Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә. 26.11.2016

-
Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! 26.11.2016

Иске Кормаш мәктәбе дирекциясе
Әниләр көне уңаеннан котлавы
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.
Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә әниләр уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.
Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы.
Бүген без күп балалы һәм тәрбиягә алып бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез, әни вазыйфасын районның җәмәгатьчелек тормышы, хезмәт белән уңышлы үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.
Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәм көнендә безнең җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә балаларыгызның яратуы, хөрмәте, саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сәламәт, талантлы, сезне яратып, игътибарлы булып үссеннәр.
-
“КЭС-БАСКЕТ” егетләр командалары арасында баскетбол ярышы. 25.11.2016

“КЭС-БАСКЕТ” егетләр командалары арасында баскетбол ярышы бүген яки 25 ноябрь җомга көнне “Иман” спорт комплексында уза. Иске Кормаш мәктәбе егетләренә уңышлар телибез! Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.
-
ГО ЧС буенча бер көнлек өйрәтү семинары 24.11.2016

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең 22 ноябрь № 377-ОД приказы нигезендә 24 ноябрь көнне безнең мәктәптән Ибрагимова Роза һәм Хөснетдинова Вәсилә Чаллы шәһәрендә ГО ЧС буенча бер көнлек өйрәтү семинарында катнаштылар.
-
Физика укытучыларының район семинары 23.11.2016

23 ноябрь көнне безнең мәктәптә физика укытучыларының "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекне якын килүне тормышка ашыру" темасына район семинары үткәрелде. Семинарда мәктәпнең физика укытучысы Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы 9 класста "Турысызыклы һәм кәкресызыклы хәрәкәт" темасына ачык дәрес , "Чәй табыны артында" дигән физик кичә күрсәтте. РМО планы буенча киңәшмә, фикер алышу булды. "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыру" темасына чыгыш тыңланды. Безнең мәктәптән физика укытучысы Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы катнашты.
-
Инглиз теленнән мониторинг 22.11.2016

22 ноябрь көнне 4,6,8 класс укучылары инглиз теленнән мониторинг үттеләр. Укучылар 45 минут вакыт аралыгында 20 бирем эшләделәр. 1-15 биремнәр тест формасында, 16-20 биремнәр текст белән эшләүне күздә тотып төзелгән иде.
-
Олимпиада
19.11.2016
Результат олимпиады в начальных классах по математике: ученик 4 класса Ибрагимов Хайдар набрал 15 баллов ( максимальный балл-100) . Желаем дальнейших успех в учебе.
-
Олимпиада
17.11.2016
Фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланып китте. Дәресләрдән соң мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлеге белән беррәттән, олимпиадаларга әзерлек дәвам итә. 16 ноябрь көнне укучылар тарих фәне буенча олимпиадада катнашырга да өлгерде.
-
Русский Медвежонок
15.11.2016
Бүген мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Җитәкчеләре: Исламова А.А., Газизова Ф.Р.
-
СанПИН укулары
12.11.2016
Педагоглар өчен<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"="">Укуда йогышлы авырулардан саклану кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.







