МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Всероссийский День физкультурника 2023 / Бөтенрәсәй физкультурниклар көне 2023 12.08.2023

Узган ялларда Бөтенроссия физкультурачы көнен бәйрәм итү булды. Сәламәт яшәү рәвеше, ихтыяр көче һәм ныклы характер көне. Спортны яратучылар бәйрәме! Бәйрәмдэ спорт ярышлары һәм бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә директорларга һәм физик культура укытучыларына «КесБаскет» баскетбол туплары тапшырылды
В минувшие выходные состоялось празднование Всероссийского дня физкультурника. День здорового образа жизни, силы воли и твердого характера. Праздник всех - кто любит спорт! Праздник включал в себя спортивные соревнования и торжественную церемонию награждения. На торжественной части праздника директорам и учителям физической культуры вручили баскетбольные мячи «КесБаскет».
-
Су буена экскурсия / Экскурсия к водоему 10.08.2023

Саф һава, кояш, су! Җәй көне табигатьтә, елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыклар янында хәвефсезлекләр гел очрап тора. Шуңа күрә, су коенганда, табигатьтә ял иткәндә үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору, искә төшерү беркемгә дә комачауламый. Шушы максаттан бүген Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар сулык янындагы аланга экскурсияга бардылар. Балалар экскурсиядән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, бик үңелле итеп уйнап,биеп, ял итеп, күтәренке кәеф кайттылар
Свежий воздух, солнце, вода! Что может быть приятнее отдыха летом на природе, у реки?! Но, к сожалению, каждый год у водоемов постоянно возникают опасности. Поэтому никому не мешает знать и помнить о тех правилах безопасности, которые необходимо соблюдать при купании, отдыхе на природе. С этой целью сегодня воспитанники Новоалимовского детского сада совершили экскурсию к водоему .
-
Музейга экскурсия / Экскурсия в музей 03.08.2023

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләре балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, авылның чын патриоты булган Зәкиев Тәкый абыйның музеенда экскурсиядә булдылар. Үзе исән булса, ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәкый абый Зәкиевның тууына быел 100 ел тулган булыр иде. Әлеге музейдагы һәр экспонат, һәр язма авылның бәяләп бетергесез гүзәл тарихын чагылдыра.
Сегодня воспитанники Новоалимовского детского сада в целях патриотического воспитания совершили экскурсию в музей Закиева Такыя. Если бы он был жив, то заслуженному учителю РТ, отличнику просвещения РСФСР, ветерану Великой Отечественной войны такию Закиеву в этом году исполнилось бы 100 лет. Каждый экспонат, каждая запись в этом музее отражают неоценимую историю села.
-
Чыныктыру чаралары / Процедуры закаливания 03.08.2023

Ромашка балалар бакчасында чыныктыру чаралары даими эшләп килә. Балалар яратып бу процедураларны башкаралар. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!
В дошкольном возрасте закладываются основы здоровья.Закаливание является эффективным способом оздоровления детей.
-
Велоузыш-2023/Велоярыш-2023 28.07.2023

«Умырзая» балалар бакчасында «Балалар велосипедта» велоузышы узды. Әлеге спорт бәйрәме уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен "Юл йөрү куркынычсызлыгы атналыгы" кысаларында оештырылды. Ата-аналар велосипедларны алдан әзерләп куйдалар. Балалар һәм төркем тәрбиячеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.
В детском саду прошла велогонка «Дети на велосипеде». Этот яркий спортивный праздник был организован в рамках недели «Безопасности» для воспитанников средней, старшей и подготовительной группы. К предстоящему мероприятию подошли все ответственно. Родители подготовили велосипеды, ребята с воспитателями групп вспомнили правила дорожного движения.
-
Спорт-безнен дустыбыз / Спорт-наш друг 28.07.2023

28 июль көнне «Кояшкай» балалар бакчасы №5 «Спорт-безнен дустыбыз» дигән куңелле чара үткәрде. Балалар уеннарда ярыштылар, узыштылар.Үзләренең көчләрен сынадылар. Спорт чарасы бик күңелле һэм кызыклы үтте.
28 июля детский сад №5 «Солнышко» провели мероприятие под названием «Спорт-наш друг». Ребята соревновались, играли. Испытали свои силы. Спортивное мероприятие прошло очень весело.
-
Асфальтта рәсем ясау көне / День рисования на асфальте 20.07.2023

Төсле акбурлар белән,
Асфальтта рәсем ясыйм.
Кояш, күк йөзе, болытлар
Өй һәм зур салават купере...
20 июльдә Актаныш 4 нче санлы балалар бакчасында һәр елны 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне үткәрелде. Бу көнне балалар өчен асфальт иҗат һәм хыял өчен зур полотнога әйләнде. Асфальтта рәсем ясау - урамда йөргәндә балалар өчен күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗади һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, өстәвенә, кәгазьдә түгел, ә асфальтта - кечкенә рәссамнар өчен бәхет. Төсле акбур белән коралланып, яшь рәссамнар зур теләк, шатлык һәм соклану белән асфальтта үзләренең "шедеврларын" иҗат итәләр. Бик тиз арада асфальт балаларның кабатланмас образлар мозаикасына әверелде: йортлар, чәчәкле алан, диңгез һәм балыклар. Гадәти булмаган бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
20 июля в детском саду №4 прошел День рисования на асфальте, который отмечается ежегодно 16 июля. В этот день асфальт для детворы стал большим полотном для творчества и воображения. Рисование на асфальте - это не только веселое занятие для ребят на улице во время прогулки, но и творческое, и познание окружающего мира. Рисовать цветными мелками, да еще не на бумаге, а на асфальте — это счастье для маленьких художников. Вооружившись цветными мелками, юные художники с огромным желанием, радостью и восторгом творили свои «шедевры» на асфальте. И вскоре асфальт превратился в мозаику неповторимых образов, созданных воспитанниками солнышко и облака, дома и цветочная полянка, море и рыбки. Необычный праздник подарил всем участникам массу положительных эмоций.
-
Бердәм фольклор көне 17.07.2023

17 июль- бердәм фольклор көне. Шул уңайдан Ромашка балалар бакчасы китапханә белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрде.
-
“Автотуташ -2023”/”Автоледи-2023” 14.07.2023

14 июльдә «Автотуташ-2023» район конкурсы узды. Конкурс автомобиль сөюче хатын-кызларның машина йөртү осталыгын арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бурычларын хәл итүгә юнәлтелгән иде. “Умырзая” балалар бакчасыннан физкультура инструкторы Резеда Ильясовна әлеге бәйгедә көчен сынады. Конкурс этапларын уңышлы гына үтеп, 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
14 июля прошёл районный конкурс "Автоледи-2023". Конкурс был направлен на решение задач по повышению водительского мастерства женщин – автолюбителей, соблюдения правил дорожного движения. Также на выявление лучших среди автоледи и распространение их опыта. В рамках мероприятия участницы должны были максимально предоставить уровень своего профессионализма в качестве водителя автомобиля. Инструктор по физической культуре детского сада “Умырзая” Резеда Ильясовна заняла почётное 3 место. Поздравляем!
-
Актаныш hэм Минзэлэ районнары буенча 103 нче янгын сакчылыгы булегендэ кунакта 13.07.2023

Буген "Катнаш тордэге 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасындэ тэрбиялэнуче зурлар hэм уртанчылар торкеме балалары тэрбиячелэре Башарова Айзилэ Айнур кызы, Кирамова Ландыш Рэдиф кызы, кече тэрбиячелэре Вахитова Рэзинэ Рэвис кызы, Газизова Гольдэмия Фатих кызы белэн Актаныш hэм Минзэлэ районнары буенча 103 нче янгын сакчылыгы булегендэ кунакта булдык. Безне Лотфуллин Фэрид Наил улы каршы алды. Ул балаларны узлэренен хезмэте белэн таныштырды. Кеше тормышына куркыныч янаганда уз-узенне тоту кагыйдэлэре, янгын чыккан очракта нинди номерга шалтратырга кирэклеген искэртеп утте. Янгын сундеруче техникасын да нэрсэлэр булырга тиеш икэнен анлатты, техник коралларын курсэтте. Бу аеруча янгын сүндерү машинасыннан аерылырга теләмәгән малайларга ошады. Ә менә балалар янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен киеп карый башлагач, монда теләүчеләр күбрәк иде, нәкъ менә кызлар. Соныннан алар частьның элемтә пункты бинасына юл тоттылар, анда балалар диспетчерның эшен күрделәр. Соныннан хэр баланын янгын сундеруче машинасына утырып истэлеккэ фотога тошу мизгеллэре белэн бик кызыклы hэм тэрбияви сэяхэтебезне тэмамладык.
Уз чиратыбыз да янгын сагы житэкчесе Мортазин Ильдар Минсэлих улына, янгын сундеруче hонэренен узенчэлеклэре белэн таныштырган Лотфуллин Фэрид Наил улына зур рэхмэтлэребезне житкерэбез.











