МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясендә катнашу/ Участие во Всероссийской акции “Сохраним лес” 07.10.2024

"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында район мәктәпләре агач утыртуда актив катнаштылар. Әлеге акция "Экология" милли проектына ярдәм итү йөзеннән оештырылган.
В рамках проведения Всероссийской акции «Сохраним лес» школы района приняли активное участие в посадке саженцев деревьев. Данная акция организована в поддержку национального проекта «Экология».
-
Йөрәгемне балаларга бирәм/ Отдаю свое сердце детям 07.10.2024

Аның мактау кәгазьләрен, дипломнарын саный китсәң, алар шактый. Эш анда мени? Иң мөһиме - үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә. Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калган, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы, Тәнзилә Мирфайда кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, дөрес чишелеш юлларын күрсәтүләрен атый. Үрнәк алырдай көчле һөнәр ияләре белән эшләргә насыйп була аңа. Гаять кешелекле, ярдәмчел рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә апа Марданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия апа Гильманова, тирән белемле Дәнифә апа Арсланова.Тәнзилә Мирфайда кызы гади укытучы гына түгел, ул инде ун елдан артык җаваплы вазифа башкара - директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Хәзер инде ул үзе остаз. Яшьләргә төпле акылын бирә, авыр чакларында чыгу юлларын күрсәтә, эшләрендә ярдәм итә. Бар нәрсәгә дә өлгерә ул. Мәктәп кысаларында гына түгел авыл күләмендә узган җырлы-биюле чараларда да теләп катнаша. Матур-матур шигырь юллары да яза. Хезмәттәшебезне Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булуы белән котлыйбыз. Алга таба да сәламәтлек, уңышлар телибез!
Если считать ее Почетные грамоты, Дипломы, то их немало. Но главное-любить свое дело, находить в нем удовольствие, чувствовать уважение своих учеников и их родителей. Учитель английского языка нашей школы, Танзиля Мирфайдовна, оставшаяся верной своей учительской профессии на протяжении всей жизни, считает, что ее наставники, коллеги всегда готовы были прийти на помощь, понять, найти правильные решения. Ей суждено было работать с сильными профессионалами. Очень человечная, отзывчивая учительница русского языка и литературы Василя Марданова, учитель татарского языка и литературы Галия Гильманова, учитель с глубокими знаниями Данифа Арсланова. Танзиля Мирфайдовна не просто учитель, она уже более десяти лет занимает ответственную должность - заместитель директора по учебно-воспитательной работе. Теперь она сама наставник. Она дает молодым мудрость, помогает в трудные минуты, помогает в работе. Она успевает во всем. С удовольствием участвует не только в школьных, но и в сельских песенно-танцевальных мероприятиях. Пишет стихи. Поздравляем нашего коллегу с удостоением Почетной грамоты Министерства образования Российской Федерации. Желаем здоровья и успехов!
-
Такталачык мәктәп-интернатта Халыкара Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды / В Такталачукской школе-интернате состоялся праздник, посвященный Международному дню учителей и пожилых людей 05.10.2024
Укытучы-изге бер сүз ул. Һәр кеше аның тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә. Өлкән яшьтәгеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без-яшь буын һәберсен хөрмәт итәргә тиеш. Бүген Такталачык мәктәп-интернатта Халыкара Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.Өлкәннәребезне чәчәк бәйләмнәре һәм балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр белән каршы алдык. Бәйрәм чәй табыны артында жырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Һәркем үзенең истәлекләре белән бүлеште.Учитель - это священное слово. Каждый человек понимает и осознает глубокий смысл этого слова. Учитель изо всех сил старается привить своим ученикам добро, понять жизнь, полюбить ее. Пожилые -это люди, которые пережили много невзгод, испытали горечь мира. Мы , молодые поколение, должны уважать каждого. Сегодня в Такталачукской школе-интернате состоялся праздник, посвященный Международному дню учителей и пожилых людей. Мы встретили их букетами цветов и подарками, сделанными своими руками. Праздник сопровождался песнями, стихами за чаепитием. Каждый поделился своими воспоминаниями. -
Өлкәннәр һәм Укытучылар бәйрәме / Праздник учителей и пожилых 05.10.2024

Октябрьнең беренче ункөнлеге Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Теләкәй мәктәбендә дә өлкән укытучы һәм техник хезмәткәрләрне кунакка чакыру матур бер гадәткә керде. Быел да укытучыларыбыз мәктәпкә килеп, үзләренең истәлекләре белән таныштылар. Укучылар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Чара бик күңелле һәм истәлекләргә бай булды.
Первая декада октября отмечается как День пожилых людей. В Тлякеевской школе стало доброй традицией приглашать в гости старших преподавателей и технических работников. И в этом году наши учителя посетили школу и познакомились со своими воспоминаниями. Учащиеся показали свои концертные номера, сыграли в различные игры. Праздник продолжился за чаепитием. Мероприятие было очень веселым и насыщенным.
-
Өлкәннәр көне-ул игелек һәм хөрмәт көне; барлык буыннар өчен мөһим бәйрәм / День пожилых людей- это день добра и уважения; праздник, который важен для всех поколений 05.10.2024

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Богады авылы мәдәният йортында Богады мәктәбе укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләшеп "Өлкәннәр күңеле - гөлбакча" исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап мәктәбебез директоры Васил Максут улы Салихов, авыл җирлеге башлыгы Илсур Филис улы Фаттахов үзләренең изге теләкләрен юлладылар. Безнең кадерле әби-бабайларыбыз хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, җылы котлаулар яңгырады. Укучыларыбызның матур биюләре дә кичәбезне җанландырып җибәрде.
В рамках Декады пожилых в Старобугадинском сельском Доме культуры учащиеся Бугадинской школы совместно с работниками культуры провели литературно - музыкальный вечер "Өлкәнләр күңеле - гөлбаҡча". На вечере поздравили с праздником директор школы Васил Максутович Салихов, глава сельского поселения Ильсур Филисович Фаттахов. В честь наших дорогих бабушек и дедушек прозвучали стихи, песни, теплые поздравления. Прекрасные танцы наших учеников оживили наш вечер.
-
Министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Хадиуллин поздравил учителей, работников образовательных организаций, ветеранов педагогического труда с профессиональным праздником - с Днем учителя 05.10.2024

Министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Хадиуллин поздравил учителей, работников образовательных организаций, ветеранов педагогического труда с профессиональным праздником - с Днем учителя.
«Учитель – это одна из самых важных и самых уважаемых профессий. Всем, для кого учительский труд стал настоящим призванием, хочется сказать огромное спасибо за ваших выпускников, настоящих и будущих учеников. Спасибо за верность своему профессиональному долгу, за человечность, за понимание устремлений молодых, за традиции и новаторство, за великий духовный труд, который невозможно регламентировать ни одним содержанием школьной программы».
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 04.10.2024

Татарстан Республикасының Мөгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан булдырылган «Безнең яңа укытучы» грантында катнашып, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Мусина һәм Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Исламов Зиннур Альберт улы җиңү яуладылар! Рузилә Айдаровнаны, Зиннур Альбертовичны, бу яшь белгечкә документлар тутырырга, проект эшләргә булышкан методик эшләр буенча директор урынбасарлары Юлия Валентиновна һәм Зита Индусовнаны, гимназия директоры Венера Хаматнасыйховнаны, беренче мәктәп директоры Альберт Мирхатовичны җиңү белән котлыйбыз һәм яңадан яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!????
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 04.10.2024

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел «Авыл укытучысы – 2024» республика конкурсында катнашып, "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә җиңү яулады! Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр белән 2 октябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин очрашты. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Румия Данисовнаны, аны конкурска әзерләгән методик эшләр буенча директор урынбасары Юлия Валентиновнаны, гимназия директоры Венера Хаматнасыйховнаны җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Кошларның саубуллашу җыры / Прощальные песни перелетных птиц 04.10.2024

Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз печранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. 4 октябрь көнне «Алтынчәч» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Кошларның саубуллашу җыры” исемле бәйрәм иртәсе узды. Кошлар –безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен педагогларыбыз балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтерү өчен бик күп көч куялар. «Кошларның кеше тормышында зур роль уйнаулары турында балаларга даими мәгълүмәт бирергә тырышабыз», - диеп ассызыклый тәрбияче Асылова Д.М. Бәйрәм кызыклы уеннар, куңелле биюләр һәм кошлар турында җырлар белән үрелеп барды. Сабыйларга канатлы дусларыбыз турында бай мәгълүмат бирелде. Нарасыйлар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен тагын да киңәйттеләр.
В последние годы проблема охраны природы и экологическое образование подрастающего поколения стала одной из самых глобальных проблем, потому что воздух, которым мы дышим, вода, которую мы пьем, загрязнены, а фрукты и овощи, которые мы выращиваем, начали вызывать различные аллергические реакции, даже заболевания. 4 октября в средней группе МБДОУ «Детский сад № 7 с.Актаныш» прошел тематический утренник «Прощальные песни птиц». Птицы – наши друзья и помощники. Они защищают растения и деревья от различных вредителей, прекрасно поют и поднимают настроение людям. Однако птицам тоже нужна наша помощь. Им трудно зимой найти пищу, бывает, что люди разрушают их гнезда, уничтожают яйца и т. д. Поэтому задача педагогов состоит в том, чтобы с раннего детства научить детей бережному и доброму отношению к птицам. В ходе мероприятия малышам была предоставлена масса информации о наших крылатых друзьях, а через игры,потешки, пословицы, песни и танцы дети расширили и закрепили свои знания о зимующих и перелетных птицах.
-
Тәкый абый Зәкиевның музеенда 03.10.2024
Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, ТР ның атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның чын патриоты булган,бар гомерен изге эшкә багышлаган Тәкый абый Зәкиевның музеена балалар белән бергә экскурсияга бардылар. Тәкый абый 90 нчы елларда Яңа Әлем авылында музей оештыра. Бүген әлеге музей ул яшәгән йортта урнашкан. Улы Рөстәм Зәкиев әтисе хезмәтен дәвам итеп музейны саклап, тулыландырып тора.В целях патриотического воспитания детей воспитатели Новоалимовского детского сада вместе с детьми совершили экскурсию в музей заслуженного учителя РТ, ветерана Великой Отечественнй войны, истинного патриота села Такия Закиева. Сегодня этот музей находится в доме, где он жил. Сын Рустем Закиев, продолжая труд отца, бережно хранит и пополняет музей.











