МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Соңгы кыңгырау / Последний звонок 23.05.2023

Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. 23 нче май көнне Татар Суыксу мәктәбендә 9,11 нче сыйныфлар өчен соңы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче балалар, ветеран укытучылар һәм шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырылган иде.
Последний звонок – символ прощания с детством, которое сопровождается уроками, веселыми перерывами и знаниями учителей и жизненными навыками. Именно праздник “Последний звонок” остается в наших сердцах ярким воспоминанием об учителях, одноклассниках и школьных годах. 23 мая в Татарско-Суксинской школе прозвенел последний звонок для 9, 11 классов. Линейка, посвященная этому событию, прошла в теплом праздничном духе, ведь выпускников этот звонок пригласил на урок в последний раз. Несмотря на то, что впереди еще ждут экзамены, последний звонок – это первый шаг во взрослую жизнь, которая запомнится на долгие годы. На торжественное мероприятие были приглашены учащиеся и их родители, учителя, воспитанники детского сада “Ромашка”, учителя-ветераны, а также гости из администрации района.
-
Хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы / Республиканский конкурс среди отрядов профилактики правонарушений 22.05.2023

2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәренең «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы уздырылды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Бөркет" хокук бозуларны профилактикалау отряды мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының финалисты булды. Татарстан Республикасы буенча 60 отряд арасында иң яхшы 8 отряд исемлегенә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Бөркет" хокук бозуларны профилактикалау отряды да керде. Җитәкчесе: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы.
19-21 мая 2023 года проводился финал республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций на базе образовательно-оздоровительного центра «Дуслык» г. Казани. Отряд профилактики правонарушений "Беркут" МБОУ "Аккузовская ООШ" стали финалистами республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций. Вошли в топ 8 лучших отрядов Республики Татарстан среди 60 отрядов. Руководитель: Зямилова Розалия Гарифяновна.
-
"Мин татарча сөйләшәм"/"Я говорю по татарски" 22.05.2023

Иске Кормаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Актаныш балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге җитәкчесе Хөсәенова Альбина Идрис кызы "Мин татарча сөйләшәм" дигән мастер класс күрсәтте. Ул балаларны дөрес суларга, авазларны дөрес әйтергә, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Укучыларга дәрес бик ошады. Алда да шундый очрашулар күп булсын иде дип теләп калабыз. Барлык укучылар, ата-аналар, укытучылар исеменнән Альбина Идрис кызына зур рәхмәт белдерәбез.
Для учащихся МБОУ "Старокурмашевской ООШ" руководитель театрального отделения Актанышской детской школы искусств Хусаинова Альбина Идрисовна показала мастер-класс "Я говорю п татарски". Она научила детей правильно дышать, правильно произносить звуки, красиво говорить по-татарски. Ученикам урок очень понравился. Желаем, чтобы и впереди было много таких встреч. От имени всех учащихся, родителей, учителей выражаем огромную благодарность Альбине Идрисовне.
-
"Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар / Семинар "Экологическое воспитание подрастающего поколения» 22.05.2023

Экологик аңлылык"Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар / Семинар "Экологическое воспитание подрастающего поколения, фикерләү дәрәжәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шушы максатларны үз эченэ алган "Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалында 22 май көнне үтте. Семинарда Пучы урта мәктәбенең 5 класс укучылары, "Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары,тәрбиячеләр,Пучы,Айман, Күҗәкә мәктәбенең биология фәне укытучылары,тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.Семинарда Балалар иҗат үзәге методисты А.М.Заһирова чыгыш ясады. Семинар барышында төрле эшлекле чаралар: квест уеннар,мастер-класслар оештырылды.
На базе Поисевского филиала Центра детского творчества прошел семинар на тему "Экологическое воспитание в дополнительном образовании". На данном семинаре А.М.Загирова (методист по экологическому воспитанию) выступила по теме "Экологическое воспитание подрастающего поколения». Участники Поисевской СОШ, Староаймановской ООШ, Кузякинской ООШ, воспитатели и воспитанники детского сада "Сандугач" с. Поисево поделились опытом работы по экологическому воспитанию, участвовали в мастер- классах.
-
Спектакль. 22.05.2023

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәуләт драма театры артистлары Такталачык мәктәп-интернатына килделәр. Алар балаларга яңа табадан төшкән "Приключение мышонка Мыцыка"спектаклен куйдылар.Балаларга артистлар да, аларның уйнаулары да бик ошады. Әфәрин дип кенә әйтәсе килә!!!
22 мая артисты Мензелинского государственного татарского драматического театра им.Сабира Уметбаева посетили Такталачукскую школу- интернат. Они представили спектакль "Приключение мышонка Мыцыка".Детям очень понравились артисты и их выступление. Спасибо! Молодцы!!!
-
Мәктәп музее - тәрбия учагы / Школьный музей-очаг воспитания 19.05.2023

Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияче Д.Д.Мурзина җитәкчелегендә 2 группа укучылары мәктәбебезнең Нәҗип Газизов исемендәге музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Резеда Рафаэль кызы Гилазова укучыларны музей эшчәнлеге белән таныштырды.Тупланган экспонатлар турында тулы мәгълүмат бирде.Укучылар да кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.Соңыннан матур тәэсирләр белән тәрбия сәгатендә фикер алышулар дәвам итте. Бүгенге чараның максаты: 18 май - Халыкара музейлар көне булуын истә калдыру.
В Такталачукской школе-интернате под руководством воспитателя Д. Д. Мурзиной учащиеся 2 группы посетили музей имени Назипа Газизова. Руководитель музея Резеда Рафаэловна Гилазова ознакомила учащихся с деятельностью музея. Дала подробную информацию о собранных экспонатах. Учащиеся также получили ответы на интересующие их вопросы. Цель сегодняшнего мероприятия - напомнить, что 18 мая-Международный день музеев.
-
Пионерлар утравы / Пионерские острова 19.05.2023

Районыбызда Бөтенсоюз Пионерия оешмасы төзелүнең 101 еллыгына багышлап зур чара оештырылды. Районыбыз мәктәпләре каршында эшләүче балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте лидерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова котлады. "Пионерия атрибуты", "Интеллектуал", "Кибет", "Музей", "Туристлык", "Ашыгыч ярдәм", "Азык блогы", "Символоград", "Спорт", "Гомуми сбор” тукталышларында укучылар чыннан да төрле яклап сыналдылар.
-
Педагог һәм остаз елы кысаларында чара / Мероприятие в рамках Года педагога и наставника 18.05.2023

2023 елның 18 маенда, педагог һәм остаз елы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1,3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе А. Ф. Хисамова белән бергә педагогик хезмәт ветераны А. Н. Авзалова белән очраштылар. Ул укучыларыга үзенең хезмәт биографиясен сөйләде. Укучылар элеккеге мәктәп тормышы турында игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлфинур Нәҗметдин кызы укучыларга тырышып укырга, укытучыларны, ата-аналарны хөрмәт итәргә һәм Ватанны яратырга киңәшләрен бирде.
18 мая 2023 года в рамках Года педагога и наставника ученики 1,3 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» вместе с классным руководителем Хисамовой А.Ф. встретились с ветераном педагогического труда А.Н. Авзаловой. Она рассказала ученикам свою трудовую биографию. Учащиеся внимательно слушали и задавали вопросы о прежней школьной жизни. Альфинур Назметдиновна посоветовала ученикам усердно учиться, уважать учителей, родителей и любить Родину.
-
Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» 16.05.2023

2023 елның 16 маенда ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы» базасында «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» темасы астында районара белем бирү семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең “Тылсым” балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Шарипова Эльвира Рафик кызы, физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы, бакчабыз педагог –психологы Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы катнаштылар. Семинар эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, Психология, IT –технологияләр. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
16 мая 2023 года на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». В работе семинара из нашего детского сада “Тылсым” приняли участие старший воспитатель Шарипова Э.Р., физинструктор Абударова Р.Р. и педагог-психолог Хуззятова Г.И. Работа семинара была организована по следующим направлениям: Дошкольное образование, Преподавание в начальных классах, Физическая культура, Психология, IT –технологии. Участникам были вручены сертификаты и благодарственные письма.
-
Районыбыз укучылары «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә зур уңышларга иреште 16.05.2023

Бүген мәркәзебез Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды. Районыбыздан 4 укучы катнашып, "Яшь прозаик" номинациясендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы) 1нче дәрәҗә Дипломга, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана "Яшь шагыйрь" номинациясендә 1 нче дәрәҗә, 7 нче сыйныф укучысы Ильясова Энҗе 3 нче дәрәҗә Дипломга, 10 нчы сыйныф укучысы Зиязетдинова Адилә "Яшь журналист" номинациясендә 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Укытучылары: Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.











