Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Әлифба бәйрәме" бик күңелле үтте 07.02.2022

1 нче сыйныф укучылары укытучылары Гөлзифа Роберт кызы белән ярты ел дәвамырда бик тырышып хәреф танырга, язарга өйрәнделәр. Ә 4 февраль көнне, тәүге уку китапларын тәмам итеп, «Әлифба бәйрәме» үтте мәктәбебездә. Укытучылары Гөлзифа апа Нуриева бик матур җырлар, биюләр өйрәткән. Бәйрәмдә кыз-малайлар сәхнә осталыгын да, табышмаклар чишеп, сүзләр укып, белемгә һәвәслекләрен дә күрсәттеләр. Әле математика һәм рус теленнән дә мәсьәләләр чиште, биремнәр эшләделәр. "Әлифба бәйрәме" бик күңелле үтте. Инде укучылар, зур эшне тәмамлагач, рәхәтләнеп бер атна ял итәчәкләр.
-
"Чехов сегодня и всегда" 03.02.2022

"Чехов сегодня и всегда". В нашей библиотеке состоялся литературный час "Чехов сегодня и всегда", посвящённый книге юбиляру 2022 года - 135 летию рассказа "Каштанка". Ребята познакомились с биографией писателя и его произведениями для детей, узнали, где и когда родился Антон Павлович, сколько братьев и сестёр было в семьи. Анализировали рассказ" Каштанка". Завершился литературный час викториной по рассказу писателя.
-
Холокост үлем лагере турында яшь буынга җиткерү 03.02.2022

Ерткыч сәясәт корбаннары һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне - Холокост үлем лагере турында яшь буынга җиткерү, аңлату чаралары мәктәптә сыйныф сәгатьләре, фильм карау һәм китапханәдә тәкъдим ителгән күргәзмә аша оештырылды.
-
"SHOOL PERFORMANCE" инглизчә театр 29.01.2022

"SHOOL PERFORMANCE" инглизчә театр бәйгесенә мәктәбебезнең яшь артистлары Ганс Христиан Андерсенның "Су кызы" ("Русалочка") әсәрен сәхнәләштерделәр ( җит. Т.Вәҗетдинова). Инглиз теле укытучыбыз Тәнзилә апа 2-4 нче сыйныф укучылары белән бик тырышып әзерләгән аны. Бу матур әкиятне укучылар һәм укытучылар игътибарына да
-
Бездә бүген хоккей ярышы! 29.01.2022

Мәктәп командалары арасында хоккей буенча зона ярышы бүген бездә - Богадыда узды. Үзебезнең егетләр, Байсар, Әлем командалары боз өстендә ут уйнатты. Уен нәтиҗәләренә килгәндә, Богады мәктәбе хоккейчылары 2 нче урынны яулады. Җиңү - байсарлыларда, Әлем командасы - 3 нче урын.
-
Без буген Актаныш технология техникумында экскурсияда 28.01.2022

Актаныш технология техникумында бүген мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары "Һөнәри дебют" бәйгесенә әзерлек дәресләрендә яңа һөнәрләр үзләштереп кайттылар.
-
27 январь Ленинград блокадасын азат итү 25.01.2022

Ленинград блокадасын азат итү (27 январь, 1944 ел) көненә багышланган сыйныф сәгатьләре бүген мәктәбебезнең һәр классында үтте.
-
«Куда позвонить, если нужна помощь полиции, скорой медицинской помощи?» 13.01.2022

На профилактическом мероприятии на тему «Куда позвонить, если нужна помощь полиции, скорой медицинской помощи?» и "Детский телефон доверия» ученики получили много новой информации о том, как нужно себя вести в экстренных случаях, и кому обратиться за помощью, если нужно поговорить, но не с кем.
-
Кыш Бабай призына көрәш ярышы узды 06.01.2022

Кыш Бабай призына "Батыр" спорткомплексында узган татарча көрәш бәйгесендә бүген мәктәбебездән 8 егет бил алышты. Үз авырлык үлчәвендә Илнар Сафиуллин һәм Рәфил Корбангалин - II, Рүзәл Арсланов III урынны яуладылар. Вадим Янгиров исә Кыш бабай бүләгенә ия булды. Афәрин, егетләр! Котлыйбыз !!!
-
Богады җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов тимераяклар бүләк итте. 31.12.2021

Яңа ел - могҗизалар вакыты! Быел районыбызда тәүге мәртәбә "Теләкләр чыршысы " хәйрия акциясе оештырылды. Богады җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Вадим Янгировның зур теләген тормышка ашырып, шушы акция кысаларында тимераяклар бүләк итте. Хыялларың һәрчак шулай чынга ашсын, Вадим, юлыңда һәрчак изге күңелле кешеләр очрап торсын













