МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Әхлак көне" /"День нравственности" 27.06.2023

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында балаларда әхлакый сыйфатларны формалаштыру һәм тәрбияләү, игелекле гамәлләр кылуга этәрү максатыннан "Әхлак көне" булып узды. Ветеран укытучы Тәхия апа Усманова балалар бакчасына кунакка килеп балаларга тәрбияле, намуслы акыллы булу серләренә төшендерде. Тәрбияче, Нурмианова Илүзә Флүс кызы , кызларга матур итеп яулыклар бәйләргә өйрәтеп мастер-класс уздырды.
Сегодня в Новоалимовском детском саду прошел "День нравственности" с целью формирования и воспитания у детей нравственных качеств, мотивации к совершению добрых дел. Ветеран-учитель Усманова Тахия Ахтямовна , поделилась с детьми секретами воспитания, добросовестного поведения. Воспитатель Илюза Флусовна провела мастер-класс, научив девочек красиво завязывать платки.
-
103 нче янгын сүндерү бүлегендә кунакта / В гостях в пожарной части №103 26.06.2023

20 июньдә «Атаныш авылының 5нче гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы» балалары 103нче янгын сүндерү бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясе оештырдылар. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр, янгын сүндерү машинасының нинди булуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар куллана икәнен күрсәттеләр. Янгын сүндерү җиңнәре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди, аларның билгеләнеше турында сөйләде. Бу кызыклы очрашулар барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә үз белемнәрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Бу геройлык белгечлеге кешеләре белән аралашу балаларның үз-үзләрен тотышына җитди мөнәсәбәтен үстерүгә ярдәм итә, ут белән саксыз уеннар өчен киртә була.
20 июня дети МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Атаныш» побывали в гостях в пожарной части №103. Сотрудники радушно приняли ребят и организовали познавательную экскурсию. Сотрудники пожарной части провели беседу с детьми, показали, как выглядит пожарная машина, какими приспособлениями пользуются пожарные. Как выглядят пожарные рукава и другие, столь нужные спасателям инструменты, необходимые при пожаре, рассказал об их назначении. В ходе этих интересных встреч ребята получили массу полезных сведений о профессии пожарного и особенностях этой важной работы. Повторили и закрепили свои знания и умения в области пожарной безопасности. Общение с людьми этой героической специальности способствует развитию серьезного отношения детей к собственному поведению, становится препятствием для беспечных игр с огнём.
-
Чыгаралыш - 2023 / Выпускной -2023 26.06.2023

Быел районыбызның мәктәпләрен барлыгы 76 укучы тәмамлады. Алар һәркайсы бик актив һәм төрле яклап талантлы. Иң-иңнәр хөрмәтләнделәр. Яшь райондашларыбызны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов котладылар, изге теләкләр җиткерделәр, бүләкләделәр.
-
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады! / Никто не забыт, ничто не забыто! 22.06.2023

1941 елның 22 июне – иң кайгылы даталарның берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата уңаеннан "Ромашка" 2 нче балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган чаралар уздырылды. Бу көнне тәрбиячеләр балаларны сугыш вакыты фрагментлары белән таныштырдылар, фотолар карадылар, хикәяләр укыдылар. Балалар белән "Без хәтерлибез, без горурланабыз" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар башкаруында хәрби җырлар һәм шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Балалар белән Җиңү паркына экскурсия оештырылды. Шулай ук районда уздырылган хәтер көненә багышланган чарада катнаштылар. Без бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Безнең бурычыбыз-геройларыбыз турында истәлекне саклау һәм ныгыту! Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!
22 июня 1941 года – одна из самых скорбных дат. Это день начала Великой Отечественной войны. В нашем детском саду № 2 “Ромашка” 22 июня прошел день, посвящённый началу ВОВ. В этот день воспитатели с детьми смотрели фотографии, читали рассказы про войну. Была проведена беседа с детьми на тему: "Мы помним- мы гордимся". В исполнении детей звучали военные песни и стихи. С детьми организовали экскурсию в парк Победы. Также приняли участие в мероприятии, посвященном Дню памяти. Мы всегда будем помнить те горестные и страшные события. Наш долг сохранить и закрепить память о наших героях! Никто не забыт, ничто не забыто!
-
"Игелекле эшләр” көне / день "Добрых дел" 19.06.2023

19 июнь көнне 'Умырзая" балалар бакчасында "Игелекле эшләр көне” уңаеннан балалар белән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар өйдә һәм балалар бакчасында нинди игелекле эшләр башкарулары, әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында бергәләп фикер алыштык. «Әгәр син яхшы булсаң» ситуацияле сөйләшүләр алып барылды. Теге яки бу ситуациядә ничек эш итәчәкләре турында фикер уртаклаштылар.
19 июня в детском саду "Умырзая" прошёл день "Добрых дел". С детьми были проведены: беседа «Добрые дела», где ребята рассказывали о том, какие добрые дела они совершают дома и в детском саду, как помогают своим родителям, игровые и обучающие ситуации, ситуативные разговоры «Если ты добрый»: делились мнением, как они поступили бы в той или иной ситуации.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" / "Твердо знай правила дорожного движения" 16.06.2023

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү, бигрәк тә җәйге вакытларда юл хәрәкәте активлашкан чорда - бүгенге көн таләбе булып тора. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башла. Шул максаттан, Яңа әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла: җәйге чорда да бәла-казага юлыкмас өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез, төрле чаралар уздырабыз. Бүген катнаш төркем балалары белән юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" темасы астында уен-ярыш узды. Чара барышында балалар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды һәм балалар өчен бик файдалы булды. Бакчабыз кунагы Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова балаларга, педагогларга юлларда иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды, кагыйдәләрне үтәү буенча киңәшләрен дә бирде.
Знание правил дорожного движения, их освоение, особенно в летнее время, когда дорожное движение активизируется, является требованием сегодняшнего дня. Деятельность с детьми начинается еще в дошкольном возрасте, в детских садах. С этой целью в Новоалимовском детском саду ведется постоянная работа: обучаем детей правилам дорожного движения, распознаванию дорожных знаков, проводим различные мероприятия, чтобы и в летний период не попасть в беду. Сегодня в целях профилактики дорожно-транспортного травматизма с детьми из смешанной группы была проведена игра-соревнование на тему: "Твердо знай правила дорожного движения". В ходе мероприятия дети находили выходы из различных ситуаций, запоминали правила дорожного движения, приводили в порядок дорожные знаки. Некоторые пробовали себя и в качестве водителей автомобилей. Традиционно мероприятие сопровождалось детскими песнями, стихами и было очень полезным для детей. Гость нашего детского сада начальник отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Лейсан Разифовна Мухаметова пожелала детям и педагогам безопасности на дорогах, вручила памятные подарки, дала советы по соблюдению правил.
-
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» / «Лучший билингвальный детский сад-2023» 15.06.2023

2023 елның 15 июнендә Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда МКУ «Мәгариф идарәсе»нең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хисмәтуллина Л.Ф. һәм 500 мең сум күләмендә грант алучы – “Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы” мөдире Й.С. Нургалиева чакырылу иде. "Каенкай" балалар бакчасы коллективын уңышлары белән котлыйбыз! Балалар бакчасы ике ел рәттән 500 мең сумлык грант иясе! Коллективка киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
15 июня 2023 года в МБДОУ «Детский сад № 5 «Бэлэкэч» города Мамадыш состоялся церемония награждения победителей гранта «Лучший билингвальный детский сад-2023», куда были приглашены методист по дошкольному образованию МКУ «Управление образования» Хисматуллина Л.Ф. и заведующий МБДОУ «Детский сад №6 комбинированного вида» Нургалиева Ю.С. - грантополучатель в размере 500 тысяч рублей. Поздравляем коллектив детского сада «Каенкай» с достигнутым успехом! Детский сад второй год подряд является Грантополучателем на сумму 500 тысяч рублей. Желаем творческих успехов в дальнейшей работе коллектива!
-
«Боҗра көне» / «День обруча» 15.06.2023

«Умырзая» балалар бакчасында «Боҗра көне» узды. Әлеге чарада балалар бакчасының барлык төркемнәре катнашты. Боҗралы күнегүләрне урында да, хәрәкәттә дә башкарырга мөмкин. Моннан тыш, боҗраны әйләндерү һәм аның белән төрле уеннар уйнау бик күңелле! Тәрбиячеләр балалар өчен кызыклы уеннар, эстафеталар, боҗра белән конкурслар әзерләгәннәр. Балалар бик кызыксынып уйнадылар. Нәниләргә үз осталыкларын күрсәтергә һәм үзләрен көчле, җитез, оста хис итәргә мөмкинлек бирелде.
В детском саду «Умырзая» прошел «День обруча», в котором приняли участие все группы детского сада. Обруч развивает координацию, гибкость, силу, чувство ритма, артистичность детей. Упражнения с обручем можно выполнять как на месте, так и в движении. Кроме того, вращать обруч и играть с ним в разные игры – это весело! Воспитатели подготовили и провели игры, эстафеты, конкурсы с обручем. Мероприятие способствовало стимулированию дошкольников на развитие ловкости, быстроты и координации. Детям была предоставлена замечательная возможность показать свои умения и почувствовать себя сильными, ловкими, умелыми.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! МӘРТӘБӘЛЕ ҖИҢҮ! 15.06.2023

Рус теленнән халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары янэдэн узлэрен сынатмадылар.Сэлэтле балалар очен гуманитар гимназия-интернат укучысы Шакирова Лиана җиңүгә иреште. Гимназия укучылары: Маликова Азалия, Зарипова Алина, Гарифуллина Руфина, Актаныш беренче мэктэбе укучылары: Галимуллин Нияз, Яхина Сомбел, Кашбразиева Аделина, Актаныш икенче мэктэбе укучылары: Ганиева Камила, Султанова Гузэл, Гумерова Ләйсән, Шакурова Камила, Набиева Инзилэ - призерлар!!! Укытучылары - Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Рафикова Резеда Шамил кызы, Гыйльфанова Изалия Изаил кызы, Белоусова Мэулидэ Идрис кызы, Миркасимова Фирузэ Сэетхужа кызы, Нургалиева Линеза Мэрвэн кызы, Гилязова Чулпан Тэлгать кызы. Укучыларны, укытучыларны, гимназия житэкчесе Венера Насыйховнаны, Актаныш беренче мэктэбе житэкчесе Резеда Тимергазиевнаны, Актаныш икенче мэктэбе житэкчесе Айзат Салихзяновичны зур жинулэре белэн котлыйбыз!!! Гел унышлар юлдаш булсын сезгэ!
-
"Буяулар көне" / "День красок" 14.06.2023

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында "Буяулар көне" темасы астында күңелле чара узды. Балаларга төрле төстәге буяулар кулланып традицион булмаган алымнар белән рәсем ясау мөмкинлеге тудырылды, кызыксынучанлыклары арттырылды, акварель буяуларын дөрес кулланып ясау алымнары ныгытылды. Әлеге күңелле чарада балалар иҗади сәләтләрен дә үстерде.
Сегодня в МБДОУ “Новоалимовский детский сад” саду прошло веселое мероприятие на тему "День красок". Детям предоставлялась возможность рисовать нетрадиционными методами с использованием разноцветных красок, повышалась любознательность, укреплялись навыки рисования акварельными красками. На этом веселом мероприятии дети развили свои творческие способности.











