гафурова Алсу Илгиз кызы "Класс җитәкчесе - 2015" конкурсының мәктәп этабында җиңүче булды. 21 январь көнне аның эше район этабына тәкъдим ителде. Аңа уңышлар телибез!
-
7 класс укучыларының ата-аналар җыелышы 21.01.2015

21 гыйнвар көнне 7 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә: рус теленнән "Глагол" дигән темага ачык дәрес ( укытучы Нагимова З.У.), II чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар (кл.җитәкчесе Нагимова З.У.).
-
"Воспитание культуры речи" 20.01.2015

20 январь көнне 5 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә: инглиз теленнән "Воспитание культуры речи" дигән темага ачык дәрес ( укытучы Шаймухаметова Р.), II чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар (кл.җитәкчесе Фатхуллина Л.). Соңыннан төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
-
Ачык ишекләр көне 19.01.2015

17 гыйнвар көнне 9 класс укучыларының ата - аналары өчен мәктәптә ачык ишекләр көне үткәрелде. ОГЭ га әзерлек йөзеннән математика укытучысы Фатхуллина Людия "Тигезсезлекләр чишү" темасына ачык дәрес үткәрде.













