Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Каләм көче белән салынган эз"/"След, заложенный силами пера" 29.02.2024

Озак еллар буе Иске Кормаш мәктәбендә балаларга белем биргән, шагыйрә, дүрт китап авторы, тыл ветераны - Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың тууына 100 ел булу уңаеннан "Каләм көче белән салынган эз" исемле бик матур чара үтте. Кичәгә "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсеннән Лилия Шәйгарданова, Рәсимә Зарипова, Тәгъзимә апаның туган авылы Теләкәйдән кунаклар, улы Рәшит, килене Гөлнур, авылдашлар, хезмәттәшләре - гомумән аылыбызның ак әбиен хөрмәт итүчеләр килгән иде. Кичәдә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың шигырьләренә язылган җырлар, истәлекле вакыйгалар, аның матур шигырьләре яңгырады.
К 100 - летию со дня рождения Т. Мухаметдиновой -поэтессы, автора четырех книг, ветерана тыла, долгие годы преподававшей в Старокурмашевской школе, прошло замечательное мероприятие "След, заложенный силами пера". На вечер были приглашены Лилия Шайгарданова, Расима Зарипова из литературного объединения "Агыйдел дулкыннары", гости из родной деревни ТелякаевоТагъзимы Мухаметдиновой, сын Рашит, невестка Гульнур, односельчане, коллеги - в целом почитатели её творчество. На вечере прозвучали песни на стихи Тагъзимы Мухаметдиновой, воспоминания памятных событий, ее красивые стихи.
-
Иске Кормаш "Миләшкәй" балалар бакчасы уңышлары 27.02.2024

Иске Кормаш "Миләшкәй" балалар бакчасы "Йолдызлык -2024" районкүләм фестивалендә зур уңышларга ирештеләр. Хаҗиев Әделхан - вокал -соло, Рәшитова Мәрьям - нәфис сүз, кызлар Бритвина Аделина, Зарипова Румия, Рәшитова Мәрьям эстрада биюе номинацияләрендә 3 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Җитәкчеләре - Лилия Фәрдиева.
-
"Йолдызлык-2024"/"Созвездие-2024" 27.02.2024

"Йолдызлык-2024" фестиваленең район этабында безнең мәктәп 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз. Укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт.
На районном этапе фестиваля "Созвездие-2024" наша школа заняла 2 место. Поздравляем. Большое спасибо учащимся, учителям.
-
"Мөһим сөйләшүләр"/"Разговоры о важном" 26.02.2024

26 нчы февральдә уздырылган сыйныф сәгате Бөтендөнья яшьләр фестивале" дигән темага булды. Укучылар фестивальнең гимны, талисманы, эмблемалары белән таныштылар
Классный час, проведенный 26 февраля, был на тему "Всемирный фестиваль молодежи". Учащиеся познакомились гимном, эмблемой и талисманом фестиваля.
-
"Ягез әле, егетләр"/"А ну - ка, парни" 23.02.2024

22 февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе узды. Патриотик айлык кысаларында узган бу чарага егетләребез төрле яктан сыналды.
22 февраля в школе прошел конкурс" А ну-ка, ребята". На этом мероприятии, которое прошло в рамках патриотического месячника, наши ребята прошли испытание со всех сторон.
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2024

Хөрмәтле ир-егетләребез! 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
-
21февраль - Халыкара туган телләр көне 22.02.2024

21февраль - Халыкара туган телләр көне. Мәктәптә шул уңайдан 5-9 класс укучылары белән квест уены оештырдык. Укучылар туган телләренең бай, киңкырлы, камил тел икәненә тагын бер кат төшенделәр. Бердәмлек, тизлек, белем ягыннан сыналдылар һәм сынатмадылар
-
"Киләчәкне сайлыйбыз!" парламент дәресе/Парламентский урок "Выбираем будущее!" 22.02.2024

21 февраль көнне, сайлаулар алдыннан, 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды, ул Татарстан Республикасында күптәннән традициягә әверелде. Быел парламент дәресе темасы "Киләчәкне сайлыйбыз!". Аны үткәрү укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, гражданлык, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә карашны формалаштыруга ярдәм итә. "Парламент дәресе - 2024" булачак сайлаучыларның игътибарын хакимиятнең легитимлыгының һәм гражданлык үзенчәлегенә ирешүнең аерылгысыз элементы буларак сайлауларда катнашуның мөһимлегенә юнәлтергә тиеш. Дәресне җирлек депутаты Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы үткәрде. Ул өлкән сыйныф укучыларына сайлаулар барлыкка килү тарихы, сайлау хокукы һәм сайлау процессы, шулай ук сайлау хокукы принциплары турында сөйләде.
21 февраля, в преддверии выборов, состоялся парламентский урок для учащихся 8-9 классов, ставший уже традиционным в Республике Татарстан. Тема парламентского урока в этом году "Выбираем будущее!". Его проведение способствует формированию политико-правовой культуры обучающихся, пониманию роли граждан в социально-политической жизни общества и их избирательной активности, формированию взглядов на воспитание таких качеств, как ответственность перед гражданством, обществом, страной. "Парламентский урок-2024" призван обратить внимание будущих избирателей на важность участия в выборах как неотъемлемого элемента легитимности власти и достижения гражданской идентичности. Урок провела депутат поселения Фазлыева Лейсан Мирфаязовна. Она рассказала старшеклассникам об истории возникновения выборов, избирательном праве и избирательном процессе, а также принципах избирательного права.
-
"Йолдызлык-2024" җиңүчеләре 22.02.2024

22 нче февральдә "Йолдызлык-2024" район туры узды. Бик күп укучыларыбыз уңышларга иреште. Вокал соло номинациясендә Фәрдиева Лияна, Чернов Марсель, Гәрәева Зәлинә 2 нче дәрәҗә, шигырь номинациясендә Сәүбәнова Мәрьям 3 нче дәрәҗә, Мәрданов Сәйдәш 2 нче дәрәҗә, конферанс номинациясендә Фәрдиева Лияна һәм Мадъярова Зифа, кызлар вокале һәм кечкенәләр биюе 3 нче дәрәҗә лауреат, уртанчылар биюе 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Котлыйбыз!
-
Юбилеең белән!!! 21.02.2024

Иске Кормаш мәктәбендә озак еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән хезмәттәшебез Ибраһимова Роза Рифкать кызының 21 нче февральдә туган көне!
Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.Иң изге теләкләр белән Иске Кормаш мәктәбе коллективы







