МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Театр- яктылыкка,нурга илтә 05.04.2018

Балаларның дуслык, бергәләп эшләү эшчәнлекләрен үстерү, театр сәнгатенә тарту максатыннан район күләмендә "Театр - яктылыкка, нурга илтә" дигән бәйге оештырылды.Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары тәрбияче Хуҗина Р.Г. җитәкчелегендә "Үрдәк яңа дуслар эзли", зурлар группасы балалары тәрбияче Солтанова Ә.Н. оештырган "Батыр әтәч" театры жюри членнарына һәм ата-аналарга тәкъдим иттеләр.
-
Дуслык-бөек көч 04.04.2018

Театр һәр кеше күңеленең иң түрендә күңелле мизгелләрнең берсе булып урын ала. Чаллы шәһәренең "Хыял" курчак театры артистлары безгә үз күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.Алар башкорт,удмурд,чуаш һәм татар әкиятләреннән куурчак театры күрсәттеләр.Әкиятләрдә халкыбызның рухи мәдәнияте урын алды. Әкият геройлары рәхим - шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.Театр аша балаларда төрле милләт халыкларына хөрмәт,дуслык хисләре тәрбияләнде, төрле милләт халыклары турында балаларның белемнәре баетылды.
-
Һөнәри бәйгеләрдә җиңучеләр бүләкләнде 03.04.2018

Район күләмендә "Ел тәрбиячесе-2018" Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләрен, лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.Тәрбиячебез Валиуллова Ирина Ирек кызы шушы бүләккә лаек булды.
-
Хезмәт нәтиҗәсе 02.04.2018

Районыбызның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен хезмәттәшебез, музыка җитәкчесе Салихова Чулпан Дәниф кызы Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Котлыйбыз.
-
Тәрәз төбем-гөлбакча 30.03.2018

Тәрәз төбем - гөлбакча
Чәчәкләр үстерәбез.
Балалар белән бергә,
Һәркөн сулар сибәбез.
Балалар үзләре чәчкән орлыклардан шытып чыккан чәчәк үсентеләрен карап, күзәтеп торалар. Аларга үсәргә яктылык,су, һава кирәклеген дә беләләр.Көн саен бик теләп үсентеләрне күзәтәләр.
-
Курчак театры 28.03.2018

Балаларда театрга, матур әдәбияткә кызыксындыру уяту, курчакларны дөрес итеп уйнарга өйрәтү максатыннан тәрбияче Солтанова Ә.Н. җитәкчелегендә зурлар группасы балалары "Батыр әтәч" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.Балалар образларга кереп , үз тавышлары белән, сәнгатьле дөрес интонация белән сөйләрделәр.
-
Үрдәк яңа дуслар эзли 28.03.2018

Тәрбияче Хуҗина Р.Г. җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек группасы балалары А.Алишның "Сертотмас урдәк" әкиятен яңача сәхнәләштерделәр. Үрдәк яңа дуслар, яңа җирләр күреп кайткач дусларына Туган җирдән дә матур җир юклыгына төшендерде.
Балалар әкият геройлары аша тирә- юньдәгеләрнең кыен хәлдә калганнарын күреп ярдәмгә килергә, мимикалар аша әкиятнең эчтәлеген ачып бирергә, дус -тату булып, һәр рольнең кирәклеген, бер- берсенә бәйлелеген тоеп уйнарга өйрәнделәр.
-
Чираттагы семинар 27.03.2018

База площадкасының чираттагы семинары Әгъбәс балалар бакчасында "Балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә методик алымнар куллану" дигән темада узды.Мәктәп директоры, башлангыч класс укытучылары да әлеге семинарда катнашып зурлар ,мәктәпкә хәзерлек төркемчәсендә сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәнү белем бирү эшчәнлекләрен карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Әкияткә сәяхәт 26.03.2018

Кечкенәләр группасында ата-аналар белән эшчәнлек тыгыз элемтәдә алып барыла.Район методик берләшмәсенә йөрүче тәрбиячеләргә " Чуар тавык" әкиятен сәхнәләштерелеп күрсәттеләр.
-
Конкурс бәйгесендә 23.03.2018

"Яшел ут -2018" Республика бәйгесенең район этабында 1 урынны яуладык һәм ЮХИДИ фонды җитәкчесе Саетова Р.З. истәлекле бүләк тапшырды.Юлларда сак йөрергә чакырды.












