МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Мәктәптә язгы каникуллар вакытында көн саен имтиханга әзерлек буенча консультацияләр уза / В школе во время весенних каникул ежедневно проходят консультации по подготовке к ОГЭ 28.03.2024

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каникуллар - имтиханга әзерләнү өчен өстәмә вакыт. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә язгы каникул вакытында көн саен барлык фәннәр буенча консультацияләр уза. Тырышлык һәм өстәмә дәресләр булмаса, имтиханнарда кирәкле баллар алу җиңел булмаячагын укучылар бик яхшы аңлыйлар. 25 мартта математика һәм биология буенча консультацияләр оештырылды һәм үткәрелде.
Каникулы для учащихся выпускного класса- это дополнительное время для подготовки к ОГЭ. В МБОУ «Аккузовская ООШ» во время весенних каникул ежедневно проходят консультации по всем предметам. Выпускники понимают, что без упорства труда и без дополнительных занятий получить желаемые баллы на экзаменах будет нелегко. 25 марта организованы и проведены консультации по математики и биологии.
-
Акция "Китапханәгә китап бүләк ит!"/ Акция «Подари книгу в библиотеку!» 28.03.2024

Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә "Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясе старт алды. Чара мәктәп китапханәсен татарча әдәби китаплар белән баету һәм укучыларда китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан үткәрелә. Акциядә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.
В АСОШ №1 началась акция «Подари книгу в библиотеку!». Мероприятие проводится с 20 марта по 20 апереля с целью пополнения школьной библиотеки литературными изданиями на татарском языке и мотивации учащихся к чтению книг. В акции могут принять участие все желающие.
-
Файдалы экскурсия / Полезная экскурсия 28.03.2024

Язгы каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан Актаныш районы мәктәпләре белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзегән М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, мәктәбебез укучыларын үзенә кунака чакырды. Минзәлә педагогия көллияте мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч мәктәпләр өчен, информатика һәм физкультура фәненнән укытучылар әзерли. Биредә шулай ук, шушы юнәлешне сайлаган 7-8 сыйныф укучылары да белем ала. Уку йортында 300 дән артык студент белем ала. Муса Җәлил мемориаль музеена экскурсия белән башланып, укучылар IT- лаборатория, мәктәпкәчә белеем бирү лабораториясе, робототехника, башлангыч сыйныфларда белеем бирү лабораториясе белән таныштылар. Россия "Алдынгылар хәрәкәте" әгъзалары тарафыннан әзерләнгән мастер-класс, менталь арифметика буенча мастер-класс карадылар. Спорт залында булачак физик тәрбияу кытучылары белән бергә степ-аэробика биеделәр; планетарийда булып, дөньяның килеп чыгышы турында мәгълүмат алдылар. Эшлекле программада Актанышыбыз турында укучыларның белемнәрен тикшерү викторинасы да урын алган иде. Көллият талибәләре Г.Х.Андерсен әкиятләре буенча тамаша әзерләп, укучыларны ял иттерделәр. Бу вакыт аралыгында уку йорты җитәкчесе Ренат Махмутович белән мәктәп директорлары алга таба үзара хезмәттәшлекнең тагын башка төрле формалары турында уйландылар, фикер алыштылар.
С целью приятного и полезного проведения весенних каникул, Мензелинский педагогический колледж им. М.Джалиля, заключивший договор о взаимодействии со школами Актанышского района, пригласил учащихся нашей школы в гости. Мензелинский педагогический колледж готовит учителей дошкольного образования, начальных классов, информатики и физкультуры. Здесь также обучаются учащиеся 7-8 классов, выбравшие данное направление. В учебном заведении обучается более 300 студентов. Начав с экскурсии в мемориальный музей Мусы Джалиля, школьники познакомились с IT - лабораторией, лабораторией дошкольного образования, лабораторией робототехники, лабораторией начального образования. Мастер-класс, подготовленный членами Российского" Движения первых", мастер-класс по ментальной арифметике детям очень понравилось. В спортивном зале вместе с будущими учителями физкультуры, танцевали степ-аэробику; посетив планетарий, они узнали о происхождении мира. В деловой программе также была викторина по проверке знаний учащихся об Актанышском районе. Студенты колледжа подготовили представление по мотивам сказок Г. Х. Андерсена. За это время руководитель учебного заведения Ренат Махмутович и директора школ обдумали и обсудили другие формы дальнейшего взаимодействия.
-
Актанышның Җиңү паркына сәяхәт /Экскурсия в Актанышском парке Победы 28.03.2024

28 нче март көнне Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендә Актанышның Җиңү паркында сәяхәттә булдылар. Актанышның Җиңү паркы – бер урында төрле архитектура, ландшафт һәм эстетик юнәлешләрне берләштерә. Укучылар һәр экспонат белән кызыксынып таныштылар. Класс җитәкчеләре – Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова, Ч.Р.Шәвәлиева да катнаштылар.
28 марта ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” под руководством ЗДВР А.Р.Исрафиловой побывали на экскурсии в Актанышском парке Победы. Актанышском парк Победы - сочетание в одном месте различных архитектурных, ланшафтных и эстетических направлений. Учащиеся с интересом ознакгомились с каждым экспонатом. Участвовали классные руководители - Р.С.Амирова, А.Т.Рахимова, Ч.Р.Шавалиева.
-
Актанышның “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт / Посещение Актанышского краеведческого музея 28.03.2024

28 нче март көнне Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе укучылары Актанышның “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар. Музей хезмәткәре ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм асылына ныклап төшенергә ярдәм иткән төрле экспонатлар белән таныштырды, Актаныш җирлеге тарихын җентекләп аңлатты. Укучылар экспонатларны кызыксынып карадылар. Укучыларга бигрәк тә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар йорты интерьеры ошады. Укучылар бу сәяхәттән канәгать калдылар. Сәяхәтне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова оештырды, класс җитәкчеләре – Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова, Ч.Р.Шәвәлиева да катнаштылар.
Музей хезмәткәре ачык йөз белән каршы алдылар һәм озатып калдылар./ 28 марта ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” побывали в Актанышском краеведческом музее. Сотрудница музея ознакомила с различными экспонатами, которые помогли понять быт наших предков и понять его суть, подробно рассказала об истории Актанышского поселения. Учащиеся с удовольствием слушали, с любопытством рассматривали экспонаты. Ребятам особенно понравился интерьер татарской избы конца XIX века – XX века. Ученики остались довольны этой поездкой. Организовала поездку ЗДВР - А.Р.Исрафилова, участвовали классные руководители - Р.С.Амирова, А.Т.Рахимова, Ч.Р.Шавалиева.
-
Актаныш янгын күзәтчелеге бүлегенә сәяхәт / Поездка в Актанышский отдел пожарного надзора 28.03.2024

28 нче март көнне Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе Актаныш янгын күзәтчелеге бүлегенә сәяхәттә булдылар. Бүлек җитәкчесе янгынны булдырмау юллары, аннан саклану, коткару чаралары, бу һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар белгәннәрен практик яктан да ныгыттылар. Сәяхәтне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова оештырды, класс җитәкчеләре – Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова, Ч.Р.Шәвәлиева да катнаштылар. Актаныш янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар һәм озатып калдылар.
28 марта ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” побывали в Актанышском отделе пожарного надзора. Сотрудник отдела ознакомил с путями продотвращения, с мерами защиты и спасения от пожара, с особенностями профессии. Учащиеся закрепили полученные знания и в практическом плане.Организовала поездку ЗДВР - А.Р.Исрафилова, участвовали классные руководители - Р.С.Амирова, А.Т.Рахимова, Ч.Р.Шавалиева.
-
ЯРДӘМ ЯНӘШӘ / ПОМОЩЬ РЯДОМ 27.03.2024

ЯРДӘМ ЯНӘШӘ: Гимназиябезнең 2Б һәм 3Б сыйныф укучылары һәм ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтте.
ПОМОЩЬ РЯДОМ: Ученики 2 б и 3 б класса гуманитарной гимназии-интернат присоединились ко сбору гуманитарной помощи для участников СВО.
-
Белем күтәрү курслары / Курсы повышения квалификации 27.03.2024

Балаларга кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә нәкъ менә тәрбиячеләр нигез сала.Төрле уен,күнекмәләр,сәяхәтләр,әнгәмәләр,күңелле чаралар аша балаларның күңелендә калырлык итеп оештыра алар эшчәнлекне. “Умырзая” балалар бакчасының тәрбиячеләре Резеда Ильяс кызы, Миләүшә Роберт кызы һәм Эльвира Бәһрәм кызы Казанда үз белемнәрен күтәрәләр. Уку темасы: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлда куркынычсыз тоту кагыйдәләрен укыту өчен заманча белем бирү технологияләре". Уңышлар Сезгә!
Именно воспитатели закладывают основы обучения детей правилам дорожного движения с раннего возраста. Они организуют деятельность таким образом,чтобы она оставалась на душе детей через различные игры, упражнения, путешествия, беседы, веселые мероприятия. Воспитатели детского сада “Умырзая” Резеда Ильясовна, Миляуша Робертовна, Эльвира Баграмовна повышают свои знания в Казани. Учебная тема: "Современные образовательные технологии для обучения дошкольников правилам безопасного поведения на дороге". Удачи Вам!
-
Мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсия / Экскурсия в школьном краеведческом музее 26.03.2024

2024 елның 26 март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Радик Рәсүл улы мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә булдылар. Хөрмәтле кунакны мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы музей экспонатлары белән таныштырды.
26 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» заместитель директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдинов Радик Расулович побывал на экскурсии в школьном краеведческом музее. Почетного гостя ознакомил с экспонатами музея директор школы Зямилов Ринат Флунович.
-
Ата-аналарның Актаныш технология техникумы вәкиле белән очрашуы / Встреча родителей с представителем ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» 26.03.2024

2024 елның 26 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Р.Р. белән очрашу булды. Әңгәмә барышында Радик Рәсүл улы ата-аналарга уку йортына кабул итү кагыйдәләре, практика, социаль партнерлык һәм эшкә урнашу, кызыклы студент тормышы турында сөйләде. Шулай ук ата-аналарга техникумда укып алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләре һәм секцияләре турында презентация күрсәтте. Очрашу ата-аналар өчен эшлекле һәм мәгълүмати булды.
26 марта 2024 года в МБОУ Аккузовская ООШ» состоялась встреча с заместителем директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдиновым Р.Р. В ходе беседы Радик Расулович рассказал родителям о правилах приема в учебное заведение, практике, социальном партнерстве и трудоустройстве, об интересной студенческой жизни. Также родителям продемонстрировал презентацию о профессиях и специальностях техникума, дополнительном образовании, кружках и секциях. Встреча была деловой и информативной для родителей.











