Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Район китапханәчеләре семинары 12.10.2016

Район китапханәчеләре семинарында китапханәчебез Халимова Л. катнашты. Ул укытучыларны электрон дәреслекләрнең уңайлы ягы белән таныштырды.
-
ОГЭга әзерлек
10.10.2016
Белемнәрен тикшерү максатыннан 10 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә 9 нчы сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы биреп карадылар. Чираттагы имтиханга уңышлар телибез
-
Хәтер вахтасы узды 08.10.2016

6 нчы октябрьдә район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы мемориал – музее һәм Сугышчан Дан Клубы җитәкчесе М.Ю.Черепанов, Казан шәһәре Яңа Савин районы 38 нче мәктәп укучылары һәм җитәкчеләре Хәтер вахтасы уздырдылар. Аларның төп максаты – районнан сугышка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнарның яуда вафат булуларын, исемнәрен ачыклап, төп документны балаларына яки якын туганнарына тапшыру. Бу чарада мәктәп директоры Газизов Ф.Ф., педагог - организатор Юнысова Г.Г., тарих укытучысы Газизов Г.Ф. катнаштылар.
-
Грамоталы уку 06.10.2016

5 нче сыйныф укучылары мониторинг эшләүләрен дәвам итәләр.Бүген грамоталы уку буенча белемнәрен тикшерделәр.
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Кадерле укытучылар, сезне олуг бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!
Сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!
Укытучыларга бездән чиксез рәхмәт !
Сезнең гадел, җаваплы эшкә
Юлдаш булсын гомерлеккә — хөрмәт
Билгесе дә булсын тик — бишкә !Сез укыткан укучылар
-
Миләш җыю. 05.10.2016

Укучылар бик теләп миләш җыйдылар.
-
Гражданнар оборонасы буенча тренировкалар 03.10.2016

4-6 октябрь көннәрендә Актаныш районында Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкалары уза.Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда ликвидацияләүне тиешенчә оештыру өчен гражданнар оборонасы буенча саклык чаралары, Иске Кормаш мәктәбендә мәктәп директоры Фидан Фирдависович һәм ОБЖ укытучысы Газизов Гадел җитәкчелегендә даими үткәрелеп тора.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 03.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
-
Сынап карау имтиханы 03.10.2016

1,2 ноябрь көннәрендә 9 класс укучылыры рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
-
Район семинары. 30.09.2016

30 сентябрьдә районның тарих һәм җәмгыять фәне укытучылары семинары Киров урта белем бирү мәктәбендә узды. Тарих фәне укытучысы Магданова Гүзәл Хәлил кызы 6 класслар белән "Ярослав Мудрый Русь дәүләтендә" темасы астында ачык дәрес, ә җәмгыять фәненнән Касыймов Ришат Мансур улы 9 классларда "Идарә формалары" исемле дәрес күрсәттеләр. Яңадан район укытучылары Туган як музеена сәяхәт кылдылар.
Районның тарих, җәмгыять фәне укытучыларының киңәшмәсе түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Гимназия укытучысы Абдуллина М.М., РМО җитәкчесе Сафиуллин Р.Н., район методисты Кадыйрова Л.Р. чыгыш ясадылар.Мәктәпнең һәр ике укытучысына дә югары бәя бирделәр, укучыларга уңышлар теләделәр.







