Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бөтенрәсәй экологик өмә/ Всероссийский экологический субботник 25.04.2019

20 нче апрель көнне мөктәптә "Бөтенрәсәй экологик өмә" акциясе үткәрелде. Барлык укытучылар, укучылар да буакциядә актив катнашты. Мәктәп территориясе, һәм юл буе посадкасы чүптән, корыган агач ботакларыннан арындырылды.
20 апреля на территории нашей школы прошел Всероссийский экологический субботник. В данной акции участвовали все учителя и ученики нашей школы. Приводили в порядок школьную территорию, посадку. Собрали мусор, выпиливали старые сучки деревьев и кустарников.
-
"Чиста чишмә" акциясе/ Акция "Чистый родник" 25.04.2019

25 нче апрель көнне 1-4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ибраһимова Р.Р., Газизова Д.М. белән берлектә "Чиста Чишмә" акциясендә катнаштылар. Авыл эчендәге чишмәне чистартуда үзләренең көчләрен кызганмыйча эшләделәр. Чишмә буендагы территорияны чүпләрдән арындырдылар.
25 апреля после уроков ученики 1-4 классов с классными руководителями Ибрагимовой Р.Р. и Газизовой Д.М. провели акцию "Чистый родник". Учениками выполнен очистка территории родников от бытового мусора.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 24.04.2019

Тукай атналыгы кысаларында авыл китапханәсендә "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән темага укучылар арасында "Тамчы шоу" уздырылды. Беренче өлештә укучылар театр тарихы, татар театрлары, артистлары белән таныштылар. Икенче өлештә 7 һәм 8 нче сыйныф уукчылары үзара көч сынашты. Чара бик күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Авыл китапханәчесе Нәгыймова Гөлсәриянең һәм мәктәпнең үзара тыгыз элемтәдә эшләвенең бер адымы.
-
"Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" 17.04.2019

2019 елның 16 апрелендә "Балалар иҗаты үзәге" базасында 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә "Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" дигән район конкурсы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары Редьярд Киплингның "Маугли" әсәрен сәхнәләштерде. Җитәкчесе Галиева Л.М.
-
Сыерчыкларга бүләк 17.04.2019

“Эко-яз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырыла. Безнең мәктәп тә бу чарада бик теләп катнашты.
Сыерчык оясын ясаган Вәлиев Таһир белән педагог-организатор Юнысова , үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә килде.
Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды.
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.
-
"Математик кафе" 17.04.2019

10-20 нче апрель көннәрендә мәктәптә математика-физика атналыгы бара. 16 нчы апрель көнне 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Математик кафе" дигән ачык чара үткәрелде. Чараны математика укытучысы Фазлыева Л.М. оештырды. 7 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
Инглиз теле буенча төбәкара семинар 17.04.2019

17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнашты.
Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады. Шулай ук педагогларның методик эшкәртмәләре тупланган җыентык әзерләп бастырылып, рецензияләнеп тапшырылды. Семинарда безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Галиева Л.М катнашты.
-
Соревнования по волейболу
17.04.2019
С целью развития и популяризации волейбола, привития учащихся интереса к этому зрелищному виду спорта, пропаганды здорового образа жизни и привлечения учащихся к систематическим занятиям физической культурой 13 апреля отделом по делам молодёжи, спорту и туризму Исполнительского комитета были проведены районные соревнования по волейболу среди учащихся общеобразовательных школ Актанышского МР РТ. Из нашей школы участвовало команда девушек. Девушки нашей школы стали победителями.Учитель – Зиязетдинов Хатип Хаккыевич. Мы их поздравляем и желаем в дальнейшем больших успехов!
-
Урок Цифры 16.04.2019

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «цифрлы икътисад» АКБО белән берлектә, 2019 елның 15 апреленнән 19 апреленә кадәр «Урок цифры» Бөтенроссия чарасы кысаларында «Проектлар белән идарә итү»темасына дәрес үткәрелә.
Дәрес 1-9 сыйныф укучыларына адреслана, укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук аларны мәгълүмати технологияләр өлкәсендә профориентацияләүгә юнәлдерелгән. Дәрес кысаларында укучылар проект эшчәнлегенең нәрсә икәнен, проектларның нинди билгеләре булуын һәм аларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге спецификасының нидә икәнлеген белә алалар, шулай ук проект җитәкчелегендә онлайн-тренажерда үз көчләрен сынап карыйлар.
Бүген әлеге дәрес безнең мәктәптә 7 класс укучылары өчен үткәрелде. Укучылар белән видеоролик каралды, әңгәмә уздырылды һәм тренажёрда эшләп карау булды. Укучылар дәрестә зур кызыксыну белән катнаштылар
-
"Эковесна-2019" 15.04.2019

Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучылары 13 нче апрель конне үзләренең мәктәп яны территорияләрен чистартуда катнаштылар.







