МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яшел ут-2018 27.02.2018

Бакчабызда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең төп бурычы - балаларны тиз үзгәрешле глобаль автомобильләштерү дөньясында динамик рәвештә яшәргә өйрәтү, үз куркынычсызлыгы һәм тирә- юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын кайгыртуда аңлы һәм җаваплы караш, иҗади, ирекле эшчәнлеккә әзер булырга өйрәтү. Шул максаттан респулика күләмендә үткәрелгән "Яшел ут " конкурсының район этабында катнашып балалар бакчасы 1 урынга лаек булып республика этабында катнашу өчен юллама алды.Тәрбиячеләр арасында узган әлеге конкурста Хуҗина Роза Габдулла кызы 3 урынга лаек булды.
-
Мин һәм Кызыл китап 27.02.2018

Республика күләмендә үткәрелгән" Мин һәм Кызыл китап" бәйгесендә һәр группа балалары да бик актив катнаштылар.Аларны Кызыл китапның үзе белән, җирлегебездә аз калган , Кызыл китапка кергән үсемлекләр,хайваннар белән дә таныштылар.Аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Ягез әле, әтиләр! 27.02.2018

Ватанны саклаучылар- туган җиребезне саклаучыларга, хәзерге тыныч тормышта авыр һәм җаваплы хәрби хезмәттә булучыларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.Шул уңайдан әтиләр бәйрәме -спорт бәйрәме уткәрелде.Бәйрәмдә бик кызыклы, мавыктыргыч уеннар урын алган иде.Әтиләр спорт һәм сәнгать ягыннан да сынатмыйлар. Әлбәттә, яраткан әтиләребезне котлап балалар үзләренең матур җырларын, биюләрен дә бүләк иттеләр.
-
Әкиятләр яратабыз 26.02.2018

Әкиятләр- балаларга ана телен өйрәтү, халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче чыганак. Алар аша нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз - үзеңне культуралы тоту кунекмәләре, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә ,тирә-юньдәге предметларга сак караш , нәрсә -яхшы, нәрсә -начар,хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбиялибез.Балалар әкиятләрне тыңлап, сөйләп кенә калмыйлар,ә әкиятләрне үзләре дә сәхнәләштерәләр.Алар үзләреннән кече төркем балаларына "Теремкәй" әкияте бармак театрын күрсәттеләр.Кечкенәләр дә аларны зур кызыксыну белән карадылар.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2018

Хөрмәтле ир - егетләребез! Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018

Бүген бакчабызда бөек шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә билгеләп үттек.Балалар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр,"Карак песи" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Русча да яхшы бел,татарча да яхшы бел... 14.02.2018

Балалар рус теле тәрбиячесе Пугачева Т.А. белән кошларны күзәттеләр, йорт кошлары белән таныштылар.Рус телендә хороводлар,хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Балаларның русча сөйләмнәре баетылды
-
Проектлар бәйгесендә 13.02.2018

ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан оештырылган "Родные истоки" проектлар бәйгесенендә тәрбияче Солтанова Әлфия Нурум кызы үз проектын яклап уңышлы чыгыш ясады.
-
Иң яхшы мастер -класс
01.02.2018
Район күләмендә "Иң яхшы мастер-класс" конкурсы уздырылды. Тәрбияче Пугачева Т.А.балаларны матур, дөрес сөйләмгә өйрәтү максатыннан "Живые странички" мастер класс күрсәтеп 3 урынга ия булды.
-
Ел тәрбиячесе-2018 24.01.2018

"Ел тәрбиячесе-2018" республика конкурсының муниципаль этабы 4 нче балалар бакчасында уздырылды.Безнең балалар бакчасыннан 1 квалификацион категорияле тәрбияче Валиуллова Ирина Ирек кызы катнашып педагогик осталыкларын күрсәттеләр.












