Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Математик карусель 20.11.2018

Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне, Байсар мәктәбендә 5-6 класслар арасында "Математик карусель" конкурсы булып узды. Бәйгедә 28 мәктәптән 32 команда катнашты. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнделәр.
-
Математика укытучылары семинары 20.11.2018

20 ноябрь көнне Байсар мәктәбендә “ФГОС нигезендә дәресне проектлау этаплары” дигән темага математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда 28 укытучы катнашты. Математика укытучысы Ямиев Р.Ф. 7 класста алгебрадан ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан дәрескә анализ ясалды, район укытучыларының киңәшмәсе булды.
-
"Буду бдительным на льду и на воде" 19.11.2018

В целях профилактики и предупреждения несчастных случаев с учащимися и детьми на водных объектах, с 30 октября по 13 ноября текущего года в образовательных организациях района проводился муниципальный этап конкурса «Буду бдительным на льду и на воде». Из нашей школы участвовала ученица 1 класса Хабирянова Рузалина Рузилевна (Руководитель Муфтиева Г.А.)
-
Мәктәп яны лагере 08.11.2018

Көзге каникуллар вакытында мәктәптә укучылар өчен лагерь эшләде. Монда укучылар төрле түгәрәкләргә йөреп, спорт уеннарында катнашып вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Төрледән-төрле экскурсияләр дә бик күңелле узды.
-
Укучылар участок амбулаториясендә экскурсиядә 08.11.2018

"Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш." - ди врач Фазлыева Г.Н.
-
Амбарга экскурсия 08.11.2018

Бүгенге көндә икмәкне без машиналар ярдәмендә үстерәбез.Ә элекке вакытта алай булмаган. Иген игү иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган.Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң әйбәт күлмәкләрен кигән.Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Ул вакытта кәкре сабан белән җир сөргәннәр, кул белән чәчкәннәр, урак белән урганнар, кул тегермәне ярдәмендә бодайдан он тарттырганнар.Хәзер без башка заманда яшибез, әмма икмәк элеккечә үк кадерле.Ипекәйгә багышлап, шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз күп кенә әсәрләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Р. Миңнуллинның “Ипи булса” шигыре:
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә-
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да!
-
Олимпиадаларга әзерлек 08.11.2018

Каникуллар вакытында фән олимпиадаларына әзерлек дәвам итте. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча булган белемнәреңне күрсәтергә менә дигән мөмкинчелек. Әзерләнү моменты гына да күпме яңа мәгълүмат, белем бирә. Җиңү түгел, ә шул алган белемнәр сиңа алдагы тормышыңа йогынты ясый, ярдәм итәләр.
-
Профессиональное тестирование 08.11.2018

Во исполнение приказа министерства образования и науки РТ № под-1595/18 от 31.10.18 года «О проведении аттестации педагогичесих работников», 7 ноября 2018 года состоялось профессиональное тестирование кандидатов на заявительную аттестацию (первую и высшую квалификационную категорию).
-
2 чирек башланды 08.11.2018

Уку елының икенче чиреге башланды. Укучылар көзге каникулда ял итеп укырга килделәр. Каникул чорында мәктәптә эш план нигезендә алып барылды. Гомуми ата-аналар җыелышы булып узды, мәктәп яны лагере эшләде, 9 класс укучылары рус теле һәм математкадан имтихан биреп карадылар. Спорт ярышлары шулай ук игътибардан читтә калмады.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 08.11.2018

1 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта балалар табибе Фазлыева Г.Н., район эчке эшләр бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хезмәткәрләре катнашты.













