Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Математика атналыгы 07.12.2015

Мәктәптә 7 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр математика атналыгы игълан ителде.
-
"Туган телем - шагыйрьләр теле" 07.12.2015

"Туган телем - шагыйрьләр теле" республика фәнни - эзләнү конференциясендә Мөхәммәт Мирза иҗатына багышланган иҗади эш белән 7 сыйныф укучысы Ситдиков Ирек катнашып 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Җитәкчесе Гаянова Ф.Г.
-
Чираттагы дежурлык 07.12.2015

Ата-аналар һәм укытучылар белән берлектә төзелгән рейд графигы нигезендә 19.00 - 21.00 гә кадәр урамда, мәдәният йортында дежурлык үткәрелә. Бу атнада укытучы Шаймухаметова Рушания белән берлектә Вакилова Фирдүсә һәм Габдуллина Фәйрүзәләр рейдта булдылар.
-
"Сәламәт яшик!" 04.12.2015

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан 5-9 классларда "Сәламәт яшик!" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучыларга СПИДның куркыныч авыру икәнлеге, аны булдырмый калдыру һәм профилактик чаралар аңлатылды.
-
Акробатика буенча ярыш 03.12.2015

Бүген район күләмендә акробатика буенча ярыш булды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Ситдиков Ирек һәм 9 класс укучысы Хасанова Диана катнашты. Икесе дә 1 урынны алдылар, уңышлары белән котлыйбыз! Җитәкчесе Нургалиев И.И.
-
"Ракетомоделирование" номинациясе буенча сертификат 01.12.2015

Балаларның техник иҗат республика фестивалендә 7 класс укучысы Харисов Газизгә "Ракетомоделирование" номинациясе буенча сертификат тапшырылды. Җитәкчесе Нургалиев И.И.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 01.12.2015

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру" дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.
-
Директорлар семинары 01.12.2015

Актаныш интернат кадет мәктәп базасында "Обеспечение гражданского становления кадетов" дигән темага директорлар семинары булды.Семинарда ачык дәресләр һәм класстан тыш чара күрсәтелде. Безнең мәктәптән Хузин И.Т. катнашты.
-
Инвалидлар ункөнлеге 01.12.2015

1 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә эш планы төзелде.
-
Әниләр көне белән! 29.11.2015

Кадерле әниләребез! Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез.Сезгә бары тик сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе.













