Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Сакла ру" олимпиадасы 22.12.2021

"Сакла ру" олимпиадасында районда 1 нче урынга лаек булган 6 нчы сыйныф укучысы Тухбагалиева Зилә һәм 7 класс укучысы Закирова Язилә, 5 урынга лаек булган Курмаков Дамирга ЮХИДИ бүлегеннән Фазлыева Л.М.диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
"Татар егете-2021" һәм "Татар кызы-2021" конкурсы 17.12.2021

6 нче сыйныф укучысы Валиев Данис "Татар егете-2021" конкурсында , 8 нче сыйныф укучысы Тимерова Гөлнур "Татар кызы-2021" конкурсында 3 урынга ия булдылар.
-
“Бәхетле мизгелләр” 15.12.2021

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган “Бәхетле мизгелләр” дип исемләнгән фотоконкурста 6 класс укучысы Зиннуров Ислам “Минем шөгыльләрем” номинациясендә 1 урынга, 7 класс укучысы Валиев Айназ “Минем гаиләм – минем байлыгым” номинациясендә 2 урынга лаек булдылар.
-
Конкурсларда уңышларыбыз 15.12.2021

Татар язучысы Л.Леронның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән “Шигьри сәлам” рәсем конкурсы бәйгесендә II дәрәҗә диплом белән Нургалиева Айзилә (Укытучысы: Нуруллин Р.Ф.), “Шигьри сәлам” нәфис сүз бәйгесендә III дәрәҗә диплом белән Туктарова Зәйнәп (Укытучысы: Нургалиева А.А.) бүләкләнделәр.
-
Олимпиадада уңышлар 13.12.2021

13 нче декабрь көнне геология фәне буенча үткәрелгән олимпиадада 9 класс укучысы Салихов Фирзәр призер булып танылды. Аны һәм аның укытучысын чын күңелебездән котлыйбыз!
-
12 декабрь- Россия Конституциясе кабул ителгән 12.12.2021

12 декабрь- Россия Конституциясе кабул ителгән көн. 29 ел элек илебезнең төп документы кабул ителә. Шуны билгеләп үтү өчен 8 класс укучылары белән “ Россия Конституциясе көне” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Аны класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
Хәрби батырлык көне ( День воинской славы) 09.12.2021

9 декабрь- хәрби батырлык көне ( день воинской славы) буларак билгеләп үтелә. 8 класс укучылары белән бу көнне шушы темага багышланган класс сәгате үткәрелде.
-
Иске батарейкалар җыю акциясе 08.12.2021

Бу атнада безнең мәктәп укучылары файдаланылган,иске батарейкалар җыю акциясендә катнаштылар. Мәктәп күләмендә барлыгы 13,2 кг җыелып тиешле урынга илтеп тапшырылды. Иң күп җыйган укучылар: Валиев Данияр- 4,5 кг, Шарифянов Назил-2кг һәм Шайсултанов Шәфкат-1,1кг булдылар.
-
Билгесез солдат көне 05.12.2021

3 нче декабрь- Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шушы датаны билгеләп үтү өчен 8 класс укучылары белән класс сәгате үткәрелде.Аны класс җитәкчеләре Илнар абыйлары үткәрде.
-
Бөек Ватан сугышына багышланган тест 04.12.2021

3 нче декабрь көнне безнең мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышына багышланган тест үтүдә катнаштылар.














