Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Габдулла Тукайның 136 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттек 26.04.2022

Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 136 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Кара урманнардан килгән әкият геройлары квест-уенның темасын ачарга ярдәм иттеләр. Алар укучыларга табышмалар әйттеләр, буталып бирелгән шигырь өзекләреннән ялгыш җавапларны таптылар.
-
Туган телем – Тукай теле
26.04.2022
7 нче класс укучылары тарафыннан “Туган телем – Тукай теле” баш астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне үткәрүдә булышкан укучыларга, музыкаль бизәлеш өчен, Илина Котдус кызына чын күңелебездән рәхмәт әйтәбез. Чараларны үткәрүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы.
-
Семинарда катнашу 20.04.2022

19 апрель көнне Актанышның №2 санлы фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе базаcында башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләрең район семинарында КМО җитәкчесе Фәтхелова Алсу Фирдәвисовна катнашты. Инновацион технологияләр буенча чыгышлар тыңланды. Мастер класслар күрсәтелде. Яңача ФГОС буенча фикер алышынды.
-
8 нче класслар проект яклады 20.04.2022

19 нчы апрель көнне, 8 класс укучылары, үзләре төзегән проектларын якладылар. Проектлар биология, математика,технология,тарих, география фәннәре буенча сайланган иделәр. Укучылар үзләренә тапшырылган җаваплы эшне уңышлы башкарып чыктылар.
-
Изгелек җирдә ятмый 20.04.2022

Изгелек җирдә ятмый диләр. Шушы сүзләрне искә алып, 20 нче апрель көнне,8 класс укучылары белән “Кеше изге эшләре белән мактаулы” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Шушы ук көнне Донбасс халкына ярдәм йөзеннән оештырылган изгелек акциясенә дә кушылдык.Укучылар төрле көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәр, уенчыклар алып килә башладылар.
-
7 нче класс укучылары проект якладылар 20.04.2022

20 нче апрель көнне 7 класс укучылары математика, биология, технология, информатика, география, татар теле фәннәреннән проект яклады. Үзләренең видео уеннары, буклетлары, эшләнмәләре белән уртаклаштылар. Барысы да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Дәрес-экскурсия 19.04.2022

Укучыларны фән белән кызыксындыру өчен укытучылар төрле дәрес төрләрен файдаланалар. Биология дәресләрендә табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннарны өйрәнү өчен дәрес-экскурсия үткәрү дә бик отышлы булып исәпләнә. Биология укытучысы Илнар абыйлары, 19 нчы апрель көнне, 5 класс укучылары белән ачык һавада дәрес үткәрде. Тема: “Яз көне табигатьтәге үзгәрешләр”. Укучыларга дәрес бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
“День единых действий” акциясе 19.04.2022

19 нчы апрель көнне “ День единых действий” акциясе - Россия күләмендә үткәрелә торган чараларны үз эченә ала. Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар тарафыннан үткәрелгән геноцид, ягъни тулы халыкларны,милләтләрне кырып бетерү сәясәтенең алып барылганын аңлату, тарихи дөреслекне күрсәтү- безнең төп максат. Шушы акция кысаларында 8 класс укучылары белән “ Холокост” дип аталган патриотик тәрбия чарасы булып узды.Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович балаларга фашизмның нәрсә икәнлеген,аның нинди начар нәтиҗәләргә китерә икәнлеген аңлатты. Патриот тәрбия кысаларында тәрбияви презентация дә күрсәтелде.
-
Защита индивидуальных проектов 18.04.2022

Успех в современном мире во многом определяется способностью человека организовать свою жизнь как проект: определить дальнюю и ближайшую перспективу, найти и привлечь необходимые ресурсы, наметить план действий и осуществить его. Сегодня в школе есть все возможности для проектного мышления с помощью особого вида деятельности учащихся – проектной деятельности.
Успешная защита индивидуального проекта является необходимым условием допуска к выпускным экзаменам.
18 апреля в нашей школе прошла защита индивидуальных проектов учащимися 10 и 11 класса. Наши выпускники серьёзно готовились к публичному выступлению. Ребята выбрали различные темы для защиты. Они в течение учебного года вместе со своими научными руководителями занимались исследованиями, разбирали социально значимые вопросы, и вот пришло время представить свои результаты. Темы, выбранные учащимися, очень актуальные и интересные. Защита прошла удачно и сопровождалась презентациями. Всех поздравляем с успешной защитой!
-
4 класслар проект яклады 13.04.2022

13 апрель көнне, 4 класс укучылары Фатхелова А.Ф. җитәкчелендә эйләнә- тирә дөнья фәненнән проект эше якладылар. Укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар.Һәр укучының проект темасы тормышчан иде, авыл тормышы белән бәйләнгән. Укучылар проект барышында бик күп эзләнгәннәр, бик күп материал тупланган.














