Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Фазлыева Лена Мөзәят кызы белән мәктәптә очрашу 10.09.2021

Юл йөрүләре күңелле янда дуслар булганда, шулай бит?! Ышанычлы, күңелле, рәхәт дуслар кирәк янәшә! Өстәп, шул юлны имин үтәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү кирәк. Район ЮХИДИ бүлеге профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Мөзәят кызы белән бүген мәктәптә узган очрашу шул темага багышланган иде. Ул соңгы айларда республикабызда балалар белән булган юл һәлакәтләре турында сөйләде, видеолар күрсәтте, Очрашу ахырында укучыларга буклет, яктылыккайтаргыч значоклар таратты, мәктәбебезгә волейбол тубы бүләк итте.
-
«Татарча диктант» — тел бәйрәме. 10.09.2021

«Татарча диктант» — тел бәйрәме. Бу көнне бөтен дөнья татарча диктант яза. Бүген мәктәбебездә бу чара бәйрәм төсендә үтте.
"Татарча диктант ЯЗ!" - это праздник языка. В этот день весь мир пишет диктант на татарском языке. Сегодня в нашей школе это мероприятие прошло в праздничной атмосфере.
-
Классный час "День солидарности в борьбе с терроризмом" 09.09.2021

Терроризмга каршы көрәш көненә багышлап, бүген мәктәбебездә иминлек дәресләре узды.
-
"Игътибар, балалар!" 07.09.2021

"Игътибар, балалар!" ункөнлеге вакытында һәр сыйныфта юл йөрү кагыйдәләре һәм әдәбенә багышланган чаралар узды.
-
"Яңа белем" федераль марафон 01.09.2021

Мәктәбебез укучылары 1 сентябрь көнне "Яңа белем" федераль марафоны кысаларында илебезнең билгеле шәхесләре катнашында узган, Белем бәйрәменә багышланган ачык дәресләргә кушылдылар.
-
1 сентябрь – Белем бәйрәме. 01.09.2021

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Сезне бүгенге көләч бәйрәм – Белем көне – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек белән, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә бетерергә насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бәйрәм белән!
-
Готов к труду и обороне 01.07.2021

Чыгарылыш сыйныф укучысы Нияз Галимов хезмәт һәм оборонага әзерлек нормаларын тапшыруда алтын билгегә ия булды. Котлыйбыз
-
6 укучы бүген кулларына аттестат алды 25.06.2021

Богады мәктәбен тәмамлаган 6 укучы бүген кулларына аттестат алды. Алда - әле таныш түгел яңа юллар, яңа тормыш, яңа дуслар ... Алда бары тик уңышлар, җиңүләр, сөенечләр генә көтсен аларны! Белем биргән, уңны - сулдан, яхшыны - яманнан, акны карадан аерырга өйрәткән хөрмәтле укытучыларга егет-кызлар зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Г.Афзал исемендәге яшь каләм ияләре республика фестиваленә нәтиҗәсе 31.05.2021

Гамил Афзалның тууына бу язда 100 ел тулды. Г.Афзал исемендәге яшь каләм ияләре республика фестиваленә нәтиҗә исә 31 май көнне шагыйрьнең туган авылы Такталачыкта ясалды. Фестивальдә катнашкан укучылар - Айсылу Лотфуллина, Зәлия Сафина, Әминә Гаянова, Таңсылу Хафизова һәм Энҗе Арсланова Рәхмәт хатларына ия булдылар. Бәйрәмдә якташ шагыйрь-язучылар кунак буларак катнаштылар. Кызларыбыз Ленар Шәех һәм Эльмира Шәрифуллина, Лилия Гыйбадуллина белән фотога төшәргә дә җитештеләр
-
22 - мая Последний звонок 24.05.2021

Соңгы кыңгырау бәйрәме безнең мәктәптә дә гөрләде бүген. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы алты укучыбыз белем биргән мөгаллимнәренә рәхмәтләрен әйтте, 9 ел дәвамында булган кызыклы хәлләрне искә төшерде, мәктәп белән саубуллашты бүген. Чыгарылыш сыйныф укучыларына район башкарма комитеты һәм район башлыгының котлауларын Г.Мөхәммәдиева җиткерде. Мәктәп директоры В.Салихов, җирлек башлыгы И.Фәттахов укучыларга изге теләкләрен юллады. Әти-әниләр мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерде. Алда - имтиханнар. Аларны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керү насыйп булсын сезгә, кызлар-егетләр!













