Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Ел сыйныф җитәкчесе - 2019 25.02.2019

Уңышлы чыгыш ясап җиңү яулаган сыйныф җитәкчеләре үз адресларына котлау сүзләрен Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыевадан кабул итеп алды.
Ел сыйныф җитәкчесе – 2019” бәйгесенең ауреатлары:
- Фатхуллина Людия Хамис кызы – Татар Ямалытөп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
- Галиева Илина Илфар кызы – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
- Билалова Сафура Сафуан кызы – Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
- Галиева Арина Александровна–Мари Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
- Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы – Сәләтле балалар өчен гуманитар гмназия-интернат сыйныф җитәкчесе;
- Кәлимуллина Гөлнара Рәфыйк кызы – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
- Ибраһимова Гөлназ Рафис – Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;Котлыйбыз, Гөлнара Рафиковна!
-
Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри бәйгеләргә нәтиҗә ясалды 25.02.2019

Актаныш технология техникумы базасында үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри бәйгеләрне йомгаклау тантанасы узды.
Биредә район мәгариф оешмаларының иң уңган хезмәткәрләре сәхнә түренә чакырылды. Чарада район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары,бакча мөдирләре катнашты.
Безнең мәктәпнең педагог-оештыручысы Сафиуллина Л.Х. номинациядә бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
21 нче февраль – халыкара тел көне 22.02.2019

21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Шул уңайдан мәктәбебездә укучылар белән әдәби-музыкаль дәресләр узды. Укучылар тарафыннан туган тел турында бик күп шигырьләр сөйләнде, дәресләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
-
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2019

Хөрмәтле егетләр, ир-атлар, әтиләр!
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган бәйрәм. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Бәйрәм белән!
-
Всероссийские проверочные работы и национальные исследования качества образования 22.02.2019

С 2 апреля по 25 апреля в школе состоятся всероссийские проверочные работы и национальные исследования качества образования по математике, русскому языку, английскому языку, географии, истории, химии, биологии и обществознанию для учащихся 5, 6, 7 классов.
-
"Йолдызлык" фестивале 22.02.2019

Йолдызлык фестивалендә катнашучы балалар тагын бер баскычка күтәрелделәр. 18-19 нчы февраль көннәрендә укучылар район сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балада үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыктылар. Безнең укучыларыбыз ялгыз жыр, күмәк бию һәм конферанс кебек өч төп номинация буенча чыгышларын тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга һәм аларның остазларына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Ватанны саклаучылар көнен каршылап 22.02.2019

21 февраль көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр арасында спорт ярышы уздырылды. Әтиләр 3 командага бүленеп җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм оешкан төстә узды.
-
Пробный экзамен для выпускников 9-х классов в форме ОГЭ по обществознанию 22.02.2019

22 февраля на базе МБОУ ООЦ "Буляк" с.Актаныш состоится пробный экзамен для выпускников 9-х классов в форме ОГЭ по обществознанию. При себе иметь паспорт, 2 черные гелевые ручки, черновик,сменную обувь. Желаем успехов!
-
Әфганчыларны искә алу көне 18.02.2019

2019 нчы елның 15 нче февралендә - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылуына 30 ел тула. Шул уңайдан 15 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәгән авылдашыбыз Фәррахов Рамил каберенә бардылар, аның турында истәлекләрне барладылар. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чаралар алга таба да дәвам итәчәк.
-
I районара “Җәлил рухы һәрчак күңелдә” фәнни-гамәли башлангыч класс укучыларының конференциясе 18.02.2019

15 нче февраль көнне Тат. Ямалы мәктәбендә "Җәлил рухы һәрчак күңелләрдә" 1 нче районара укучылар конференциясе булып узды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан 98 укучы, 66 укытучы катнашты. Безнең мәктәптән 3 класс укучылары Шакирова Резеда, Гимаев Динислам 1 урынны алдылар. Укытучылары Гимаева Инзилә Хамзовна. Котлыйбыз!













