Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2021

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үтәчәк Әниләр бәйрәмен бу атна дәвамында мәктәбебездә һәр сыйныф үзенчәлекле, матур итеп оештырды. Башлангыч сыйныфларда әниләр башта дәрес тыңлады, соңыннан спортзалда җитезлек-ныклыкта көч сынаштылар. Югары сыйныфларда да бәйрәм җитди эшчәнлек - укучыларның укуларына бәйле мәсьәлә, сораулар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта укучылар әниләренә иң җылы, иң ихлас теләкләрен дә ирештерделәр, бүләкләрен дә тапшырдылар, уен-көлке дә читләп узмады.
-
Башлангычлар атналыгы дэвам итә. 28.11.2021

Башлангычлар атналыгы дэвам итә. Югары сыйныф укучылары 1-4 сыйныфларда иң зирәк, тапкыр укучыны ачыкладылар. Кызыклы биремнәр, табышмаклар чиштеләр.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 28.11.2021

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 3 класста "Күңелле рус теле " дәресе ( укытучылары М.Әхмәдуллина)
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1 һәм 3 сыйныфта "Күңелле математика" дәресе үтте ( укытучылары Г.Нуриева).
-
Бүген мәктәбебезгә Актаныштан "Татэнергосбыт" оешмасы җитәкчесе Илдус Шәрәфиев килде 20.11.2021

2 сыйныф укучысы Искәндәр Нурлыевны котлап бүләк тапшыру өчен бүген мәктәбебезгә Актаныштан "Татэнергосбыт" оешмасы җитәкчесе Илдус Шәрәфиев килде. Искәндәр укучылар арасында уздырылучы "Кояшлы куян" иҗат бәйгесендә үзе язган шигырь белән катнашып, "Тамашачы симпатиясе" призына лаек булган! Күп бүләкләр һәм диплом белән бергә, Искәндәргә үзенең шигыре басылган дивар календаре дә тапшырды Илдус Флүс улы. Котлыйбыз!
-
Иске яңаны саклый, диләр. 20.11.2021

Иске яңаны саклый, диләр. Кулланылган иске батареяларны укучылар ел саен җыеп тапшыралар: икътисад өчен дә, экологик күзлектән дә файдалы эш башкаралар. Бу юлы да һәр сыйныф ярыша-ярыша иске батареялар җыйды, күрше-күлән, туган-тумачаларны да онытмады. Иң күп батарея җыючы дип табылган 5 сыйныф коллективы һәм аеруча зур активлык күрсәткән укучылар мактау кәгазе һәм истәлек бүләк белән бүләкләнде.
-
Ләбиб Леронга 60 яшь 15.11.2021

Шагыйрь, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире, журналист, якташыбыз Ләбиб Леронга 60 яшь тулган юбилей көннәрендә мәктәбебез китапханәсендә "Күңелле балачакка сәяхәт " дип аталган китап укучылар конференциясе узды.
-
Наша школьная библиотека продолжает знакомить своих юных читателей с книгами юбилярами 2021 года. 10.11.2021

Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары
Мәктәбебез китапханәсе үз укучыларын юбиляр китаплар белән таныштыруын дәвам итә. 9 ноябрьдә үткәрелгән чара "Алтын ачкан яки Буратино маҗаралары " әкиятенең 85 еллыгына багышланган иде. Китапханәче Рәзинә Мөнирова балаларны А.Н.Толстойның иҗаты һәм әкиятнең язылу тарихы белән таныштырды.
Золотой ключик или приключения Буратино
Наша школьная библиотека продолжает знакомить своих юных читателей с книгами юбилярами 2021 года. Этот день был посвящен 85-летию сказки."Золотой ключик или приключения Буратино ". Библиотекарь Разина Мунирова познакомила ребят с творчеством А.Н.Толстого и с историей написания его знаменитой сказки.
-
Классный час на тему об отцовском воспитании, об уважении к отцам. 20.10.2021

Сыйныф сәгатендә бар укучылар өчен җирлекнең хөрмәтле остабикәсе, гомере буе шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан Дәнифә апа Арсланова гаиләдә ата тәрбиясе, әтиләргә кадер-хөрмәт турында бик үтемле вәгазь сөйләде.
-
Технология дәресләре - укучылар өчен тормыш дәресләре ул 19.10.2021

Технология дәресләре - укучылар өчен тормыш дәресләре ул. Укытучылары Лениза Динәвис кызы белән 7 класс кызлары менә нинди тәмле һәм матур пироглар әзерләгән.
-
Сөмбелә бәйрәме гөрләде бүген мәктәптә. 15.10.2021

Сөмбелә бәйрәме гөрләде бүген мәктәптә. Көзге уңышны җыеп алгач, амбарларга, подвал-базларга урнаштыргач үткәрелә торган муллык бәйрәме ул. Бәйрәмдә ел фасыллары берсен берсе алыштырды, сәхнәдә уңыш җыюга багышланган әкиятләр куйды балалар, җырлады, биеде, уйнады, шаярды, көлделәр, бүләкләр алдылар! Бәйрәмне бик матур итеп Айгөл апалары белән бергәләп 5 нче сыйныф укучылары әзерләде һәм алып барды.













