Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Өлкәннәргә шефлык 28.09.2021

Өлкәннәргә булышу,аларга ярдәм итү- иң күркәм эшләрнең берсе. Октябрь ае- изгелек ае да булып тора. 8 класс укучылары мондый чаралардан читтә калмыйлар. 29 нчы сентябрь көнне Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апага шефлыкка бардылар,ишек алдын җыештырып, тәртипләп куйдылар.
Помощь пожилым людям бывает разной: кому-то надо что-то делать, кому-то вынести мусор или помочь убрать жилище, а кому-то просто хочется человеческого общения. На этой неделе ученики восьмого класса со своим классным руководителем Салиховым Ильнаром Шайхенуровичом посетили пожилых людей.
-
Ут белән сак бул! 23.09.2021

«Бурдан кала-уттан калмый» дигән мәкальне исәптә тотып, 22 нче сентябрь көнне, 8 нче класс укучылары белән “ Ут белән сак бул!” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович бик үтемле итеп балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты.
В 8 классе классный руководитель Салихов Ильнар Шайхенурович провел классный час на тему “Будь осторожен с огнем!” Очень грамотно объяснил правила пожарной безопасности.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 16.09.2021

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан 15 нче сентябрь көнне 8 нче класс укучылары белән “ Электрон сигарет файдамы әллә зыянмы?” дигән темага класс сәгате үткәрелде.Аны класс җитәкчесе Илнар Шәйхенур улы үткәрде.
-
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 08.09.2021

Безнең мәктәп укучылары «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе аша 2004 елда Бесланда булган вакыйгада һәлак булучыларны искә алдылар. Бу темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Фән һәм технологияләр елы 02.09.2021

Мәктәбебездә Фән һәм технологияләр елына багышланган дәресләр узды. Дәрестә балалар фәннәрнең күптөрлелеге белән таныштылар, Безнең галимнәрнең ХХ—ХХІ гасырлардагы фәнни ачышлары һәм уйлап табулары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Ачык дәрес балаларга Ватан тарихы белән якыннанрак танышырга, илебез галимнәренең фәнни казанышлары өчен горурлык тоярга мөмкинлек бирде. Шулай ук фәнни ачышларның мөһимлеге турында уйланырга да мәҗбүр итте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2021

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар! Сезне Белем көне-Беренче кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, түземлек һәм тырышлык белән уку елын уңышлы тәмамларга насыйп булсын! Мәктәбебез яңа уку елына 82 укучы белән аяк басты. Беренче сыйныф укучыларын Исламова Алия Фәрит кызы кабул итеп алды. Укучылар, белем иле сезгә ишекләрен киң итеп ачсын! Бәйрәм белән!
-
Габдулла Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр бәйгесендә җиңү 22.04.2021

Бүген, ягъни 22 апрель көнне Минзәлә педагогия көллиятендә, Габдулла Тукайның тууныа 135 ел тулуга багышланган атналык кысаларында, Татарстан Республикасы Төньяк – көнчыгыш төбәге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән Габдулла Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр бәйгесендә мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Туктарова Адилә Булат кызы 3 урынга урынга ия булды. Котлыйбыз!!! Җитәкчесе: Нургалиева А.А.
-
Проектлар яклау 21.04.2021

Бүген 9 нчы класс укучылары үзләренең ел дәвамында фән укытучылары җитәкчелегендә эшләгән шәхси проектларын якладылар. Жюри аларның эшләренә бәя бирде.
-
Язгы өмә 17.04.2021

17 нче апрель көнне мәктәп янындагы участокны җыештыру өмәсендә катнаштык.
-
Макулатура җыю 13.04.2021

13 нче апрель көнне Сәфәр урта мәктәбендә макулатура җыелды. Бу чарада 1-11 нче класс укучылары би актив катнашты.














