Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында рәсем конкурслары 10.10.2015

Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында “ Минем яраткан бабам”, ”Минем яраткан әбием” темаларына рәсем конкурсы булып узды. Бу конкурста 1 урынны -3 класс укучысы Салихов Фирзәр, 2 урынны - 2 класс укучысы Шәйхетдинова Таңсылу, 3 урынны - 4 класс укучысы Шакурова Айзилә яуладылар. Катнашкан укучыларга зур рәхмәт.
-
Шефлыкта 09.10.2015

Өлкәннәр декадасы кысаларында 9 класс укучылары 8 октябрь көнне Ханипова Хәлимә апа янына бардылар, аның хәлләрен белешеп, бәйрәм белән котлап, хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
Авиапланерлар конкурсы 09.10.2015

Бүген мәктәбебездә традициягә кереп киткән авиапланерларга конкурс булып узды. Һәр елдагыча укучылар бу конкурска бик нык әзерлек белән катнаштылар. Урыннар 3 номинациядә билгеләнде.
-
ОБЖ дан олимпиада 08.10.2015

Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этаплары дәвам итә. Бүген, ягъни 8 нче октябрь көнне ОБЖ фәненнән узган бу бәйгедә 8-9 класс, 10-11 класс укучылары катнашты. Иртәгә алар практикадан көч сынашачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада 07.10.2015

Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этаплары дәвам итә. 6 октябрь көнне нчы җәмгыять белеменнән узган бу бәйгедә барлык класс укучылары да теләп катнашты. Җиңүче укучыларга район этабында уңышлар телибез!
-
Шефлыклар дәвам итә 07.10.2015

Өлкәннәр декадасы кысаларында 11 класс укучылары 5 октябрь көнне Хаҗиева Зинзифа апа янына бардылар, аны бәйрәм белән котлап, хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
"Лучшая школьная библиотека-2015" 07.10.2015

Наша школа заняла 2 место в муниципальном этапе республиканского конкурса "Лучшая школьная библиотека-2015" . Поздравляем педагога- библиотекаря школы Ильдарову Лайлу Фанисовну! Молодец!
-
Бәйрәм белән! 06.10.2015

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары 6 октябрь көнне укытучыларыбызга, лаеклы ялдагы укытучыларыбызга үзләренең җыр-моңнарын, матур биюләрен бүләк иттеләр. Укытучыларыбызны ял иттергән өчен, укучыларыбызга зур рәхмәт!
-
Татар теленнән IV Халыкара олимпиада 05.10.2015

"Татар теле. ИНФО "тарафыннан үткәрелгән IV Халыкара олимпиадада 5 сыйныфтан Нурлыгаянов Илгиз, 7сыйныфтан Нурлыгаянов Мансур, 9 нчы сыйныфтан Гыйлмуллин Илназ, 10 сыйныфтан Ямалетдинова Айзирәләр катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2015

Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Мәктәбебез ашханәсендә өлкәннәребез бәйрәм табыны артына жыелдылар. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.














