Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Тынычлык хакына" 24.02.2015

"Тынычлык хакына" дип аталган район шигырь конкурсында 6 класс укучысы Ситдиков Ирек, 3 класс укучысы Сабирова Сөмбел, 4 класс укучысы Маликов Тәлгат Актаныш үзәк балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
-
Туган тел көне 24.02.2015

21 февраль көнне мәктәптә Туган тел көне үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Ф.Г.
-
"Иң яхшы проект" 24.02.2015

Район күләмендә уздырылган "Иң яхшы проект" конкурсында 1 һәм 3 класс укучылары (җитәкчеләре Мохтарова Ә.А.,Гафурова А.И.) беренче урынны, ә 2 класс укучылары (җитәкчесе Гардиева Ф.В.) икенче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Интернационалист - сугышчыларны искә алу көне 16.02.2015

Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан интернационалист - сугышчыларны искә алу көне уздырылды.
-
Шигырь конкурсы 14.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, район үзәк китапханәсе оештырган шигырь конкурсында безнең мәктәптән Маликов Тәлгат, Сабирова Сөмбел, Ситдиков Ирек катнаштылар.
-
Иҗади-эзләнүле проект 14.02.2015

Башлангыч класс укучылары район күләмендә узачак иҗади-эзләнүле проект эшенә әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Әлифба бәйрәме 14.02.2015

10 февраль көнне мәктәптә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары чакырылды. Укучылар үзләренең белемнәрен, җыр - биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Класс җитәкчесе Мохтарова Ә.А., ата-аналар, укучылар беренче класс укучыларын бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
-
«Лыжня Татарстана – 2015» 09.02.2015

8 февраля на лыжной базе "Буляк" проводился массовые лыжные соревнования «Лыжня Татарстана – 2015» в рамках Всероссийского дня лыжника «Лыжня России – 2015», в которых принимал участие весь коллектив.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер яклау 07.02.2015

5 февраль көнне Актанышның икенче мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер яклау конкурсында 6 класс укучысы Ситдиков Ирек катнашты.
-
"Яшь атучы-2015" 06.02.2015

4 нче февраль көнне, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Яшь атучы-2015" район спорт ярышлары үтте. 9 класс укучылары Фатхуллин Ранис,Закиров Данияр, Хасанова Диана катнашындагы команда 6 урын алды. Ранис үзе 1 урын яулады.













