Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Контроль эшләр 10.12.2015

Бүгеннән мәктәпләрдә 1нче яртыеллык өчен контроль эшләр алу башланды.
-
Видеоконференция 10.12.2015

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган видеоконференциядә катнашты.
-
Физикадан ачык дәрес 10.12.2015

Физика-математика атналыгы дәвамында физика укытучысы Шаяхметов Рүзил 8 класс укучылары белән "Җисемнәрнең электрлануы" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә 09.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәптә укучылар тарафыннан эшләнгән әйберләрдән ярминкә үткәрелде
-
Макулатура җыю 09.12.2015

Мәктәп укучылары макулатура җыюда актив катнашты, чөнки яңадан эшкәртелгән 60 кг кәгазь бер агачны коткара
-
9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2015

9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан барлык классларда да "Коррупциягә каршы нык торыйк!" дигән темага класс сәгатьләре үтте.
-
Шәфкатьле булыйк! 09.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәп укучылары үзләреннән уенчыклар җыйдылар һәм уенчыкларны авыру балаларга бүләк итү өчен районның балалар иҗат үзәгенә тапшырдылар.Шулай ук авылдагы өлкән кешеләргә ярдәм итүдә барлык укучылар да теләп катнаштылар.
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2015

Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Шул уңайдан мәктәптә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Физкультурадан олимпиада 08.12.2015

Бүген районда физкультура буенча олимпиада үткәрелә, анда безнең мәктәптән Хасанова Диана, Хасанов Данияр катнаша. Аларга уңышлар телибез!
-
Код сәгате дәресе 08.12.2015

8 декабрь көнне мәктәп күләмендә "Код сәгате" дәресе үткәрелде.













