Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Киләчәкне сайлыйбыз!" парламент дәресе/Парламентский урок "Выбираем будущее!" 22.02.2024

21 февраль көнне, сайлаулар алдыннан, 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды, ул Татарстан Республикасында күптәннән традициягә әверелде. Быел парламент дәресе темасы "Киләчәкне сайлыйбыз!". Аны үткәрү укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, гражданлык, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә карашны формалаштыруга ярдәм итә. "Парламент дәресе - 2024" булачак сайлаучыларның игътибарын хакимиятнең легитимлыгының һәм гражданлык үзенчәлегенә ирешүнең аерылгысыз элементы буларак сайлауларда катнашуның мөһимлегенә юнәлтергә тиеш. Дәресне җирлек депутаты Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы үткәрде. Ул өлкән сыйныф укучыларына сайлаулар барлыкка килү тарихы, сайлау хокукы һәм сайлау процессы, шулай ук сайлау хокукы принциплары турында сөйләде.
21 февраля, в преддверии выборов, состоялся парламентский урок для учащихся 8-9 классов, ставший уже традиционным в Республике Татарстан. Тема парламентского урока в этом году "Выбираем будущее!". Его проведение способствует формированию политико-правовой культуры обучающихся, пониманию роли граждан в социально-политической жизни общества и их избирательной активности, формированию взглядов на воспитание таких качеств, как ответственность перед гражданством, обществом, страной. "Парламентский урок-2024" призван обратить внимание будущих избирателей на важность участия в выборах как неотъемлемого элемента легитимности власти и достижения гражданской идентичности. Урок провела депутат поселения Фазлыева Лейсан Мирфаязовна. Она рассказала старшеклассникам об истории возникновения выборов, избирательном праве и избирательном процессе, а также принципах избирательного права.
-
"Йолдызлык-2024" җиңүчеләре 22.02.2024

22 нче февральдә "Йолдызлык-2024" район туры узды. Бик күп укучыларыбыз уңышларга иреште. Вокал соло номинациясендә Фәрдиева Лияна, Чернов Марсель, Гәрәева Зәлинә 2 нче дәрәҗә, шигырь номинациясендә Сәүбәнова Мәрьям 3 нче дәрәҗә, Мәрданов Сәйдәш 2 нче дәрәҗә, конферанс номинациясендә Фәрдиева Лияна һәм Мадъярова Зифа, кызлар вокале һәм кечкенәләр биюе 3 нче дәрәҗә лауреат, уртанчылар биюе 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Котлыйбыз!
-
Юбилеең белән!!! 21.02.2024

Иске Кормаш мәктәбендә озак еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән хезмәттәшебез Ибраһимова Роза Рифкать кызының 21 нче февральдә туган көне!
Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.Иң изге теләкләр белән Иске Кормаш мәктәбе коллективы
-
Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу/Встреча с односельчанами, проходившими службу в Афганистане 20.02.2024

Иске Кормаш мәктәбендә М.Ардуанов исемендәге Юнармия отряды егет-кызлары Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз Хамматуллин Фикус һәм Кәримов Марат белән очрашу оештырды. Чара тарихи вакыйгаларны искә төшерү, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташларыбыз, авылдашларыбызны барлау, үлгәннәрнең якты истәлеклекләрен бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Яңадан кунакларыбызны Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлап, концерт номерлары күрсәттек. Чара ахырында бергәләп фоторәсемгә төштек. Аннары ветераннарыбызга мәктәбебезнең музее буенча экскурсия үткәрдек. Патриотик бүлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне дә искә алдык.
В Старокурмашевской школе ребята из юнармейского отряда им.Мирсаита Ардуанова организовали встречу с односельчанами, проходившими службу в Афганистане, Хамматуллиным Фикусом и Каримовым Маратом. Мероприятие началось с минуты молчания в честь погибших на войне, с воспоминаний исторических событий. Мы вновь поздравили наших гостей с праздником защитников Отечества и показали концертные номера. В конце мероприятия мы вместе сфотографировались. Затем мы провели для ветеранов экскурсию по школьному музею. В патриотическом отделе вспомнили наших ребят, участвующих в специальной военной операции.
-
Һәйкәлләрне чистарту буенча "Кар десанты" акциясе/Акция «Снежный десант» по очистке от снега памятников 19.02.2024

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 2024 нче елның 18 нче февралендә Иске Кормаш мәктәп укучыларына авылларда урнашкан Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәйкәлләрен кардан чистарту буенча «Кар десанты» акциясе игълан ителде. Иске Кормаш, Кыркаентүбә, Яңа Балтач, Иске Балтач авылларында укучылар авыл һәйкәлләрен кардан чистарттылар. Акциядә катнашкан укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез: "Афәрин, кызлар-егетләр! Безнең хәтер - ул безнең эшләр!»
В рамках военно-патриотического месячника 18 февраля 2024 года учащимся Старокурмашевской школы объявлена акция «Снежный десант» по очистке от снега памятников воинам Великой Отечественной войны, расположенных в населенных пунктах. В селах Старое Курмашево, Кыркаентюба, Новое Балтачево, Старое Балтачево школьники очистили от снега памятники села. Выражаем слова благодарности учащимся, принявшим участие в акции: "Молодцы, ребята! Наша память - это наше дело!»
-
"Мөһим сөйләшүләр"/"Разговоры о важном" 19.02.2024

19 нчы февральдә уздырылган сыйныф сәгате "Ватанны саклаучылар көне" дигән темага булды
Классный час, проведенный 19 февраля, был на тему "День защитника Отечества"
-
"Әлифба бәйрәме"/"Праздник Элифбы" 17.02.2024

Мәктәптә бик матур чара – 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәме” үтте. Укучылар төрле сынаулар алдында югалып калмадылар. Нәфис сүз, күмәк җыр башкардылар. Табышмакларга җавапларны бик төгәл таптылар. Укытучылары Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы аларга уңышлар теләде, бүләкләрен тапшырды, әти – әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
В школе прошло замечательное мероприятие – "Праздник Элифбы" учащихся 1 класса. Ученики не растерялись перед различными испытаниями. Исполнили художественное слово, коллективную песню. Ответы на загадки были очень точными. Учитель Газизова Диляфруз Мирхатовна пожелала им успехов, вручила подарки, выразила слова благодарности родителям
-
15 февраль - Муса Җәлил көне/15 февраля - День Мусы Джалиля 16.02.2024

15 февраль - Муса Җәлил көне. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Һәр укучы аның иҗатыннан үзләренә ошаган бер әсәрен өйрәнеп килеп, иптәршләре алдында чыгыш ясады. Ахырдан иң-иңнәр Җиңүче дипломнары белән бүләкләнде
15 февраля-День Мусы Джалиля. В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" прошел конкурс художественного слова на стихи Мусы Джалиля. Каждый ученик выучил из его творчества понравившееся произведение и выступил перед товарищами. В завершение лучшие были награждены дипломами победителей
-
Информатика укытучылары семинары/Семинар учителей информатики 16.02.2024

15 февраль көнне информатика укытучысы Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы Теләкәй мәктәбендә узган информатика укытучылары район семинарында катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайтты
15 февраля учитель информатики Фазлыева Лейсан Мирфаязовна приняла участие в районном семинаре учителей информатики, прошедшем в МБОУ "Телякеевская СОШ"
-
Химия-биология укытучылары семинары/Семинар учителей биологии-химии 16.02.2024

15 февраль көнне Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы катнашында "Биология-химия дәресләрендә укучыларда кызыксыну уяту алымнары" темасы буенча районның биология-химия укытучылары киңәшмәсе үтте.
Әлеге очрашуда фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мастер-класслар һәм гамәли күнекмәләр белән үрелеп барды. Безнең химия - биология укытучысы Әскарова Рәмилә Ситдиковна да катнашты15 февраля на базе Актанышской первой средней общеобразовательной школы состоялось совещание учителей биолого-химии района с участием начальника Управления образования Шакировой Ранизы Митьяновны на тему "Методы стимулирования интереса учащихся на уроках биолого-химии". На этой встрече обмен мнениями и опытом прошел через мастер-классы. На данном мероприятии участвовал учитель химии и биологии Аскарова Рамиля Ситдиковна







