МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бөтенроссия "Россия Тәрбиячеләре" конкурсының региональ этабы / Региональный этап 12-го Всероссийского конкурса "Воспитатели России" 17.10.2024
17 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында Закирова Минзәлия Заһри кызы 12 нче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия "Россия Тәрбиячеләре" конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне котлады. Алар арасында Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасыннан Мухамадиева Илина Рөстәм кызы - 1 урын, Аглямова Розалия Хәмит кызы - 2 урын алучы тәрбиячеләребез дә бар иде.17 октября в Министерстве образования и науки Республики Татарстан Закирова Минзалия Загриевна поздравила победителей регионального этапа 12-го Всероссийского конкурса "Воспитатели России". Среди них были и воспитатели МБДОУ "Новоалимовский детский сад" Мухамадиева Илина Рустемовна (1 место), Аглямова Розалия Хамитовна (2 место). -
XII Россиякүләм "Рәсәй тәрбиячеләре" бәйгесенең төбәкара этабы / Региональный этап XII Всероссийского конкурса "Воспитатели России" 17.10.2024

“Гомуми үсеш бирүче 1 нче санлы балалар бакчасы” ның өлкән тәрбиячесе Эльвира Рафис кызы XII Россиякүләм "Рәсәй тәрбиячеләре" бәйгесенең төбәкара этабының «Мәктәпкәчә белем бирүнең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен буыннан-буынга саклау һәм ныгытуның иң яхшы фәнни эшкәртмәсе» номинациясендә 2 урын яулады. Котлыйбыз!
На региональном этапе XII Всероссийского конкурса "Воспитатели России" в номинации «Лучшая научная разработка сохранения и укрепления традиционных российских духовно-нравственных ценностей дошкольного образования от поколения к поколению» старший воспитатель “Детский сад общеразвивающего вида №1” Эльвира Рафисовна заняла 2 место. Поздравляем!
-
Әтиләр көне / День отца 16.10.2024

Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.Шул максаттан Яңа Әлем мәктәбенә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык. Әлеге бәйрәмнең төп максаты - гаиләдә әтинең абруен күтәрү, аның балалар тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү. Яхшы әти булу - җаваплы һәм һәр ир-атның тормышында мөһим эш, чын яклаучы, тугры дус һәм берсүзсез абруйлы булу өчен үрнәк булып тору әтигә генә хас сыйфатлар. Әтиләребез төрле бәйгеләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр.Уйнадылар, җырладылар, биеделәр, сөйләделәр, ярыштылар да.Кичә азагында әтиләребез исемле медальләргә ия булдылар.Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте.Әтиләребезгә зур рәхмәт.
День отца отмечается ежегодно в третье воскресенье октября.С целью эту дату, мы пригласили уважаемых отцов Новоалимовской школы на праздничный вечер. Главная цель этого праздника-повышение авторитета отца в семье, его ответственности за воспитание детей. Быть хорошим отцом-ответственное и важное дело в жизни каждого мужчины, быть настоящим защитником, верным другом и образцом для подражания для безоговорочного авторитета-это качества, присущие только отцу. Наши отцы продемонстрировали свои таланты на различных конкурсах. Играли, пели, танцевали, говорили, соревновались.В конце вечера они получили именные медали.Веселая встреча продолжилась за чаепитием.Большое спасибо нашим отцам.
-
Төбәкара семинар / Межрегиональный семинар 16.10.2024

Заманча укытучы - ул эзләнүче, педагог, тәрбияче һәм югары педагогик культурага ия булган кеше. Шундый девиз астында 16 октябрьдә «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә төбәкара семинар узды. Анда Татарстан Республикасының Актаныш, Саман, Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, шулай ук Башкортостан Республикасының Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан башлангыч класс укытучылары катнашты. Семинарның темасы «Башлангыч мәктәптә заманча белем бирү технологияләрен куллану аша дәреснең һәм дәрестән тыш эшчәнлекне нәтиҗәлелеген үстерү».
Современный учитель – это исследователь, педагог, воспитатель. И прежде всего человек с высоким уровнем педагогической культуры. Под таким девизом 16 октября прошёл межрегиональный семинар в МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углублённым обучением отдельных предметов», куда приехали педагоги из Актанышского, Сармановского, Тукаевского, Мензелинского, Муслюмовского районов Республики Татарстан, а также из Чекмагушевского и Илишевского районов Республики Башкортостан. Тема семинара «Повышение эффективности урока и внеурочной деятельности через применение современных образовательных технологий в начальной школе».
-
Гуманитар ярдәмгә кушылып / Гуманитарная помощь 15.10.2024

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, укытучылар һәм укучылар исеменнән СВОга ярдәм йөзеннән әйберләр, матди ярдәм тапшырдык. Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез. Укучыларыбыз ясаган рәсемнәр һәм алар язган хатлар егетләребезгә барып ирешер, туган якларыннан алынган укучыларыбызның бу эшләре аларга рухи көч бирер дип ышанып калабыз.
Коллектив МБОУ «Татарско-Ямалинская ООШ» приготовил материальную помощь в поддержку наших солдат-миротворцев. В эти трудные дни, когда они отлучены от родных мест, семей, родителей, мы можем только своими добрыми пожеланиями и делами помочь нашим ребятам, оказавшимся в трудной жизненной ситуации. От всей души желаем им благополучного возвращения. Пусть наши рисунки и письма учащихся дойдут до них и хотя бы чуть-чуть согреют их сердца.
-
Гамил Афзал исемендәге “ Яшь каләмчеләр” Республикакүләм иҗат фестивален йомгаклау кичәсе/Заключительный вечер Республиканского фестиваля творчества “ Яшь каләмчеләр” имени Гамиля Афзала 15.10.2024

Бүген Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда Гамил Афзал исемендәге “ Яшь каләмчеләр” Республикакүләм иҗат фестивален йомгаклау кичәсе узды. Такталачык мәктәбенең 9нчы класс укучысы Газетдинова Зәринә “Проза” номинациясендә III урынны яулады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә танылган язучы, шагыйрьләрне мәктәбебез укучылары чәк-чәк һәм шигьри юллар белән каршы алдылар. Мөхтәрәм кунаклар шулай ук, шагыйрьгә һәм аның мирасына хөрмәт йөзеннән, Гамил Афзал стелласына чәчәкләр салды.Үз чиратында танылган язучыларыбыз Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының саф татарча сөйләм теленә сокланып, рәхмәтләрен белдерделәр.
Сегодня в РДК имени Альфии Афзаловой состоялся заключительный вечер Республиканского фестиваля творчества “ Яшь каләмчеләр” имени Гамиля Афзала. Ученица 9 класса Такталачукской школы Газетдинова Зарина заняла III место в номинации “Проза”. Во главе с председателем Союза писателей Татарстана Ркаилем Зайдуллой известных писателей и поэтов встретили учащиеся школы чак-чаком и поэтическими строками. Почетные гости также возложили цветы к стеле Гамила Афзала в знак уважения к поэту и его наследию. В свою очередь, известные писатели поблагодарили учащихся Такталачукской ООШ за чистую татарскую речь.
-
Өлкәннәр ункөнлег / Декада пожилых 14.10.2024

Теләкәй мәктәбе укучылары әби – бабайларына һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бу ункөнлектә дә алар укучыларның ярдәмнәреннән читтә калмадылар. Аларга сәламәтлек телибез.
Ученики Тлякеевской школы всегда помогают своим бабушкам и дедушкам. И в эту декаду они не остались в стороне от помощи учеников. Желаем пожилым здоровья.
-
Гуманитар ярдәмгә кушылып / Гуманитарная помощь 14.10.2024

Мәктәп коллективы илебез тынычлыгын саклаучы солдатларыбызга ярдәм йөзеннән окоп шәмнәре ясадылар. Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез. Иганәчелек ярдәме күрсәткән, авылыбызнын шәхси эшмәкәрләре Салихов Раеф һәм Голнурга рәхмәтебез чиксез.
Коллектив школы изготовил окопные свечи в поддержку наших солдат-миротворцев. В эти трудные дни, когда нам грозит отлучение от родных мест, семей, родителей, мы можем только своими добрыми пожеланиями и делами помочь нашим ребятам, оказавшимся в трудной жизненной ситуации. От всей души желаем им благополучного возвращения. Мы благодарны Салихову Раифу и Голнуру-частным предпринимателям нашего села, которые оказали нам благотворительную помощь.
-
Хәйрия ярминкәсе / Благотворительная ярмарка 12.10.2024

Бүген Яңа Әлем мәктәбе каршындагы мәйданда хәйрия ярминкәсе гөрләде.Ярминкәдә көзге муллыклардан әзерләнгән ризыклар, тәм-томнар, кирәк-ярак әйберләрен, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Клуб коллективы кайнар коймак белән сыйласа, Индаевлар гаиләсе зур казанда тәмле пылау пешерде. Ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия ярминкәсеннән кергән сумма махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга тапшырылачак. Үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Сегодня на площади перед Новоалимовской ООШ прошла благотворительная ярмарка.На ярмарке были представлены осенние блюда, сладости, предметы утвари, изделия ручной работы. Коллектив клуба угостили горячими блинами, а семья Индаевых приготовила вкусный плов в большом котле. Сумма от благотворительной ярмарки, организованной в поддержку, будет передана нашим солдатам, участвующим в специальной военной операции. Большое спасибо всем, кто внес свой вклад!
-
Хәтер дивары/ Стена памяти 12.10.2024

12 октябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Чечня сугышы ветераны Нияз Фәтхуллин истәлегенә мәктәп диварына хәтер тактасы куелды.Әфган сугышында һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатларыбыз үзләренең берләшмәләрен төзеп бик кирәкле эш башкаралар. Ватаныбызга куркыныч янаган вакытларда кулларына корал алып дошманга каршы көрәшкән егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп яшь буынга патриотик тәрбия бирәләр, батырларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә таныталар.
12 октября в МБОУ “Такталачукская ООШ” в память Нияза Фатхуллина, ветеран чеченской войны, на стене школы установлена мемориальная доска. Наши солдаты, участвовавшие в афганской войне и боевых действиях в Чечне, проделали очень нужную работу, создав свои соединения. Увековечивая имена тех, кто сражался с врагом с оружием в руках во время Великой Отечественной войны, они воспитывают патриотизм подрастающего поколения, делают имена героев известными широкой общественности.











