Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Кыш Бабай призына көрәш ярышы/Национальная борьба на приз Деда Мороза 09.01.2024

6 нчы гыйнвар көнне "Батыр" спорткомплексында Кыш Бабай призына милли көрәш ярышы узды. 9 нчы сыйныф укучысы Исламов Гадел 55 кг авырлыкта 2 нче урынга ия булды. Чын күңелдән Гаделне бу уңышы белән котлыйбыз. Алда да күп җиңүләр телибез.
6 января в спорткомплексе "Батыр" прошли соревнования по национальной борьбе на приз Деда Мороза. Ученик 9 класса Исламов Гадель занял 2-е место в весовой категории 55 кг. Искренне поздравляем Гаделя с этим успехом. Желаем в дальнейшем много побед.
-
"Яңа ел уенчыгы"/"Новогодняя елочная игрушка" 30.12.2023

"Яңа ел чыршы уенчыгы" муниципаль кул эшләре конкурсы узды. Безнең мәктәп гаиләләре әлеге конкурста катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар. Вәлиевлар "Аждаһа" номинациясендә-3, Зариповлар "Карбабай" һәм "Чыршы" номинацияләрендә 1 урынны яуладылар
Прошел муниципальный конкурс поделок "Новогодняя елочная игрушка". Семьи нашей школы участвовали в этом конкурсе и заняли призовые места. Валиевы заняли 3 место в номинации "Дракон", Зариповы 1 место в номинациях "Снеговик" и "Елка"
-
Бал маскарад 30.12.2023

29 нчы декабрь көнне мәктәптә бал маскарад үткәрелде. Мәктәптә алдынгы укучыларны, олимпиада җиңүчеләрне котлау булды. Бәйрәм төрле уеннар, концерт номерлары белән барды.
29 декабря в школе состоялся бал-маскарад. В школе состоялось чествование отличников, победителей олимпиад. Праздник сопровождался играми, концертными номерами.
-
Яңа ел белән! 30.12.2023

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Сезгә һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез.Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын! -
Туклану сыйфатын тикшерү/Контроль за качеством питания 28.12.2023

27 нче декабрь көнне мәктәп ашханәсендә сыйфат контроле үткәрелде. 5 нче сыйныф укучысының әти-әнисе Уразаева И. ризыкның сыйфатын, меню буенча туры килүен контрольдә тотты, чисталыкны тикшерде. Ул пешкән ризыкларны татып карады һәм бик канәгать калды.
27 декабря в школьной столовой был проведён контроль качества. Родитель ученицы 5 класса Уразаева И. проконтролировал качество блюд, соответствие меню, санитарное состояние зала. Сама попробовала приготовленные блюда и осталась очень довольной
-
"Ел укытучысы-2023"/"Учитель года-2023" 28.12.2023

"Ел укытучысы-2023" бәйгесенең муниципаль туры тәмамланды. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы 2 нче урынны алды. Чын күңелдән Диләфрүзне бу җиңүе белән котлыйбыз. Алда тагын да зур уңышларга ирешергә язсын.
Завершился муниципальный тур конкурса "Учитель года-2023". Учитель начальных классов нашей школы Газизова Диляфруз Мирхатовна заняла 2 место. Искренне поздравляем Диляфруз с этой победой. Пусть впереди еще ждут большие успехи.
-
"Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз"/"Говорим и поем по-английски" 26.12.2023

21нче декабрь көнне, Актанышның Балалар иҗат үзәгендэ "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" дигән конкурс булып үтте. 8нче сыйныф укучылары Рашитов Илнур белән Харисов Азат тирән эчтәлекле шигырь белән чыгыш ясап 3 нче урынга ия булдылар. Укытучылары Галиева Л.М. Котлыйбыз.
21 декабря в Актанышском Центре детского творчества прошел конкурс "Говорим и поем по-английски". Учащиеся 8-х классов Рашитов Ильнур и Харисов Азат выступили со стихотворением глубокого содержания и заняли 3-е место. Учитель-Галиева Л. М. Поздравляем
-
Туристик карталар конкурсы/Конкурс туристических карт 26.12.2023

Безнең мәктәп "Актаныш муниципаль районының туристик маршрутлары" проекты кысаларында район туристик карталар конкурсында катнашты һәм 2 урынны алды
Наша школа участвовала и заняла 2 место в районном конкурсе туристических карт в рамках проекта "Туристические маршруты Актанышского муниципального района"
-
Актаныш районы Башлыгы Чыршы бәйрәме/Елка Главы Актанышского района 25.12.2023

24 нче декабрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узган тантанада 100 укучыбыз бүләкләнде. Күңелле бәйрәм чарасы, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамаша белән башланып китте. Алар Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әкиятен сәхнәләштерде. Бу матур чарада безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Исламов Гадел катнашты.
24 декабря в районном Доме культуры имени Альфии Авзаловой состоялось торжественное награждение 100 учащихся. Началось все с веселого праздничного мероприятия, театрального представления, подготовленного работниками культуры. Они поставили сказку Фатиха Карима "Гармонист медведь и поющая обезьяна". В этом замечательном мероприятии принял участие ученик 9 класса нашей школы Исламов Гадель.
-
Район хакимияте башлыгы белән түгәрәк өстәл/Круглый стол с главой администрации района 22.12.2023

21 декабрь көнне "Ел укытучысы- 2023" бәйгесе финалистлары район хакимияте башлыгы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә чакырылдылар. Ленар Рафак улы белән укытучылар арасында җылы әңгәмә уздырылды. Бу очрашуда безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Диләфрүз катнашты.
21 декабря финалисты конкурса "Учитель года-2023" были приглашены на круглый стол с главой администрации района. С Ленаром Рафаковичем была проведена теплая беседа учителей. На этой встрече участвовала учитель начальных классов Газизова Диляфруз.







