Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
СанПид тозелугэ 100 ел унаеннан уткэрелгэн конкурс 01.09.2022

Шулай ук буген Санэпидемстанциян дэ кунак килгэн иде. Сафиуллина Лэйсэн Фархатовна , СанПид тозелугэ 100 ел унаеннан уткэрелгэн конкурс эссе дэ катнашкан безнен укучыбыз Сафиуллин Ильнар Ильшат улын котларга килде.
Сегодня присутствовала еще одна гость из СанПид Сафиуллина Лейсан Фархатовна. Она приехала поздравить нашего ученика Сафиуллина Ильнара Ильшатовича, который участвовал в конкурсе эссе посвященный 100 летию образования СанПид. Он получил приз зрительских симпатий.
-
Кулланылган батарейкаларны җыеп тапшыру 27.05.2022

Кулланылган батарейкаларны җыеп тапшыруда 1,3 сыйныф укучылары җиңү яулады (кл.җит. Г.Нуриева). Өйдә булган иске батарейкаларны гына түгел, күрше-тирәләрдән, таныш-белешләрдән дә җыйганнар алар аны. Шул рәвешле, табигать чисталыгын саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Гомумән, укучылар барысы да ихлас күңелдән тырышты бу бәйгедә. Иң күп батарейканы исә 3 нче сыйныф укучысы Рүзәл Арсланов җыйган - 52 данә!
-
26.05.2022

Экскурсияләр дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары бүгенге матур җылы көнне табигать кочагында рәхәт һәм файдалы үткәрде.
-
Последний звонок 25.05.2022

9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен быел соңгы кыңгырау 24 майда чыңлады. Алга дәшеп, өметләндереп-ымсындырып һәм сагышка күмеп. күңелләргә моңсулык биреп тә яңгырады аның тавышы. Мәктәбебезне быел 5 укучы тәмамлый. Бәйрәмдә бик матур кичә бүләк итте алар, укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, үз теләк-омтылышлары белән уртаклаштылар. Имтиханнарда уңышлар, киләчәккә ак юллар сезгә, кыз-егетләр!
-
Укучыларның районкүләм спартакиадасы 21.05.2022

Укучыларның районкүләмендә узган җәйге спартакиадасында бүген мәктәбебездән 7нче сыйныф укучылары
-
Пионериягә 100 яшь 19.05.2022

Пионериягә 100 яшь тулуны мәктәбебездә зурлап бәйрәм иттек. Кунакларыбыз - КПРФ партиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Мөнир Гомәров һәм партия әгъзасы, шушы җирлек ветераны Марсель Хәкимов, өлкән укытучы Вәсилә апа Мәрданова истәлекләре белән бүлешеп, бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын бигрәк тә ачып бирде, балалар күңелендә кызыксыну уяттылар.
-
Мәктәпләрдә экскурсия 18.05.2022

Май ае - мәктәпләрдә экскурсияләр ае. Богады мәктәбенең башлангыч сыйныф Богады мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 18 май көнне район үзәге Актанышта ял иттеләр. Туган як музеенда бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, ял паркларын гизделәр, районның билгеле шәхесләренә багышланган стеллаларны карадылар.
-
Җиңү бәйрәме авыл җирлекләрендә 08.05.2022

Җиңү бәйрәме авыл җирлекләрендә 8 май көнне үтә. Безнең Богады җирлегендә дә ул бүген оештырылды. Авылдашлар, килгән кунакларга район башлыгы котлавын хакимияттән килгән вәкил - Л.М.Хафизова ирештерде. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Егетләребез Бөек Ватан сугышында дошманга каршы көрәшкән якташларыбызның исемнәре уелган стелла каршында почетлы каравылда торды. Тантана соңында әлеге стелла каршына веноклар салдылар.
-
Богады җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов 07.05.2022

Богады җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов һәм аның хатыны, тыл хезмәтчәне Әнисә апаны мәктәп укучылары бәйрәм белән котлады, үзләре язган "Солдат хатлары" бүләк иттеләр.
Богады җирлегеннән барысы 611 ир-егет сугышка киткән, аларның 387 се яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Саулыкларын югалтып булса да, туган якларына кайта алган 224 яугирнең бүген берсе генә исән. Җәүдәт бабайга 95 яшь инде. Укучыларның котлавын бик сөенеп кабул итте. "Катюша" җырын тыңлаганда, сугыш юллары һәм елларын хәтерендә яңартты Җәүдәт бабай. Очрашу укучыларның күңелендә дә тирән эз -
Мир, труд, май! 03.05.2022

Карга боткасы 1 майда Богады җирлегенең һәр авылында узды. Көннең бозылып китүе дә куркытмады халыкны - бәйрәм боткасы тышта пешсә, сыйлану, уен- җыр- биюләр соңрак клуб эчендә гөрләде.













