Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җиңү бәйрәме авыл җирлекләрендә 08.05.2022

Җиңү бәйрәме авыл җирлекләрендә 8 май көнне үтә. Безнең Богады җирлегендә дә ул бүген оештырылды. Авылдашлар, килгән кунакларга район башлыгы котлавын хакимияттән килгән вәкил - Л.М.Хафизова ирештерде. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Егетләребез Бөек Ватан сугышында дошманга каршы көрәшкән якташларыбызның исемнәре уелган стелла каршында почетлы каравылда торды. Тантана соңында әлеге стелла каршына веноклар салдылар.
-
Богады җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов 07.05.2022

Богады җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов һәм аның хатыны, тыл хезмәтчәне Әнисә апаны мәктәп укучылары бәйрәм белән котлады, үзләре язган "Солдат хатлары" бүләк иттеләр.
Богады җирлегеннән барысы 611 ир-егет сугышка киткән, аларның 387 се яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Саулыкларын югалтып булса да, туган якларына кайта алган 224 яугирнең бүген берсе генә исән. Җәүдәт бабайга 95 яшь инде. Укучыларның котлавын бик сөенеп кабул итте. "Катюша" җырын тыңлаганда, сугыш юллары һәм елларын хәтерендә яңартты Җәүдәт бабай. Очрашу укучыларның күңелендә дә тирән эз -
Мир, труд, май! 03.05.2022

Карга боткасы 1 майда Богады җирлегенең һәр авылында узды. Көннең бозылып китүе дә куркытмады халыкны - бәйрәм боткасы тышта пешсә, сыйлану, уен- җыр- биюләр соңрак клуб эчендә гөрләде.
-
Милли йолаларыбызны яңартабыз 29.04.2022

Карга боткасын, элек балалар авыл буенча йөреп, һәр йорттан ярма, йомырка, тоз, тәмле камыр ризыклары җыеп, күмәкләшеп пешерә һәм сыйлана торган булганнар. Милли йолаларыбызны яңартабыз: безнең укучылар да бүген шушы күңелле гадәтләрне өлкәннәрнең хәтеренә төшерде, үзләре өчен яңа кызык гадәт булдырды. Һәр йортта сөенеп каршы алдыолар үзләрен.
-
Такталачыкта Әтиләр советы утырышы 29.04.2022

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында бүген районкүләм Әтиләр советы утырышы узды. Анда Богады мәктәбе директоры В.М.Салихов һәм Әтиләр советы рәисе И.Ф.Гаянов та катнашты.
-
"Куркынычсыз көпчәк" 26.04.2022

"Куркынычсыз көпчәк" бәйгесенең 21 апрель көнне үткән муниципаль этабында мәктәбебездән Л.Шулбаева, З.Сафина, С.Хисамов һәм И.Сабиров составындагы яшь ЮИДчылар командасы көч сынашты.
-
Шимбә өмәсе 26.04.2022

Апрель кояшына бирешмичә, һаман эреми яткан кар өемнәрен шимбә өмәсендә таратып, тирә-якны ялт иттердек.
-
"Иртәнге чәй кирәкме?" 23.04.2022

"Иртәнге чәй кирәкме?" - 7 нче сыйныф укучысы Алия Галиева (җит. Т.Вәҗетдинова) 22 апрель көнне инглиз теленнән проект эшләре буенча бәйгедә шушы темага үз эшен яклап, район күләмендә 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
18.04.2022

"Батыр" спорт сараенда 17 апрель көнне район башлыгы призына милли көрәш турниры үтте. Анда мәктәбебездән дә 12 яшь көрәшче бил алышты. Келәмдә исә барысы 135 яшь спортчы 14 үлчәү авырлыгында көрәште.
Район башлыгы призына үткән милли көрәш турнирында Рәфил Корбангалин (9 кл) һәм Илнар Сафиуллин (7 кл) II урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
Тренерлары И.Әнвәров
-
"Без тарихта эзлебез" 16.04.2022

"Без тарихта эзлебез" республика шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында Актаныш районы данын Богады авылыннан Гаяновлар гаиләсе яклады һәм 3нче урынны яулап кайттылар. Гаяновларның иң кече уллары Айтуган мәктәптә 2нче сыйныфта укый.













