Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Батырлык дәресе 03.12.2015

Укучыларда патриотизм хисе һәм Ватанга карата мәхәббәт уяту максатыннан 3 нче декабрь көнне 7 класс укучыларына “ Батырлык дәресе” үткәрелде. Дәрес барышында балаларга патриотизм төшенчәсе аңлатылды, батырлык үрнәкләре күрсәткән совет һәм рус солдатлары турында презентация күрсәтелде.
-
"Җир йөзенең матурлыгы - әниләрдә" 02.12.2015

Мәктәбебездә әниләр көнен билгеләп үтү дәвам итә. 1 нче декабрь көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм әниләре катнашында “ Көннең яктылыгы - кояшта, күк йөзенең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең матурлыгы - әниләрдә” баш астында кичә үткәрелде. “Мизгел” һәм “Ярканат” командаларына бүленеп, әниләр арасында уен-бәйге үткәрелде. Кичә укучыларның да, әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
-
Итоговое сочинение в 11 классе 02.12.2015

Сегодня 9 выпускников нашей школы 11 класса будут писать итоговое сочинение, необходимое для допуска к ЕГЭ – 2016. Школьники будут писать работу- 3 часа 55 минут.
-
Математикадан сынап карау эшләре 02.12.2015

Бүген, ягъни 2нче декабрь көнне, 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Коррупциягә - юк дибез! 02.12.2015

Коррупция җәмгыятьтә таралган начар күренешләрнең берсе. Аны булдырмау, аңа каршы көрәш максатыннан 2 нче декабрь көнне 7 класс укучылары белән “ Коррупциягә - юк дибез!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
7 класста әниләр бәйрәме 01.12.2015

Матур традициягә кереп киткән “Әниләр көне” бәйрәме 30 нчы ноябрь көнне 7 нче класс укучылары тарафыннан үткәрелде. Бәйрәмгә килгән әниләргә концерт номерлары күрсәтелде, уеннар уйнатылды һәм укучылар үзләре эшләгән бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итте.
-
Әниләрне кадерлик 01.12.2015

28 ноябрь көнне 2 классларда “Әниләр бәйрәме” үткәрелде. Балалар “Әниләрне кадерлик” дигән сәхнә әсәре күрсәттеләр. Әниләргә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кичә балаларга да , әниләргә дә бик ошады
-
Политинформация 30.11.2015

7 класс укучылары һәр атнада дөньяда баручы вакыйгалар белән танышып баралар. Бу атнада Нурлыгаянов Мансур Россиядәге һәм Сирия дәүләтендәге вакыйгаларны иптәшләренә җиткерде.
-
Мәктәпкә врачлар килде 30.11.2015

Буген, ягъни 30 нчы ноябрь көнне мәктәбебез укучылары медицина күзәтүе үттеләр. Аларга “манту” пробасы ясалды.
-
Әнием минем бер генә 30.11.2015

28 нче ноябрь көнне 1-3 классларда ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә белем сыйфаты, тәртип, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды. Җыелыштан соң “Әнием минем бер генә” баш астында әниләр бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.














