Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Эковесна-2019" 15.04.2019

Кыркаентүбә башлангыч мәктәбе укучылары 13 нче апрель конне үзләренең мәктәп яны территорияләрен чистартуда катнаштылар.
-
Юрий Гагарин белән 108 минут 13.04.2019

12 нче апрель "Космонавтика көне" уңаеннан мәктәбебездә "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясенә кушылып "Галәм киңлекләре!" дигән тематик чараны физика укытучысы Гыйльфанова Ф. Ә.үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренә бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
"Без бергә"халык иҗаты конкурсы
13.04.2019
10 апрель көнне Актаныш муниципаль районында «Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы узды. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнары катнашты. Конкурс җиде номинациядә: “Хореография”, “Халык вокалы”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль», «Сәнгатьле сөйләм”, “Мода театры”, “Иҗади гаилә”, ә “Россия сувенирлары” күргәзмә-ярминкәсе “Декоратив-гамәли эшләнмә”, “ТР муниципаль районнары арасында иң яхшы күргәзмә экспозициясе” номинацияләрендә һәм махсус “Оста гаилә династиясе” номинациясендә узды. Безнең мәктәптән "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә 7класс укучысы Фаррахова Таңсылу катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе Мәрданова Ә.Ә. Без аңа җиңүләр теләп калабыз!
-
Баскетбол ярышы
10.04.2019
6 нчы апрель көнне "Батыр" спорткомплексында төп гомуми мәктәпләр арасында баскетбол ярышы узды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы район баскетбол ярышында 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчесе - физкультура укытучысы Зиязетдинов хатип Хаккый улы. Молодцы!
-
"Бәллүр бишек" 06.04.2019

Бүген яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә "Бәллүр бишек" конкурсы бара. Анда мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучылары Фәррахова Таңсылу һәм Кәшбразыева Гүзәл, укытучылары Мәрданова Ә.Ә. белән катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Баскетбол зона ярышлары 05.04.2019

3 нче апрель көнне мәктәптә кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең ике командасы да җиңү яулап, Актанышта узачак финал ярышларына чыктылар.укытучылары Зиязетдинов Х.Х. Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Авыл башлыклары семинары 03.04.2019

2 нче апрель көнне җирлегебездә Актаныш районы авыл советы җитәкчеләренең семинары булып узды. Алар мәктәптә "Туган як" һәм З.Басыйров, Ә. Сәфәргалин, В.Маликов иҗаты музеенда булдылар.
-
Хакимият башлыгы призына көрәш 30.03.2019

27-28 нче март көннәрендә "Батыр" спорткомплексында район хакимияте башлыгы призы кубогына көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышта Шәрәфуллин Таһир икенче урынны алды. Мәктәп командасы лаеклы өченче урынга ия булды. Команда составында 4 нче сыйныф укучылары Вәлиев Таһир һәм Мәрданов Илзат, 9 нчы сыйныф укучылары Шәрәфуллин Таһир һәм Фазлыев Гадел. Тренелары Сираев Раил. Аларны чын күңелдән бу җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Инглиз теле буенча "Эрудит" олимпиадасы 30.03.2019

23 нче март көнне "Бүләк"тә инглиз теле буенча "Эрудит" олимпиадасы булып узды. Бу олимпиадада 2 нче сыйныфтан Фәрдиева Лияна, Гизамова Сөембикә, 3 нче сыйныфтан Галиева Диләрә, Мадъярова Зифа, 4 нче сыйныфтан Зиязетдинова Гүзәл катнашты. Укытучылары Галиева Ләйсән.
-
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция 30.03.2019

29 нчы март көнне Казан шәһәренең 81 нче санлы мәктәбендә XVII регионара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды Монда безнең мәктәп укучылары Вәкилова Ләйлә- физика, укытучысы Гыйльфанова Ф.А. һәм Гарифуллина Рузилә- биология, укытучысы Аскарова Р.С. катнашып грамотага ия булып кайттылар. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.







