Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Йолдызлык-2019" мәктәп туры 11.02.2019

6 нчы февраль көнне мәктәптә "Йолдызлык-2019" мәктәп туры булып узды. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Аларга алдагы турларда да уңышлар юлдаш булсын
-
"Рәсәй чаңгы юллары" 11.02.2019

9 нчы февраль Рәсәй чаңгы юллары" булып узды. бу чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Һәркем үзен сынап карады.
-
"Әлифба" бәйрәме. 11.02.2019

9 нчы февраль көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме гөрләде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр катнашты. Чараны башлангыч сыйныф укытучысы Ибраһимова Р.Р. оештырды. Бу атнада 1 нче сыйныф укучылары каникулда ял итә.
-
"Россия патриотларын үстерәбез
07.02.2019
6 февраль көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе базасында "Россия патриотларын үстерәбез «II Республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль туры үткәрелде. Әлеге чарада 22 мәктәптән 110 Яшь патриот катнашты. Катнашучыларны район хәрби комиссары майор Л. С. Әхмәтҗанов сәламләде.
9 нчы сыйныф укучысы Шәрәфуллин Таһир армреслинг ярышында 3 нче урынны алды -
Физика фәненнән төп дәүләт имтиханын биреп карау 06.02.2019

4 нче февраль көнне Бүләк лагеренда 9 нчы сыйныф укучылары физика фәненнән төп дәүләт имтиханы биреп карадылар. Монда безнең мәктәптән 3 укучы катнашты. Алар барысы да имтиханнарын уңышлы бирделәр. Укытучылары Гыйльфанова Ф.А.
-
"Гыйлем" үзәгеннән бүләк 05.02.2019

"Гыйлем" үзәге татар авыл мәктәпләрен үстерүгә багышланган "Киләчәк мәктәпләре" программасын башлап җибәрә. Әлеге программа кысаларында "ярдәмгә лаек" татар авыл мәктәпләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм аларны фән ияләре канаты астына алу каралган.
"Киләчәк мәктәпләре" программасы кысаларында алдынгы татар авыл мәктәпләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм аларны фән ияләре канаты астына алу күздә тотыла. Беренче булып "Гыйлем" берләшмәсе Иске Кормаш авылы мәктәбенә җиһазлар бүләк итте. Безнең мәктәбебезне зурлап, шундый зур бүләкләре өчен мәктәп коллективы исеменнән Айдар Шәйхинга һәм аның командасына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. -
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары 01.02.2019

30 нчы гыйнвар көнне Кыркаентүбә башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының "Кече яшьтәге укучыларда мәгълумати компетентлык формалаштыруда төп шарт буларак текст белән эшләү" дигән тема буенча район семинары булды. Башлангыч сыйныф укытучысы Зарипова Луиза Мирзахәниф кызы 2-3 нче сыйныфларда әйләнә - тирә дөнья дәресендә "Хәвеф-хәтәрле урыннар. Өйдәге хәвеф-хәтәр" дигән ачык дәрес күрсәтте. Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучылары Рәшитова А., Нуретдинова Г., Рәшитов И., Бакиров Н. һәм Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары Зиязетдинова Г., Лапшина А., Кыркаентүбә башлангыч сыйныф укучысы Зарипов Р. төрле темаларга проектлар якладылар. Аларның проект җитәкчеләре: Хөснетдинова В., Газизова Д., Зарипова Л. Семинар бик эшлекле үтте. Семинарны оештыручы барлык башлангыч сыйныф укучыларына зур рәхмәт.
-
Әкияттә кунакта 01.02.2019

2019нчы ел - Россиядә театр елы. Шул уңайдан Кыркаентүбә башлангыч мәктәбе укучылары һәм ата-аналары Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкияттә катнашучы барлык артистларга зур рәхмәт.
-
Якташ шагыйребез белән очрашу 01.02.2019

30 нчы гыйнвар көнне Кыркаентүбә мәктәбендә якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь Фидаил Мәҗитов укучылар һәм укытучылар белән очрашты.
-
Прием заявлений в 1 класс 01.02.2019

Вниманию родителей (законных представителей)!
Прием заявлений в первый класс для гражданначинается 1 ФЕВРАЛЯ и осуществляется до 30 июня.
При себе иметь следующие документы:
- Документ, удостоверяющий личность заявителя, для установления факта родственных отношений и полномочий законного представителя..
- Свидетельство о рождении ребенка, поступающего в 1 класс.
- Свидетельство о регистрации ребенка (по месту пребывания) на закрепленной за общеобразовательным учреждением территории.
Для зачисления в школу воспользуйтесь Порталом государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru). Для получения услуги необходимо наличие учетной записи ЕСИА не ниже второго уровня (Стандартная учетная запись ЕСИА).







